Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Грузия хыялы" җиңүне бәйрәм итә


Грузия президент сайлый
Грузия президент сайлый

Георгий Маргвелашвили Грузиядә президент сайлавында иң күп тавыш җыйды.

Грузиядә сайлау урыннары ябылу белән игълан ителгән беренчел нәтиҗәләргә караганда якшәмбе узган президент сайлавында тавышларның күпчелеген "Грузия хыялы" намзәте Георгий Маргвелашвили алган.

Экзит-поллар аның өчен сайлаучыларның 67% тавыш биргәнен күрсәтте.

"Барыгызга да рәхмәт. Бу безнең уртак җиңүебез", диде Маргвелашвили Тифлиста тарафдарларын сәламләгәндә.

Михаил Саакашвилиның Берләшкән милли хәрәкәте (аларны Грузиядә "нацилар" дип тә атыйлар) намзәте, элекке парламент рәисе Давид Бакрадзе 20% тавыш алган, Гәлчәчәк инкыйлабы вәкиле Нино Бурҗанадзе 8% чамасы тавыш алган булырга мөмкин, дип фаразлана.

Бакрадзе якшәмбе көнне үк телевидениедә чыгыш ясап "Маргвелашвилины җиңүе һәм Грузия халкының ышанычын яулавы белән котлыйм", диде.

Бу тавыш бирүдә халыкның сүлпән булуы сизелде. Тавыш бирүчеләрнең саны 40% артмады. Шулай ук җитешсезлекләр дә булды, диде Грузиянең Яшь адвокатлары берләшмәсе рәисе Каха Кохоридзе.

"Тавыш бирү вакытында булган хаталарның күбесе хәрәмләшү максатыннан түгел, ә сайлау канунын яхшы белмәүдән чыккан иде. Проблем чыкса шикаятьне тапшыру белән авырлыклар туды, кайбер очракларда хакимиятләр ул шикаятьләрне кабул итүдән баш тартты. Кртаниси сайлау урынында ике оешмадан килгән күзәтүчеләр каршылыкка кереп сугышып алды", диде юрист.

Парламент сайлавында җиңеп Саакашвили көчләрен хакимияттән читләштергән Иванишвили яңа президент сайлангач та премьр-министр вазифасыннан китәчәген белдерде.
XS
SM
MD
LG