Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казан ял итәр өчен иң популяр 10 шәһәр исемлегенә керде


Русия сәяхәт ширкәтләре бу елның ноябрь аенда (1-5 ноябрь) булачак ялларга халыкның ял итәргә бару өчен сайлаган шәһәрләре арасында Казан 6нчы урында, дип хәбәр итә.

Халык арасында популярлыгына карап сәяхәт бюролары төзегән бу исемлектә Петербур, Мәскәү, Новгород, Псков, Владимир, Кострома, Суздаль, Ярославль һәм Сочи бар. Сочига юлламалар Мәскәү һәм Петербурдан кыйбатрак.

Кыска вакытка чит илгә барып ял итеп кайтарга теләүчеләр күбрәк Һельсинки, Амстердам, Таллин, Прага, Париж, Рига, Киев, Лондон, Вильнюс һәм Будапештны сайлый, дип хәбәр итә интернетта юлламалар тәкъдим итүче сәяхәт порталлары.
XS
SM
MD
LG