Казанга якынлашканда пилотлар очкычның утырырга әзер түгеллеген хәбәр иткән.
Казага юлыккан Боинг-737 пилотлары Казанга якынлашканда диспетчерларга очкычның һава аланына утырырга әзер булмавын хәбәр иткән. Бу хакта Интерфакс яза.
Экипаж очкычның утырырга техник яктан әзер түгел икәнен 500 метр кала белдергән. Утырганда Боинг бер канаты белән җиргә тигән.