Accessibility links

Кайнар хәбәр

Иҗтимагый оешмалар "Умырзая" ансамбле иҗаты белән танышты


"Умырзая" татар-башкорт халык фольклор ансамбле чыгыш ясый
"Умырзая" татар-башкорт халык фольклор ансамбле чыгыш ясый

Күптән түгел Омскиның шәһәр хакимияте каршында эшләүче Иҗтимагый координация шурасының мәдәният бүлеге утырышы булды. Шураның әлеге, чираттагы утырышы, "Умырзая" татар-башкорт халык фольклор ансамбле урнашкан Кызыл Гвардия мәдәният һәм сәнгать йортында узды.

Омски мэриясенең координация шурасы 2005 елның декабрь аенда булдырылган иде. Аның составына социаль сәясәт, мәгариф, мәдәният, тирә-як мохитне саклау, спорт һәм яшьләр, архитектура һәм шәһәр төзелеше, шәһәр хуҗалыгы һәм транспорт сораулары буенча 8 бүлекне тәшкил иткән 137 иҗтимагый оешма, шул исәптән милли-мәдәни үзәкләр һәм мохтариятләр керә. Милли оешмалар шураның мәдәният бүлегенә карый.

Координация шурасының төп эш юнәлеше Омскидагы иҗтимагый оешмаларның эшчәнлегенә стимул булып тору һәм аларга ярдәм итү. Шураның Кызыл Гвардия мәдәният йортында үткәрелгән утырышында ике сорау – "Умырзая" фольклор ансамбленең иҗаты белән танышу һәм аның эш тәҗрибәсен өйрәнү һәм мәдәният бүлегенең алдагы елга эш планнарын билгеләү иде.

"Умырзая" ансамбле җитәкчесе коллективның уңышлары – халыкара һәм төбәкара фестивальләрдә, бәйгеләрдә катнашуы, һәрдаим лауреат исемнәре яулавы, шулай ук төрле төбәкләргә ясаган иҗади сәфәрләре турында бәян итте. Әмма төп максатыбыз - татар телен, мәдәниятен саклау, үстерү, себер татарларының мәдәниятын, йолаларын тергезү, яшь буынны үз мәдәниятенә җәлеп итү", диде коллектив җитәкчесе Гөлфия Шәйхитдинова.

"Умырзая"лар координация шурасы утырышы барган бүлмәдә кечкенә күргәзмә корып куйганнар иде. "Умырзая" ансамбле җитәкчесенең чыгышыннан соң коллективның хоры һәм "Моң" төркеме татар халык җырлары башкарды.
XS
SM
MD
LG