Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казан православлары тәре йөрешенә чыкты


Казан православлары тәре йөрешенә чыкты
please wait

No media source currently available

0:00 0:03:08 0:00

4 ноябрьдә Казан урамнарыннан Казан Изге Ана иконасы хөрмәтенә тәре йөреше оештырылды. Анда алты меңләп кеше катнашты. Урыс милләтчеләре үз байраклары белән чыкты.

Чара иртәнге тугызда Казан кирмәне эчендәге Благовещен чиркәвендә гыйбәдәт белән башланды. Православ христианнар катнашкан гыйбәдәт сәгать унбергә кадәр дәвам итте. Аннан соң әлеге чиркәүдән Казан Изге Ана иконасы алып чыгылды. Бу чараны карарга һәм тәре йөрешенә катнашырга алты меңләп христиан килде.

Узган еллардан аермалы буларак Изге Ана Иконасы хөрмәтенә оештырылган быелгы тәре йөрешенең юлы үзгәртелде.

Башка елларда Казан Кирмәненнән алып чыгылган икона Крестовоздвиженский чиркәвенә Кремль урамы аша алып барылган булса, быел исә әлеге чиркәүгә Кремль урамы урынына Казан Кирмәнен урап Батурин һәм Зур Кызыл урамнары аша барылды. Оештыручылар моны урамнарны ябып Казан халкына комачаулык тудырмау өчен шулай эшләгәннәрен әйтте. Әмма барыбер кайбер урамнар алдан ябылып куелган иде.

Башка еллардагы тәре йөрешләрендә бик күренмәгән урыс милләтчеләре дә быелгы тәре йөрешендә үз байракларын күтәреп катнашты. Әмма аларның саны бер дистәдән артмады.

Тәре йөрешендә көчле иминлек чаралары күрелде. Тәртипне полициянең "Рысь" махсус батальоны саклады.

Казан Изге Ана иконасы халыкка елга ике мәртәбә күрсәтелә. Урыс православ чиркәве тарафыннан оештырылучы тәре йөрешенең беренчесе 21 июльдә – Изге Ана иконасы иңгән дип саналган көнне, ә икенчесе 4 ноябрьдә – 1612 елда Мәскәү поляклардан азат ителгән дип аталган көнне үткәрелә.
XS
SM
MD
LG