Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Мәгариф" журналыннан кулыгызны алыгыз!


"Мәгариф" журналының 2013 ел ноябрь саны тышлыгы
"Мәгариф" журналының 2013 ел ноябрь саны тышлыгы
"Мәгариф" журналын ябалар икән дигән хәбәр килеп иреште. 100 еллык тарихы булган әлеге басманы юбилеен да үткәрмичә бер мәсхәрәләгәннәр иде инде, ә монысы әйтеп кенә аңлатырлык түгел.

Бер гасыр буе үз халкына хезмәт иткән, ничәмә буын укытучыларны, укучыларны тәрбияләгән өлкән басмабыз шулай кирәксезгә чыктымы? Бүгенге көндә инде мәктәпләрдә эшләмәүче ветеран укытучыларыбыз да аны "Мәгариф" – безнең өчен дога китабына тиң иде, – дип искә алалар.

Тарихның төрле чорларында да үз кыйбласына тугры калган, тормыш зил-зиләләренә бирешмәгән, хөкүмәтебезнең мәгариф өлкәсендәге сәясәтен ышанычлы пропагандалаган журналга бүгенге информацион яссылыкта урын калмавы гаҗәпләндерә. Интернет заманында да саллы гына тиражы булмас иде аның кирәк булмаса!

Олпат җитәкчеләребез – президентларыбыз, премьер-министрларыбыз шушы журнал аша республика укытучыларына мөрәҗәгать иттеләр бит. Журналның һәр санын кызыклы, бай эчтәлекле итәргә тырышучы, үз эшләренең остасына әверелгән хезмәткәрләр тупланган редакцияне шулай бер селтәнүдә ябып-туздырып буламы?

Эчтәлеге белән генә түгел, төс-килбәте белән дә затлы булган яраткан басмабыз уку-укыту системасы яшәгәндә яшәргә тиеш. Бөтен әйберне табыш чыганагы гына итеп күрәсе килүчеләр бардыр анысы. Әлеге басма табыш та китермидер аларга. Тик киләчәк буынны тәрбияләүгә хезмәт итү һәрбер табыштан өстен.

Укытучыларны берләштереп торучы басмага акча табылмау бик кызганыч анысы. Хөкүмәтебез дә заман белән атлап баручы олпат журналыбызны саклап калу буенча бер чара да күрмәс микәнни?

Ринат Хәйруллин
Мамадыш районы, Урта Кирмән урта мәктәбе укытучысы


Азатлыкның "Халык сүзе" бүлегендәге фикерләр авторның шәхси карашларын чагылдыра.
XS
SM
MD
LG