Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиядә попса: нинди булырга ярый?


Борис Моисеев үз өендә Мәскәүдә
Борис Моисеев үз өендә Мәскәүдә

Элтон Джон чыгышын Мәскәүдә һәм Казанда тыюга чакыру һомофобиядән түгел - ксенофобиядән килә, ди белгеч.

Русиядә 1979 елдан бирле концертлар оештырган 66 яшьлек мәшһүр британ җырчысы Элтон Джонның чыгышы "халыкны бозыклыкка этәрәчәк" дигән сүзләргә карамастан аның иҗатын сөючеләр кимеми, Мәскәү һәм Казанда билетлар сатыла бара, инде иң кыйбатлары гына калган, диләр.

Башта Джонның концертын тыюны сорап президент Владимир Путин һәм балалар хокукларын яклаучы вәкиле Павел Астаховка үзен "Урал ата-аналары комитеты" дип атаган Екатеринбурда урнашкан иҗтимагый оешма мөрәҗәгать иткән иде. Аннары Казанның Кабан арты мәчете имамы Сәетҗәгъфәр Лотфуллин үз мәхәлләсе мөселманнарын "соңынан зина кылып, наркотик кадап, аракы эчеп, тулы булмаган гаиләләр тудырмас өчен" концертка йөрмәскә өндәде.

Элтон Джон 1979 елда Советлар Берлегенә әнисе белән килгән (Ленинград)
Элтон Джон 1979 елда Советлар Берлегенә әнисе белән килгән (Ленинград)
Элтон Джонның Русиядәге концерты күптән түгел кабул ителгән "яшьләр арасында гей пропагандасын тыю" кануны көчкә кергән вакытка туры килде. Британия мәгълүмат чараларына әйткән сүзләренә караганда, җырчы үзенең бу сәфәрен Русиядәге гей һәм лесбияннарга яклау белдерү дип саный. Соңгы вакытта аның гей пропагандасын җәелдерәчәге турында кисәтүләр ишетелә башлагач җырчы АКШ радиосына әңгәмә вакытында сәхнәдән бер нинди дә тыелган белдерүләр булмаячагына ышандырды.

"Мин вазгыять белән таныш, дипломатик булырга тырышачакмын. Русиягә барып Путинны җәһәннәмгә куарга җыенмыйм. Сәфәрем вазгыятьне яхшырту өчен диалог башлануга өмет тудырыр дип ышанам", диде җырчы АКШның җәмәгать радиосына.

Артемий Троицкий Pussy Riot тарафдарлары янында
Артемий Троицкий Pussy Riot тарафдарлары янында
Русиянең эстрада дөньясында дәүләт карамагындагы телевидение белән эш итмичә танылу алып булмый. Беренче каналда барган концертларда еллар буена бер үк кешеләр, бер үк тавышлар.

"Гейлыкны" тәмам юкка чыгарырга теләгән президент Владимир Путин Русиянең поп-мәдәниятындагы гейлык турында ни уйлый икән, дигән сорау куя музыкант һәм тәнкыйтьче Артемий Троицкий.

"Николай Басков, Филипп Киркоров, Сергей Зверев кебекләр – аларның сәхнәдә кыланышлары, җырлавы шул кадәр зәвыксыз, әдәпсез, бик гей. Һомофобия шул кадәр көчле булган дәүләттә көне-төне телевидениедә шундый җырчыларның чыгыш ясавы аңлашылмый. Димәк Русия халкы Путин теләгән кадәр гейларга каршы түгел булып чыга, яисә бу хәл нык күпертелә", диде Троицкий Азатлык радиосына.

Борис Моисеев башкаруында "Голубая луна"


Тәнкыйтьче шулай ук Элтон Джонга карата дошманлык аның чит ил кешесе булуыннан да килә, ди.

"Русиягә хәзер һомофобия дулкыны гына түгел, ксенофобия дулкыны да китереп бәрде. Өстәвенә ул (Элтон Джон) гей булуын яшерми. Басков кебек гейлар җырлавы исә һомосексуализм пропагандасы саналмый", диде Троицкий.

Сергей Зверев башкаруында "Ради тебя"


Көнбатышта да Элтон Джонны Русиягә баруы өчен тәнкыйтьләүчеләр бар. Шер, Леди Гага һәм Мадонна Русиянең гейларга каршы сәясәте аркасында быел Русиягә бармаска булды.
XS
SM
MD
LG