Accessibility links

Кайнар хәбәр

Очкыч һәлакәте: хәбәрләр тезмәсе

17 ноябрьдә "Татарстан" һава юлларының Мәскәүдән кайтучы Boeing-737-500 очкычы Казан аланына төшәргә тырышканда һәлакәткә юлыкты. Очкычтагы 50 кешенең барысы да һәлак булды.

00:36 18.11.2013
Казанда очкыч һәлакәте сурәтләре
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:00:51 0:00

17 ноябрьдә "Татарстан" һава юлларының Мәскәүдән кайтучы Boeing-737-500 очкычы һава аланына төшеп утырганда казага юлыкты. Очкычтагы 50 кешенең барысы да һәлак булды.

Русия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан идарәсе вәкиле Андрей Родыгин әйтүенчә, очкыч җиргә төшеп утырганда шартлаган.

"Интерфакс" агентлыгы башка бер чыганакка таянып, җиргә төшеп утыру омтылышы уңышсыз булганнан соң яңадан күтәрелеп китәргә теләгәндә очкыч җиргә тигән һәм төшеп җимерелгән, дип хәбәр итә. Шуннан соң очкычка ут капкан, әмма ул тиз арада сүндерелгән.
00:42 18.11.2013
Русия мәхкәмә медицинасы экспертиза үзәге хезмәткәрләре Татарстандагы белгечләргә ярдәм итү өчен Казанга җибәрелде.

Русия президенты Владимир Путин каза сәбәпләрен тикшерү өчен хөкүмәткә тиз арада тикшерү комиссиясе төзергә кушты.
00:44 18.11.2013
Русиянең гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан идарәсе очкыч казасында һәлак булганнарның исемлеген игълан итте. Алар арасында Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановның улы Ирек Миңнеханов та бар.

Юлчылар:

1. Антонов Александр
2. Миңнеханов Ирек
3. Әхмәтшина Алия
4. Акулинина Наталья
5. Арташина Дарья
6. Фазлеева Резеда
7. Хаҗиева Диана
8. Гужиев Рөстәм
9. Кашапова Алина
10. Яшин Юрий
11. Морозова Ольга Владимировна
12. Назыров Руслан
13. Ошуркова Маргарита
14. Пархоменко Роман
15. Рәшитова Гульнара
16. Сафиуллина Диана
17. Щукина Виктория
18. Скворцова Элина
19. Стерхова Анастасия
20. Вепренцев Денис
21. Зарипова Венера
22. Зарипова Альбина
23. Сгурская Виктория
24. Доннакаролина
25. Макаров Геннадий
26. Прокофьев Павел Владимирович
27. Садретдинов Айрат
28. Смоленцев Николай Иванович
29. Смоленцева Елена Алексеевна
30. Анна Баранова
31. Бурдин Юрий
32. Дрантусова Наталья
33. Ивашкевич Ирина
34. Камашив Мстислав
35. Хафизова Алина
36. Князев Евгений
37. Кучерова Анна
38. Кузнецова Елена
39. Монгушева Татьяна
40. Музучук Дмитрий
41. Сафин Булат
42. Янкилаутис Александр
43. Субгатуллин Абдулла
44. Субгатуллина Мария

Экипаж:

1. Салихов Р. Г.
2. Гуцул
3. Зарифуллин М.Г.
4. Кабанова О.С.
5. Гарифуллин И.Р.
6. Хәйдәров Д.Ф.
00:49 18.11.2013
Казанда фаҗигага юлыккан Боинг 737 очкычында ике бала булган. Бу хакта Татарстан буенча Русия тикшерү комитетының тикшерү идарәсенең җитәкчесе урынбасары Марат Зарипов белдерде. Элегрәк үлүчеләр арасында балаларның булмавы турында хәбәр ителгән иде.
01:00 18.11.2013
Казага юлыккан Боинг-737 пилотлары Казанга якынлашканда диспетчерларга очкычның һава аланына утырырга әзер булмавын хәбәр иткән. Интерфакс хәбәр итүенчә, экипаж очкычның утырырга техник яктан әзер түгел икәнен 500 метр кала белдергән. Утырганда очкыч бер канаты белән җиргә тигән.
01:02 18.11.2013
Татарстан мөселманнары диния нәзарәте башлыгы Камил хәзрәт Сәмигуллин очкыч казасында үлүчеләрнең кайгысын уртаклашып мөрәҗәгать итте.

"Татарстан мөселманнары һәм шәхсән үз исемемнән 17 ноябрь көнне Казан һава аланындагы фаҗига нәтиҗәсендә мәрхүм булганнарның туганнары һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклашам", - диелә мөрәҗәгатьтә.
02:42 18.11.2013
Казандагы очкыч казасы уңаеннан 18 ноябрь Татарстанда матәм көне дип игълан ителде. Бу хакта һава аланында журналистларга Татарстан вице-премьеры Юрий Камалтынов хәбәр итте.
03:22 18.11.2013
23 ел элек ясалган бу очкыч инде җиде ширкәттә кулланылган. Беренче елларында Франциянең ике ширкәтендә кулланылганнан соң ул 1995 елда Африкадагы Uganda Airlines һава ширкәтенә тапшырылган. Тагын биш елдан соң ул Бразилиянең Rio Sul һава юлларына күчерелгән. Ул шулай ук биш ел Романиянең Blue Air һәм ярты ел Болгарстанның Bulgaria Air һава ширкәтләрендә дә очкан. 2008 елдан бирле бу очкыч "Татарстан" юлчыларын ташыган.

Бу очкычның 2001 елда инде бер каза кичергәнлеге турында да хәбәрләр бар. Ул чакта Бразилиянең Белу-Оризонти шәһәрендә начар һава шартларында ул күтәрелү-төшү юлына барып җитмәстән җиргә төшкән һәм сикереп китеп яңадан очышлар юлына килеп бәрелгән. Нәтиҗәдә аның сул як тәгермәчләре ватылган һәм ул сул моторына төшер утырып юлдан 1,7 километр буе шуып барган. Ул чакта очкычтагы 102 юлчы һәм 6 экипаж әгъзасы исән калган.

дәвам

XS
SM
MD
LG