Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кырымтатарлар Киевта ике тарафка бүленде


Киевка Кырымнан килгән Янукович тарафдарлары
Киевка Кырымнан килгән Янукович тарафдарлары

Кырымда җир таләп итүче кырымтатарларының "Себат" оешмасы Киевка 800 кеше юллап Януковичны якласа, Мәҗлес Евромайданда үз чатырын корып анда үз тарафдарларын җыя.

Мәҗлес рәисе Рифат Чубаров 15 декабрьдә Киевта Евромайданда чыгыш ясап, кырымтатарларның Европа белән якынаю өчен көрәшкән украиннар ягында булуын белдерде.

“Абруе булмаган кеше кол була, ә абруен югалткан халыкның тарихта эзе калмый. Украин һәм кырымтатар халыклары XX гасырда төрле коточкыч фаҗигаләрдән узсалар да абруйларын саклап калганнары белән горурланам. Мин горурланам: украиннар Украинада яшәүче башка халыклар белән бергә көрәшеп, европалы мөстакыйль Украина илен төзиләр. Мин горурланам: без монда бергә, бу илдә яшәгәннәр өчен лаеклы шартлар һәм хокуклар булачак дип мондый илебез өчен бергә көрәшәбез. Украина хөкүмәтенең китүе өчен көрәшергә тиешбез, ләкин иртәгә Украинаны кем белән һәм ничек төзиячәгебезне уйларга тиешбез һәм тик монда Киевта гына түгел, шулай ук урыннарда, шулай ук Кырымда. Без акыл белән эш итәргә тиешбез. Мин моңарчы бер вакытта да булмаган кебек Украинаның бөтенлеге хәвеф астына куелганын сизәм, хосусан Кырымда. Кырымда штаблар төзелә, кешеләр әзерләнә, ачыктан-ачык безгә Киевтагы хакимият ошамаса без референдум үткәрербез диләр. Мин шуны әйтәм: кырымтатарлар украиннар белән бергә. Алар украиннар белән бергә булдылар, хәзер дә алар белән, киләчәктә дә. Кырымтатарлар бердәм, бүленмәс Украина өчен! Ә без аның милләтпәрвәрләре! Киләчәк 2014 ел – кырымтатарларның сөргенлегенең 70 еллыгы. Мин алдан әйтәм булачак хакимияткә – әгәр дә сез кеше хокукларын танымасагыз, алар кабат мәйданнарга чыгачак!” диде Рифат Чубаров.



Мәҗлес рәисе Рифат Чубаров имзасы белән интернетта таратылган хатта мондый сүзләр бар:

“Без фаҗигагә тәгәрәп баруыбызны туктатырга тиешбез, Украина һәм күпмилләтле украин халкы драматик көннәр кичерә. Украин җәмгыятенең күпчелеге Европа цивилизациясенә, сәяси, икътисад берлеге белән интеграция өчен, ләкин бу омтылыш эчке һәм тышкы каршылыкка дучар булды. Бүген инде аңлашыла: евроинтеграциягә каршы булучылар халык арасында чуалышлар чыгарырга әзер. Бу максат белән бөтен илдән, шулай ук Кырым автономиясеннән хакимиятләр мәҗбүри мобилизация үткәреп кешеләрне Киевка юллыйлар. Аларга Евромайданда тыныч акция үткәргән кешеләргә каршылык күрсәтергә дигән вазифа куелган. Евроинтеграциягә каршы булганнарның провокацияләре нәтиҗәсендә якын көннәрдә Киевта трагик вакыйгалар булырга мөмкин.

Украина зур фаҗигагә тарымасын дип мин Украинада аккредитацияләнгән дипломатик миссияләрнең вәкилләре, журналистлар, төрле илләрнең парламентарийларының Евромайданда булуы бик мөһим дип исәплим.”


Ләкин кырымтатар оешмаларында Киевтагы хәлләргә караш төрлечә булганы инде бер кем өчен дә сер түгел. Җир таләп итүчеләрнең бер өлешен вәкиллек иткән “Себат” оешмасы Киевка 800 кеше юллап президентны якласа, Мәҗлес Евромайданда үз чатырын куеп анда кырымтатарларны юллый.

Милли фирка оешмасының шура рәисе урынбасары Васви Абдураимов исә Европаны Украинада төзергә кирәк дип язып чыкты “Голос Крыма” газетының 13 декабрь санында. “Евромайдан – бу көнбатышның Януковичның Вильнюста ясаган демаршы өчен үч алуыдыр. Украина беркемгә тимәсен дигән принциптан чыгып эшләнә бу. Без кая интеграция итәчәкбез, киләчәктә безнең нәселләр кем белән яшәячәк дигән стратегик мәсьәләдә уйлап эш итәргә кирәк. Аның өчен Украина хөкүмәтенең евроинтеграцияне туктату хакында карары тулаем хаклы, дәүләт файдасына карар дип исәплим”, - ди Абдураимов.

Васви Абдураимов
Васви Абдураимов
"Мин болай иминрәк дип урыслар, украиннар һәм кырымтатарларның күпчелеге уйлый, чөнки алар өчен Евразия халыклары белән күпгасырлы элемтәләрнең өзелүе чыннан да катастрофа булыр иде. Үзегез уйлап карагыз, Русиядән аерылган урыслар, төрки дөньясыннан аерылган кырымтатарлар үзләрен ничек хис итәчәкләр, ә безнең БДБ илләрендә 100 меңгә якын халкыбыз кайталмыйча яши. Европа Берлеге белән аңлашу имзаланса, бу икътисадның егылуына китерер иде һәм бу репатриантларга тагын да зур проблемалар чыгарыр иде. Бүген Европада яшәргә теләк белдергәннәр өчен ишекләр ачык, барсыннар Европага һәм европача яшәсеннәр. Европача яшәү өчен үзеңне төрле кабала аңлашулар, шартлар белән бәйләргә кирәкми. Безгә тик эшләргә кирәк, илебезне Европа стандартлары буенча төзергә кирәк”, ди Абдураимов.

Джон Маккейн Евромайданда чыгыш ясый
Джон Маккейн Евромайданда чыгыш ясый
Президент Виктор Янукович баш прокурор Пшонка тәкъдиме белән Киев шәһәре администрациясе башы Александр Поповны, милли иминлек һәм саклану шурасының рәис урынбасары Владимир Сивковичны вазифаларыннан алганы хакында фәрман чыгарды. Алар вәкаләтләрен арттыруда гаепләнә. Милиция алардан сораулар ала башлады. Евромайданда катнашучылар исә иминлек һәм саклану шурасының рәисе Андрей Клюевның да вазифасыннан алынуын, президентның урыныннан китүен таләп итә.

АКШ сенатында исә Украинада булган хәлләр уңаеннан тыныч урам җыеннарында катнашкан кешеләргә каршы алга таба көч кулланылса, моның өчен җаваплы кешеләр һәм оешмаларга санкцияләр керткән резолюция каралачагы көтелә. Бу резолюция тиз һәм бертавыштан кабул ителәчәк диде якшәмбедә Киевка килгән американ сенаторы Джон Маккейн. Маккейн Евромайданда меңнәрчә кеше алдында чыгыш ясап, Кушма Штатлар исеменнән аларга хуплау белдерде.

Украина турында ни беләсез?

Украина турында ни беләсез?

Сынау

XS
SM
MD
LG