Accessibility links

Кайнар хәбәр

Женевада Иран атом програмына багышланган сөйләшүләр дәвам итә


Европа берлегенең тышкы сәясәт башлыгы Кэтрин Эштон һәм Иран тышкы эшләр министры Мөхәммәд Җәүдәт Зариф
Женевада Иран атом програмына багышланган сөйләшүләрнең бүген икенче көне. Сөйләшүләрдә Иран һәм дөньяның алты куәтле иле катнаша. Бибиси хәбәр итүенчә, бу сөйләшү Иранның уранны баетуны киметү бәрабәренә Тәһранга халыкара чикләүләрне йомшарту килешүе төзү турында бара.

Иран тышкы эшләр министры Мөхәммәд Җәүдәт Зариф һәм Европа берлегенең тышкы сәясәт башлыгы Кэтрин Эштон очрашты инде. Бу очрашуны Җәүдәт Зариф уңай бәяләде.

АКШ Дәүләт секретаре Джон Керри, Вашингтонның, Иранга үзенең атом куәтен арттыру максаты белән, вакытны сузу өчен, нинди дә булса килешүне куллануына юл куймаячагын белдерде.

Сентябрь башында үткән очрашу вакытында яклар бу мәсьәләдә уртак фикергә килә алмаган иде.

Көнбатыш илләр Иран атом коралы ясарга омтыла дип шикләнә, ә Тәһран үзенең атом програмының тыныч максатлар өчен генә эшәнүен әйтә.
XS
SM
MD
LG