Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Имамнар да хәйриячелеккә аяк чала"


Төмән өлкәсе татарлары конгрессы оештырган "Бездә ятим бала юк" проекты кысаларында акча җыя торган тартма тышлыгы
Төмән өлкәсе татарлары конгрессы оештырган "Бездә ятим бала юк" проекты кысаларында акча җыя торган тартма тышлыгы

Имамнарга кергән акчаның ачык булмавы, үзем яшәгән җиргә ярдәмем керергә тиеш дигәнне аңламау, электән килгән милләткә ярдәм итү гадәтләренең совет чорында өзелүе – хәйриячелеккә аяк чала. Бу хакта Азатлыкка эшмәкәр Ринат Насыйров белдерде.

Төмән шәһәрендә яшәүче эшмәкәр, Төмән өлкәсе татарлары конгрессы шурасы рәисе Ринат Насыйров – милли эшләргә ярдәм итүчеләрнең берсе. Мәктәпләргә, мәчетләргә, балалар йортларына ярдәм оештыра, себер татарлары тарихына багышланган китаплар чыгарганда, төрле мәдәни чараларга булыша. Насыйров Азатлык радиосы сорауларына җавап бирде.

– Төмәндә милләт, халык өчен дип чын күңелдән хәйриячелек белән шөгыльләнүчеләр бармы? Алар күпме?

– Юк дип әйтеп булмый, алар күптер. Күпләр үзләренең хәйрия эше белән шөгыльләнгәнен, ярдәм иткәнен башкалар белер дип курка. Әгәр татар кешесе малга ия булса, ул барыбер ярдәм итәргә берничә кешене таба. Андый кешеләр бар, мисал өчен, Нурулла Саттаров, Раиф Мөхәммәтҗанов һәм башкалар, саный китсәң, исемлекне дәвам итеп була. Шулай ук төрле чаралар үткәрү өчен бөтен хәйриячеләрне әйләнеп йөри торганнар да бар. Мисал өчен, имамнар, төрле татар оешмалары җитәкчеләре. Алар иганә акчасын җыюны эш шикелле күрә хәзер.

Без "Татарда ятим бала юк" дигән чаралар оештырабыз. Бу чараны татар халкында хәйриячелек уятырга теләп башлап җибәрдек. Татар концертларында ятим балаларга ярдәм итү өчен акча җыю оештырабыз, телефон аша смс белән дә ярдәм итәргә була. Аны зәкят шикелле итеп тә оештырып була. Әлегә татар концертларына йөри торган халык зәкят бирүдә бик уянып җитмәгән. Ул хәйрия кылгач үзенең тормышында да рухи җиңеллек сизәчәген, нигә ярдәм итү кирәклеген аңлап бетерми.

– Бәлки үзенең акчасы җитмидер?

Ринат Насыйров җәмәгать эшлеклесе Роза Яхинаны тәбрикли
Ринат Насыйров җәмәгать эшлеклесе Роза Яхинаны тәбрикли
– Акчасы җитә, мин моны өздереп әйтә алам. Без "Түгәрәк уен" фольклор фестиваленең Төмән өлкәсендәге бәйрәмен үткәрдек. Анда катнашучылар да, карарга килүчеләр күпчелеге өлкән кешеләр иде. Авыллардан акчалары әллә ни күп булмаганнар да килде. Шушы фестивальнең йомгаклау концертында без Салават, Хәния Фәрхи концертлары белән чагыштырганда өч мәртәбә күбрәк акча җыйдык. Өлкән буын ярдәмчел, чөнки алар тормыш авырлыгын күбрәк күргән.

Бүген, ни гаҗәп, кеше бер-берсенә ышанмый. Күпләр мин биргән акча ярдәмгә мохтаҗларга барып җитәр микән дип уйлана. Бу хәлгә безне имамнар китереп җиткерде дип уйлыйм мин. Хәйриячелеккә алар аяк чала.

– Ничек?

– Ачык булмаулары белән. Менә сәдәкалар җыела, зәкятләр бирелә, әмма ул акчалар халыкка ачык түгел. Күпме акча җыелганы, кайда тотылганы радиода әйтелми, газетларга язмыйлар. "Җомгада безнең фәлән хәтле акча җыелды, аны шурабыз киңәшкәч шундый-шундый эшләргә тотарга булды" дип әйтсәләр, халык тагын да күбрәк ярдәм итәргә тырышыр иде.

Бүген чын күңелдән ярдәм итү акрынлык белән үсә, акрын бара, чөнки кечкенәдән үк кешегә ышанма, ул алдалый; кеше булышмаячак – үзең турында гына уйла дип тәрбиялиләр һәм элегрәк тә шулай иде.

– Бу хәлләр Русиядәге бүгенге вазгыять нәтиҗәсеме?

– Юк, татар халкының үз проблемасы бу. Татар халкы бүген үзенең татарлыгын тоймый. Татар бүген Ерак Көнчыгыштан алып Балтыйк диңгезенә кадәр үз җирләре дип уйлый, ә ул җирләрне үзебезгә татарга эшләтергә акылыбыз да, малыбыз да, көчебез дә җитми. "Без зур халык" дип сөйләнүләрне онытырга кирәк, без бу җир өстендә кечкенә халык. Безгә күп җир кирәкми, әмма аны эшкәртү кирәк. Шул вакытта гына ул җиргә хуҗа булып аны эшкәртергә көчебез җитәр дип уйлыйм мин. Бу җиргә безнең файда кергәнлеген аңлаган вакытта гына бер-беребезгә ачылырбыз һәм үзебезнең малыбызның бер өлешен башкаларга да бирә башларбыз дип уйлыйм.

Әгәр бүген Төмән өлкәсендә торган татарлар үзләре аңлап ай саен ун суммы, йөз суммы биреп барсалар, татар мәнфәгатьләрен кайгырту өчен хөкүмәтнең булышуы бөтенләй кирәк булмаячак. Мәктәпләре дә ачылачак, бөтен эшләрен гөрләтеп эшләргә мөмкинлекләре булачак. Исәпләп карыйк, әгәр 100 мең татар 100 суммы, 500 суммы җыя икән мәктәп ачарга бернинди проблем да булмаячак. Имамнарга түләргә дә, мәктәп өчен бинаны арендага алырга да, мәчет корырга да акчалар җитәчәк.

Татар әле хаман да хөкүмәт булышсын дип көтә. Хөкүмәт бит юк, мин татар хөкүмәте турында әйтәм.

– Икенче яктан, нигә Русия хөкүмәте булышмаска тиеш? Халык бит салымын түләп тора?

– Бу яктан карасак, халык салымын түли дә аны үзенең пенсиясе итеп, аннан да кала төрле социаль програмнар аша, сәламәтлек саклау аша ала. Хөкүмәт аның татарлыгы турында уйларга тиешме? Татар кешесе татарлык турында уйлый башламаган әле. Без гел-гел хөкүмәт безнең хакта уйласын дип көтәбез, ни өчен ул безнең турында уйларга тиеш?

– Хөкүмәт бит руслар турында уйлый, аларның мәнфәгатьләрен кайгырта...

– Минемчә, ул рус халкы турында да, татар халкы турында да уйламый. Бүген рус халкының да хәлләре татарныкыннан да түбәнрәктер. Аларның шулай ук мәдәният йортлары эшләми, мәктәпләрендә ызгый-бызгый балалар укып чыга. Әгәр мәктәп, институт бетергәннәргә ихтыяҗ юк икән, алар беркемгә кирәкми икән, алар турында хөкүмәт уйлаган булып чыгамы? Уйлау түгел ул. Әгәр бүген ел саен 700 меңләп илдәге халык саны кимеп бара икән, бу хөкүмәтнең татаргамы, әллә урыскамы нинди файдасы бар?

– Бәлки, Русиягә ул кадәр күп халык кирәк тә түгелдер? Халык бар, димәк, проблем да бар.

– Бүген илдә безне киметү дигән нәрсә бара. Сан да кими, гореф-гадәтләр дә кими, әлегеләр белән бергә хакимиятләргә протестлар да кими.

Дөньяда һәр нәрсә инь-янь кебек тигез булырга тиеш. Яхшысы да, начары да. Мин бездә татарда начар күбрәк дип әйтә алмыйм, әмма тормышның мәгънәсен аңламаган кешеләр шактыйга күбрәк.

– Сез ятим балаларга булышуыгыз турында әйтеп киттегез. Ярдәм итәсез, ул ятимнәргә ниндидер бәйрәмнәр оештырасыз. Икенче яктан караганда, моны хөкүмәт эшләргә тиеш кебек. Димәк, сез моңа хөкүмәтнең артык игътибары юк икәнне күрәсез?

– Бар, нишләп булмасын. Хөкүмәт кем булса да, ул татармы, чуашмы, әллә азәрбайҗанмы, аермаска тырыша. Хөкүмәтнең максаты – бүген бер милләт ясау.

– Алайса, ул балаларга ни өчен акча җыясыз соң?

– Без үзебезнең татар балаларын табып аларга ярдәм итәргә тырышабыз. Бер хәлне әйтеп китәм. Омскидан Төмән якларына кайтып килгән гаиләнең әтисе дә, әнисе дә мәрхүм була. Бу балаларны авыл җирендә торган бабайлары үз өстенә алды. Безнең хәйрияне оештыру шурасы бар һәм бу шура аларга ярдәм итү турында килеште. Бергәләшеп Тобол шәһәрендә фатир алып бирделәр. Бу ярдәм итүме? Ярдәм итү! Татарлыкны саклый торган эшме? Саклый торган эш!

Ярдәм итү кирәклеген аңлап безнең арага тагын бер кеше керсә – бу да бик әйбәт булачак. Кушылучылар да бар. Хәйрия итәм дип безнең арага кушылган Фәрит Насыйров бүген укытучы чакырып татар телен өйрәнә башлады. Менә шундый хәлләр дә бар.

– Тел төбегездән аңлавыбызча, хәлле кешеләр бар, әмма алар әле савабының зурлыгын аңлап хәйриячелек эшенә керешмәгәннәр булып чыга түгелме?

– Монда ике әйбер бар. Беренчесе – бүген кемнәрдер Русиядә акча эшләрен ачык алып барырга курка, шуңа күрә ярдәмне дә яшереп бирә. Ярдәм итсә, аның дәрәҗәсе күтәрелми. Белдереп ярдәм итсә, аның янына чират тезелер дип куркучылар да бар. Чират басмый, бернинди дә үзгәреш тә булмый. Ярдәм итеп ул үзенең тормышын җиңеләйтә генә. Безгә, татарларга, ачык булырга өйрәнергә кирәк әле.

– Ләкин, артыннан бу акчаларны кайдан алдың дип хөкүмәтнең салым хезмәте дә килергә мөмкин бит?

– Анысы да бар. Әйе, кеше аннан да курка.

– Чит илләрдә хәйрия оешмаларында катнашканнарның салымнары кими. Сез күп йөрисез, чит илләрдә хәйрия эшләрендә татарга сабак алырга берәр милләт бармы?

– Үрнәк алырлык илләр бардыр, бәлки. Мисал өчен, дингә таянган илне – Гарәп Әмирлекләрен алырга була. Минем әйтәсем килә, безнең татар халкы бер-берсенә ябык. Хәйриячелектә дә "минем күршем капка буяды, кая мин дә буйыйм әле" дигән әйбер үсеп китмәде. Тырышлык та кимеде, эшне башлап ахырына кадәр җиткерә алмый башладык.

Безнең бабайлар Татарстан ягыннан Себергә күчеп килгәч, Болгар дигән авылга нигез салганнар. Урманнарны кисеп, агачларны төпләп авылны төзи башлаганнар. Берсенә дә хөкүмәт булышмаган, мәктәп һәм мәдрәсә ачканнар. Тырышлык шулкадәр зур булган ки, минем әбием өч сыйныф мәдрәсә бетереп гарәп телендә, татар һәм урыс телендә яза, укый, сөйли белгән.

Хәзер исә безнең балалар институтлар бетерәләр, әмма бер телне дә башыннан ахырына кадәр яхшы итеп белмиләр. Бизнесны да белмиләр. Безне буыннан-буынга бергә бәйли торган элемтәләр югалды. Без хәзер башка нәрсәләргә таяна башладык.

Мин узган ел Һолландиядә булганда бер-беребездән кемнең нинди өйдә торуы белән кызыксына башладык. Русиядән килүчеләр арасында кемнеңдер күп катлы йорттагы фатирда, кемнеңдер үзе салган йортта яшәве ачыкланды. Беркем дә әти-әнисе йортында тормый икән, чыгып киткәнбез. Шуннан Һолландиядәге танышыбыз Поль Һендрик, ул - бизнесмен, нәселле юртаклар үрчетә, үзенең өен күрсәтте. Чыксак, 1760 елда корылган кечкенә генә таштан ясалган өй тора.

– Димәк, авылда әти-әниең яшәгән өйдән китеп, аны сатып шәһәрдә фатир аласың икән, синең татарлык җепләренең дә күпмедер өлеше өзелә булып чыгамы?

– Күбесе өзелә. Аның формуласы бар. Коммуникация – үзара бәйләнешләр, элемтәләр дигән сүз инде ул һәм без гел аларны киңәйтергә, арттырырга омтылырга тиеш. Син, мин, халык, гореф-гадәтләр һәрвакыт элемтәдә һәм бәйләнештә булырга тиеш. Әгәр болар арасындагы бер генә элемтә кими икән, бөтен нәрсә үзеннән-үзе кими башлый. Без шул хәлдә бүген.

– Безнең татар халкында хәйриячелекнең уңай үрнәкләре булган мәчетен дә, мәдрәсәсен дә, мәктәбен дә тоткан. Сезнең фикерегезчә, бу хәйриячелекнең уңай үрнәкләрен чит илләрдә эзлисе түгел, үзебезнең үткәнгә генә күз салу кирәк булып чыга түгелме? Электә булган кире кайтсын өчен ни эшләргә мөмкин соң? Әллә бу буын әле үсеп чыкмаганмы?

– Бергә эшләргә өйрәнүче буын үсеп килә. Әгәр бергә эшләнгән гамәлне башкалар күрә икән, димәк, ул юл ачылган дип аңлый. Ә ул юлдан бару җиңелрәк. Бергәләп эшләгән эшләрне гел күрсәтү, аңлату кирәк. Һәрвакыт татарлар бергә җыелды һәм менә бу эшне эшләде дип күрсәтеп тору кирәк. Алар аны менә болай итеп эшләде, ул ни өчен барып чыкканлыгын радио аша, газетлар аркылы аңлатып тору кирәк. Җыелып эшләделәр дип кенә әйтсәк, халык аңлап та бетермәскә мөмкин. Күмәк ярдәм эшен бүтәннәргә дә өйрәтеп, шул юл белән барырга тырышырга кирәк.

– Димәк, татар теләге булса, кылган гамәлләре ихлас һәм җәмәгатьчелеккә ачык булса, мәктәбен дә тота, теләсә нинди чараны оештыра да ала дип әйтәсегез киләме?

– Дөресен әйтсәк, шулай! Теләге булса, Аллаһы тәгалә халыкка бөтен нәрсәне бирә.

– Хәзерге өлкән буын яшьләрне ялкау дип гаепли. Төмән татарлары арасында хәйриягә катнаша башлаган яшьләр бармы? Алар кемнәр? Кайда укыганнар һәм бу эшкә кайда өйрәнәләр?

– Алар шул ук мәктәпләрне, уку йортларын тәмамлаган. Алар эшләренең уңышларын хәйрия белән бәйләнештә күрә башлады. Хәйрия аркылы үзләренең бизнесларын ныгытучылар да бар. Яшьләр хәйрия эшләренең ачык булырга тиешлеген аңлады. Бизнес мәктәпләрендә укыган яшьләр арасында бирсәң генә кире кайтасын, күбрәк киләсен аңлый башлаучылар бар, әмма алар бик сирәк.
XS
SM
MD
LG