Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда коррупция нигезендә җәмәгатьчелектән 24 мөрәҗәгать кабул ителгән


Казанда коррупция нигезендә җәмәгатьчелекне кабул итә башлаганган. Казанда коррупция очракларын ачыклау өчен җәмәгатьчелек белән эшләү оештырылачагы турында сентябрьдә Азатлык инде хәбәр иткән иде.

Хәзергә җәмәгать пулатына 32 кеше мөрәҗәгать иткән, 24 мөрәҗәгать кабул ителгән. “Татар-информ” хәбәр итүенчә, алар арасында мәхкәмәгә шикаятьләр дә бар. Бу эшләрнең икесе эчке эшләр оешмаларына юлланган. Аның берсе тендер, икенчесе җир белән бәйле булуы билгеле.

Татар иҗтимагый пулаты рәисе Анатолий Фомин җир кишәрлекләре бирү, кадрлар сәясәте, гел бер фирмаларга гына заказлар бирү, оешмаларны хосусыйлаштыру кебек өлкәләрдә коррупция очракларының күп булуын искәртә.

Ул бүгенге көндә җәмгыятьтә коррупция белән көрәшүдә алга китеш күренмәгәнлеген билгеләп үтте. Аның сүзләренчә, коррупция белән көрәшнең алымнары күптән билгеле. Проблема – хакимият бүленешендә, дип саный ул.
XS
SM
MD
LG