Accessibility links

Кайнар хәбәр

Очкыч һәлакәте: хәбәрләр тезмәсе

17 ноябрьдә "Татарстан" һава юлларының Мәскәүдән кайтучы Boeing-737-500 очкычы Казан аланына төшәргә тырышканда һәлакәткә юлыкты. Очкычтагы 50 кешенең барысы да һәлак булды.

17:53 18.11.2013
"Пусть говорят" тапшыруы продюсерлары һава аланындагы фаҗигада үлгәннәрнең туганнарына шалтыратып тора. Беренче канал хезмәткәрләре аларны туры эфирга чакыра.
17:07 18.11.2013
Казада һәлак булган Ирек Миңнехановның бер айдан соң баласы туырга тиеш. Татарстан президентының улы Мәскәүгә хезмәт сәфәре белән барган.

Ирек Миңнеханов 2013 елның августында француз кызы Антония Гишар белән өйләнешкән иде. Гишар иренең соңгы сәфәрендә дә аның белән барырга тиеш булган, ләкин Ирек хатының балалы булу сәбәпле аңа очмаска киңәш иткән.
17:03 18.11.2013
Татарстанда матәм көне
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:01:51 0:00

Казан һава аланында 50 кешенең үлеменә китергән очкыч казасыннан соң 18 ноябрьдә Татарстанда матәм көне игълан ителде. Дәүләт әләмнәре яртылаш төшерелде. Күп кешеләр һава аланына чәчәкләр китерә.
16:40 18.11.2013
Казан һава аланы ачылган һәм эшен дәвам итә башлый. Хәзерге вакытта очышлар вакыты төзелә, дип хәбәр итә аэропортың матбугат үзәге. Тиздән юлчыларны теркәү башланачак.

Һава аланы эше фаҗига сәбәпле тукталып торганнан соң беренче очыш Хургада шәһәренә булачак.
16:00 18.11.2013
Фаҗигага юлыккан очкычта җырчы Салават Фәтхетдинов та очарга тиеш булган, ләкин очкычка өлгермәгән, дип язалар социаль челтәрләрдә.
15:29 18.11.2013
Фаҗиганы тикшерү төркеме Казан һава аланының күзәтү камералары видеоязмаларын алган. Анда Boeing лайнерының вертикаль рәвештә җиргә төшеп, борыны белән бәрелеп шартлавы күренә.
15:21 18.11.2013
17 ноябрьдә Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановка Түбән Кама һәм Алексеевски районында табылган шартлаткычлар турында хәбәр иткәннәр. Бу хакта 18 ноябрьдә республика башлыгының матбугат хезмәте белдерде.

16 ноябрьдә билгесез кешеләр Түбәнкаманефтехим ширкәтенә дүрт ракета җибәргән булган. Аларның берсе 4нче колония территориясенә төшкән, калганнары 800 метр очып барган.

Алынган хәбәрләргә нигезләнеп Миңнеханов республикада халыкның, сәнәгать һәм икътисад объектларының куркынычсызлыгын тәэмин итү чараларын ныгытырга боерык биргән.
15:20 18.11.2013
Татарстанның Азнакай районындагы Чалпы һәм Тымытык авылларында 17 ноябрь көнне ОМОН көчләре махсус чара үткәргән һәм берничә йортка көч белән бәреп кергән. Шаһитләр әйтүенчә, бу чарада берничә дистә ОМОН хезмәткәре катнашкан, әмма авыл халкына моның нинди чара булуы турында аңлатма бирелмәлән.

16 ноябрьдә билгесез кешеләрнең “Нижнекамскнефтехим” ширкәтенә таба дүрт ракет очыруы турында хәбәр ителде. Әмма ул ракетларның берсе дә әлеге ширкәт корылмаларына барып җитә алмыйча җиргә төшкән, диелә.

дәвам

XS
SM
MD
LG