Accessibility links

Кайнар хәбәр

Харовое күле коткарылды


Харовое күле
Харовое күле

Җирле халык тырышлыгы белән Казан шәһәр Думасы кала янындагы Харовое күленә сакланырга тиешле зона дигән статус бирде.

Бу карар белән күлне өлешчә күмеп бу урында машиналар кую мәйданы һәм күп катлы торак йортлар салу карарлары көченнән чыгарыла. Шуның белән бергә киләчәктә дә бу урында төзелешләр алып барылу тыела. Шуңа да әлеге күлгә “рекреация зонасы” дигән статус бирелде, ягъни ул дәүләт тарафыннан сакланырга тиешле табигать почмагы дип игълан ителде.

Казанның Вахитов районында урнашкан Харовое күлен коткару эшен шушы тирәдә яшәүче активистлар башлаган иде. Әлеге күлдә төзергә рөхсәтне Татарстанның җир һәм милек министры Азат Хамаев биргән булган.

Төзелешләрне бер-бер артлы ике ширкәт алып барырга тиеш булган. “Бизнес-онлайн” басмасы язганча, документларда икесенең дә җитәкчеләре арасында министр хатыны Лилия Хамаева исеме торган.

Көчләр тигез түгел иде

Шулай итеп күл җирләре өчен көрәшне бер якта түрәләр һәм аларга береккән бизнес ширкәтләре алап барса, икенче якта аларга каршы бу тирәдә яшәгән активистлар һәм экологлар торды.

Активистлар үз ягына Татарстан призидентын аудара алды. Шуның белән ул җирле халыкның ихтирамын арттырды. Минңеханов иске Казанны саклау эшендә активист Олеся Балтусова белән экскурсияләрдә йөреп, соңыннан аны эшкә алып, бу негатив мәсьәләне үз яз файдасына әйләндерә алды.

Шулай итеп, Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов төзелешкә каршы чыгучы җәмәгатьчелек вәкилләре белән бу елның май аенда очрашты. Ул активистлар китергән саннарны, фактларны тыңлады, күл тирәсен әйләнеп чыкты һәм “Төзелеш алып бару караларын кире кагырга кирәк”, дип белдерде.

Җәмәгатьчелек сүзенә кем колак салды?

Югыйсә, 2013 елның февраль аеннан башлап бик күп тапыр җәмәгатьчелек вәкилләре төрле тикшерүче оешмаларга мөрәҗәгатьләр юллаган иде. Алар чыгышлар ясап, мәгълүмат чаралары вәкилләрен чакырып, бу проблемага игътибарны җәлеп итәргә тырышты.

Харовое күлендә кыргый кошлар яши
Харовое күлендә кыргый кошлар яши
Аларның моң-зарларын Казан шәһәр прокуратурасы да тыңлады һәм министрлыкның карарын кире кагу таләбе белән чыкты. Казан федераль университеты профессоры, биология фәннәре докторы Нәфисә Минһаҗева да уникаль табигать почмагын яклап чыкты, шуның белән бергә күлне күмү аркасында Казан метросын су басарга мөмкин, дип шәһәр хакимиятләрен кисәтте.

Шәһәр җирендә урнашкан әлеге күлдә бик сирәк очрый торган кошлар һәм җәнлекләр яши икән. Ул якын тирәдә яши торган халыкның яратып ял иткән урыны булды. Харовое күлен саклаучылар көрәштә җиңү шатлыгыннан президентка күлне гел тәртиптә тотарга, үз көчләре белән эскәмияләр куярга вәгъдәләр биргән иде.
XS
SM
MD
LG