Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәү урыслаштыруны тизләтә


Казанда рус милләтчеләре милли телләргә каршы урам чарасы үткәрә. 21 апрель 2012
Казанда рус милләтчеләре милли телләргә каршы урам чарасы үткәрә. 21 апрель 2012

Русия хөкүмәте каршында рус телен генә багучы шура оештырыла. "Русия халыкларының телләре турында канун" өлгесе озакламый Думага тәкъдим ителәчәк. Анда рус теленә дәүләт теле булу белән беррәттән туган тел дәрәҗәсе бирү дә карала. Разил Вәлиев бу канун өлгесенең Русия конституциясен бозуын белдерә. Ким Миңнуллин Татарстанда тел омбудсмены булдырмауны үкенечле хәл буларак бәяли.

Русия хөкүмәте башлыгы Дмитрий Медведев 5 ноябрь көнне илдә рус телен генә багучы шура төзү турында карар имзалады. Әлеге шураның рус телен куллануны көчәйтүче һәм моңа дәүләт ярдәмен булдыруга "тәкъдимнәр әзерләүче" икәнлеге әйтелә. Шулай ук бу шура рус теленә кагылган канун өлгеләре әзерләнгәндә җәмәгатьчелек тикшерүе өчен дә тәкъдимнәр әзерләячәк, диелә әлеге карарда. Бу юллар алга таба да рус телен генә үстерү, аны куллануны арттыру өчен тагын яңа кануннар әзерләнәчәгенә ишарәли.

Моңа кадәр илдә "Русия халыкларының телләре турында канун" эшләп килде. Хәзер исә бу канунга үзгәрешләр әзерләнеп бетте дияргә була. Русия думасының милли эшләр комитеты рәисе Гаджимет Сафаралиев сүзләренчә, бу канун өлгесе хөкүмәткә һәм президент хакимиятенең хокук идарәсенә тапшырылган. Сафаралиев октябрь ахырында "НацАкцент"ка әңгәмәдә канун өлгесенең Русиядәге барлык төбәкләргә дә таратылуын һәм кайбер республикаларның гына, аерым алганда Татарстан, Башкортстан һәм Төньяк Осетиянең әлеге документ белән килешмәвен әйтте.

Гаджиметовның сүзчесе Ангелина Семенова исә Азатлык радиосына төбәкләрнең әлеге канун өлгесенә бәяләмәсен бөтенләй башкача белдерде. Аның сүзләренчә, Русиядәге барлык төбәкләрнең яртысыннан артыгы әлеге документка үз фикерен белдереп хатлар җибәргән. Шуларның яртысыннан артыгы хупланган. Семенова калганнарының нинди тәкъдимнәр белән чыкканын ачмады. Бары тик Татарстан Дәүләт шурасынннан гына бу канун өлгесен тулысынча хупламауны белдергән хат алганнарын гына әйтте.

26 сентябрь көнне үткән утырышта Татарстан парламенты җитәкчесе Фәрит Мөхәммәтшин: "Русия конституциясенә каршы булган бу канун өлгесен хупларга безнең юридик, әхлакый һәм хокукый хакыбыз юк", дигән иде.

Семенова канун өлгесенең рус теленең генә дәрәҗәсен күтәрү өчен әзерләнгәнен яшерми.

"Аның (канун өлгесенең) логикасы шунда: мисал өчен татар баласы, телләрне өйрәнгәндә ул үзенең туган теле буларак татар телен, русларга рус телен, башкортларга башкорт телен сайлап алырга мөмкинлек бирә. Чөнки бүген эшләп килгән канун нигезендә без туган телләргә рус телен кертә алмыйбыз", ди Семенова.

Максат - рус теленә кулай шартлар тудыру
Ул шулай ук бу канунның Русиядә милли сәясәт стратегиясен тормышка ашыру өчен әзерләнгәнен дә белдерә. Билгеле булганча, милләтләрне юкка чыгаруга, Русиядә бер милләт россияннар ясауга һәм милли мәнфәгатьләрне кысуга һәм республикаларны бетерүгә йөз тоткан стратегиягә кайбер республикалар, галимнәр һәм җәмәгать эшлеклеләре нык каршы булган иде.

"Алдыбызда торган максатларга күрә, илнең милли сәясәт стратегиясендә бурычлар ачык һәм аның итеп язылганда, Русиянең дәүләт телен куллану өчен оптималь шартлар тудырылырга тиеш. Бу канунның өч максаты бар. Беренчесе – моңа кадәр эшләгән телләр турындагы канунны хәзерге кануннарга туры китерү, рус телен туган тел буларак үстерү өчен аңа иң кулай (оптималь) шартлар тудыру һәм туган телләргә булышу, аларны өйрәнгәндә, кулланганда ярдәм итү”, ди Семенова.

Бу канун кабул ителсә, рус теле ике статуска ия булырга мөмкин. Беренчесе – дәүләт теле һәм икенчесе – туган тел дәрәҗәсенә.

Татарстан дәүләт шурасының мәгариф, мәдәният һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев бу документның милли телләргә тагын да зуррак куркыныч икәнлеген һәм Русия конституциясенә каршы килүен белдерә.

Разил Вәлиев
Разил Вәлиев
"Бу канунны Татарстан парламентының хупламавының иң зур сәбәбе – ул берничә урында Русия конституциясенә каршы килә. Мисал өчен, конституция күп милләтле Русия халкы дип башланып китә. Алар әлеге канун белән Русия милләте дигән төшенчә кертмәкче булалар. Русия милләте булгач, илдә бер генә милләт килеп чыга һәм алга таба Русиядәге күп милләтләр һәм аларның телләре турында сүз алып барырга мөмкин булыр микән? Советлар чорында бер генә халык – совет халкы гына бар дигәнне расларга тырышкан иделәр, бүген дә шундый омтылыш бар.

Икенчесе, әлеге канун өлгесе рус теленә яңа бер статус бирәчәк. Моңа кадәр рус теле илнең дәүләт теле дип игълан ителгән иде һәм ул бүген дә шулай. Мәктәпләрдә, әле мин милли республикалар турында әйтәм, 99,9% фәннәр рус телендә укытыла. Шулай булганда, бүген ничек итеп рус теленең мөмкинлекләре чикләнү турында сүз алып барырга мөмкин?

Татарстанда күпчелек татар мәктәпләрендә дә күпчелек фәннәр рус телендә укытыла. Рус теле һәм әдәбиятыннан кала да башка фәннәр рус телендә укытыла икән, димәк, монда рус теленең даирәсе шулкадәр киң дигән сүз. Ә татар теленең һәм башка милли республикалардагы милли телләрнең, киресенчә, даирәләре бик тар. Әгәр бу канун кабул ителә калса, ул тагын да кысылачак. Рус теленә яңа "туган тел" дигән статус бирелгәч, аны укыту ике тапкыр артыграк, ул дәүләт теле буларак һәм туган тел буларак та укытылырга мөмкин.

Мин үзем дәүләт теленең туган телдән нәрсәсе белән аерылганны аңлый алмыйм. Ул шул ук бер тел бит инде. Бер телне ике статуска бүлү аңлашылмый. Бу бары тик сәяси максатларны күздә тотып кына эшләнгән эш", ди Вәлиев.

Аның сүзләренчә, бу канун кабул ителә калса, милли телләрдә язган, сөйләгән, күрсәткән матбугат чаралары шул ук әйберне сүзен-сүзгә рус теленә тәрҗемә итәргә тиеш булачак.

Бу канун өлгесендә дәүләт оешмаларында милли телләрне куллану гарантияләнмәячәк. Элекке канунда, мисал өчен, үз телендә мөрәҗәгать итә ала, сөйли ала диелгән булса, яңа документта "мөмкин" генә диелгән.

Туган тел өчен көрәш кырында Татарстан үзе генә калып бара

Разил Вәлиев фикеренчә, башка милли республикалар да Татарстан кебек Русиядә кабул ителәчәк әлеге яңа канун һәм моңа кадәр расланган документларның конституцияне бозуын, милли телләрнең хокукларын чикләвен белдереп Мәскәүгә хатлар язса, Мәскәү урыслаштыру сәясәтен кискен алып бара алмас иде.

"Русия милләте дигән төшенчә милли-сәясәт стратегиясенә кертелгән иде. Без ул вакытта да бу төшенчәгә каршы булдык. Әмма стратегия канун түгел, аның статусы түбәнрәк. "Русия милләте" дигән төшенчә әгәр бу канунга керсә, ул турыдан-туры Русиянең конституциясенә каршы киләчәк.

Әгәр бу канун кабул ителеп гамәлгә керсә, аны һичшиксез "Русия милләте" дигән төшенчә өчен генә дә конституция мәхкәмәсенә бирергә мөмкин булачак.

Бүген милләтләрнең хокукларын яклау мәсьәләләрендә Татарстан бер ялгызы гына эш итә. Русиядә 21 милли республика бар. Алар сак кыланамы, әллә без күпме генә тырышсак та барып чыкмый дип кул селтәделәрме, моны кистереп әйтеп булмый.

Татарстан үзенең алдына куйган максатыннан тайпылырга җыенмый. Татарстанның конституциясе бар, Татарстан халкы тарафыннан үткәрелгән референдумның нәтиҗәләре бар, Татарстан дәүләт суверенлыгы турында декларация бар. Без алар нигезендә үзебезнең юлдан тайпылмаска тиеш. Бу очракта без Русия конституциясен дә яклыйбыз. Әгәр Русия конституциясе бозыла икән, без моңа куз йома алмыйбыз.

Татар үзен үз дәүләтендә яши дип хис итә
Моннан алты ел элек Русия думасы мәгарифтә милли төбәк компонентын юкка чыгару турында 309-нчы санлы канун чыгарды. Татарстан беренчеләрдән булып ул канун өлгесенә каршы чыккан иде. Ул вакытта Казанга 21 милли республиканың вәкилләрен җыйдык. Анда парламент җитәкчеләре, депутатлар, министрлар, Русия думасыннан, Федерация шурасыннан да вәкилләр чакырдык. Ул вакытта резолюция кабул итеп бу канун өлгесенә каршы икәнлегебезне кистереп әйттек. Бу фикерне ул вакытта 21 милли республиканың барсы да яклады. Ул вакытта 309-нчы канунга ике мәртәбә үзгәрешләр керттеләр. Русия думасы күпмедер дәрәҗәдә артка чигенергә мәҗбүр булды. Шулай да бөтенесе дә без теләгәнчә булмады, канун кабул ителде, милли төбәк компонентты төшеп калды, әмма мәгарифтә милли республикаларның тәкъдимнәрен, милли үзенчәлекләрен искә алырга дигән маддә өстәлде.

Ул вакытларда башка милли республикалар белән эшләребез дә, гамәлләребез дә уртак иде. Шуңа күрә үзебезнең сүзләрне күпмедер дәрәҗәдә үткәрә ала идек. Соңгы вакытта Татарстан бер ялгызы гына калып бара.

Татар халкының, әлеге дә баягы, дәүләтчелек традициясе булуы моңа төп сәбәп булырга мөмкин. Дәүләтчелек хисе һәм уе татар халкының күңелендә беркайчан да бетмәде һәм бүген дә һәрбер татар үзен үзенең дәүләтендә яши дип хис итә. Бер караганда, ул шулай да, чөнки Русия конституциясендә милли республикалар дәүләт дип язылган. Аның өстенә безнең үз иманыбыз һәм кыйблабыз да бар.

Татарстан үз-үзен туйдыра ала һәм без бюджетның күпчелек өлешен Русиягә бирәбез. Ә кайбер милли республикалар, Мари Иле, Мордва республикасы, Удмуртия, Чувашстан булсын, алар Русиядән күп финанс алырга мәҗбүр һәм шуңа күрә аңа нык бәйле булып кала. Әгәр алар Русия милли сәясәтенә, ул тәкъдим иткән кануннарга каршы төшә башласа, аларга финанс мәсьәләләрен хәл итү авыррак булырга мөмкин.

Аннары ул республиканың башында нинди җитәкче, аларның кыйблалары нинди, республикаларына, анда яшәүче халыкка ышанычлары нинди буладан да күп әйбер тора", ди Вәлиев.

"Татарстанда тел омбудсмены булмау – кызганыч"

"2014 елдан 2020 елга кадәр Татарстан дәүләт телләрен һәм республикадагы башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү" програмы әзерләнгәндә киләчәктә Татарстанда телләрне багучы махсус кеше – тел омбудсмены булачак дигән хәбәрләр булган иде.

Тел омбудсменын булдыру әлеге програмга кертелгән дә булган. Хөкүмәтнең Татарстан халыклары телләрен үстерү бүлеге җитәкчесе Фирая Шәйхиева сүзләренчә, бу мәсьәлә төрле яклап тикшерелгән һәм Русиянең хокукый кырына туры килмәгәнлектән, тел омбудсменын булдыру програмга кертелмәгән.

Татарстан фәннәр академиясенең Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты җитәкчесе Ким Миңнуллин телләрне багучы махсус кеше булдырмауны кызганыч хәл буларак бәяли.

Ким Миңнуллин
Ким Миңнуллин
"Тел омбудсмены дәүләт күләмендә профессиональ дәрәҗәдә шөгыльләнүче җаваплы кеше булу, яңа бер баскычка күтәрелү, телләр мәсьәләсенә игътибарны арттыру, Русиядә барган тел сәясәте мәсьәләләренә дә, яңа документлар һәм кануннар кабул ителгәндә дә, вакыт-вакыт тел сәясәтендә мәгарифтә килеп чыга торган проблемнарда Татарстанның төпле һәм эзлекле фикерен җиткереп тору ягыннан да яхшы буласы иде.

Һәр туган мәсьәләне күз уңында тотып, дәүләт дәрәҗәсендә аны аңлап, Русия, дөнья, Европадагы оешмаларның да сәясәтен, эшләрен белеп аңлап торучы кеше кирәк иде. Ул үз тирәсенә белгечләр туплап һәм алар белән тел мәсьәләләрен профессиональ дәрәҗәдә өйрәнүгә чыгу өчен дә этәргеч бирер иде.

Хәзер һәр кафедра, һәр уку йорты үз планы белән эш итә. Югары дәрәҗәдә, әзерлекле рәвештә тел сәясәте өлкәсендә эшләүчеләр бик аз. Алар бармак белән генә санарлык. Аларны берләштерү, бер төркемгә туплау һәм эш юнәлешләрен сәясәткә бәйле рәвештә алып бару, координацияләү өчен телне багучы кирәк иде

Татарстанда бизнес юнәлешендә, кеше хокуклары, балалар хокуклары өчен җаваплы кешеләр бар. Ни генә димик, шул тирәдә белгечләр туплана, аналитик материаллар языла, мәгълүмат банкы барлыкка килә. Илдәге һәм дөньякүләм мәгълүмат туплана. Бу җаваплы кеше янында шушы өлкәдәге бүгенге хәлне аңлау һәм киләчәген күрү дә барлыкка килә. Тел омбудсменының програмнан төшеп калуы – кызганыч", ди Миңнуллин.
XS
SM
MD
LG