Accessibility links

Кайнар хәбәр

Очкыч һәлакәте: хәбәрләр тезмәсе

17 ноябрьдә "Татарстан" һава юлларының Мәскәүдән кайтучы Boeing-737-500 очкычы Казан аланына төшәргә тырышканда һәлакәткә юлыкты. Очкычтагы 50 кешенең барысы да һәлак булды.

20:55 21.11.2013
Казан һава аланы "Татарстан" авиаширкәтеннән мәхкәмә ярдәмендә 300 млн сум бурыч кайтарган
17:27 21.11.2013
Казан һава аланында очкыч һәлакәте урынын 21 ноябрьдә журналистларга күрсәттеләр. Очкыч төшкән урында тикшерү эшләре тәмамланган. Киләчәктә монда һәйкәл куелырга мөмкин.
14:25 19.11.2013
Кырым татар җырчысы Җамаланың Мәскәүдә тапшыруындагы чыгышы үткәрмәскә булганнар. Ул беренче каналдагы "Вечерний Ургант" тапшыруында җырларгы тиеш булган. Казандагы фаҗига сәбәпле музыкаль програмны уздырмаганнар.
14:20 19.11.2013
“Татарстан” авиаширкәтендә пилотларның хезмәт хакы 200 меңнән 300 мең сумга кадәр тәшкил итә. Бу хакта ширкәтнең генераль директоры Әхсән Гыйниятуллин белдерде.
02:31 19.11.2013
"Татарстан" һава ширкәтен тикшерү бер айга сузылачак. Бу турыда Русиянең транспорт министры Максим Соколов белдерде. Росавиация һәм Ространснадзор тикшерүләреннән соң, шулай ук тикшерү комитетының Казан һава аланындагы очкыч казасын тикшерүеннән соң ширкәтнең киләчәк язмышы турында карар чыгарылачак. Министр әйтүенчә, әлегә ширкәтнең эшен туктату мәсьәләсе күтәрелмәгән.
19:58 18.11.2013
Татарстан һава юлларының Казан-Мәскәү бизнес-класс билет бәясе 10 тапкыр төшкән. Хәзер аны якынча 2500 сумга алып була.
19:41 18.11.2013

"Татарстан" һава юллары кичәге каза сәбәпләре ачыкланганчыга кадәр Boeing-737 шәкелендәге очкычын куллануны туктатып тора. Хәзер бу ширкәтнең дүрт Airbus 319, бер Boeing 737-400, 15 Cessna Grand Caravan һәм ике Ту-154 очкычы бар.

18:01 18.11.2013
Казан һава аланына яшьләр килеп, очкыч кайда төште, кайда шартлады дип сорашып йөргән. Кызыксынуын алар болай аңлаткан: "Life News басмасы җимерелү урыныннан җибәрелгән видео өчен 20 мең сум акча вәгъдә итте".

дәвам

XS
SM
MD
LG