Accessibility links

Кайнар хәбәр

Олимпиада уты Уфага килде


Олимпиада уеннары уты Уфада
Олимпиада уеннары уты Уфада

20 декабрь алдагы ел Сочида узачак Олимпиада уеннары уты Уфага килеп җитте. Олимпиада утын Уфа урамнары буенча йөртү 21 декабрьдә дә дәвам итәчәк.

Олимпиада утын Уфада урындагы вакыт белән унда тимерьюл вокзалында каршы алдылар. Утны каршы алу чарасында башкала мэры Ирек Ялалов, яшьләр сәясәте һәм спорт министры Андрей Иванюта катнашты. Олимпиада утын беренче булып йөртү 2004 елгы Олимпиадада бронза алган милләттәшебез Руслан Насыйбуллин өлешенә төште.

Олимпиада уты тантанасы
Олимпиада уты тантанасы
Арытаба аны башкала урамнары буйлап йөртү чаралары узды. Әлеге чара күпчелек үзәк урамнар буенча узу сәбәпле, урамнар ябылды, нәтиҗәдә километрларга сузылган тыгыннар хасил булды. Башкаланың бар мәктәпләрендә укучы балалар мәҗбүри урамнарга чыгарылды. Алар суыклык 20 градус тәшкил итүгә карамастан, урамнарда басып торырга мәҗбүр булды. Балаларның өшүе нәтиҗәсендә күпмесе суык тидереп мәктәпләргә бара алмый калыр, әлегә билгеле түгел. Олимпиада утын йөртәсе урамнардагы машиналар мәҗбүри алдырылды, алмаганнарын төяп ихаталарга кертеп яшерделәр. Канунсыз торган машиналар штраф урыннарына озатылды. Олимпиада утын кабул иткән көнне иртәнге сигездән кичке җидегә кадәр спиртлы эчемлекләрне сату тыелды.

Кыш бабайлар
Кыш бабайлар
Уфа урамнары буйлап йөрештән соң бәйрәм Акбузат ипподромында дәвам итте. Анда бу чара уңаеннан махсус Кыш бабайлар җыелган иде. Чарада җәмгысе 800 Кыш бабай тантаналы йөреш уздырды. Олимпиада утын күтәргән җайдаклар ипподром буенча әйләнеш ясаганнан соң ут лампадага - махсус яну җайланмасына куелды. Тамашачыларга ут янында фоторәсемгә төшү рөхсәт ителде. Спорт министры Андрей Иванюта янып беткән факелларны 12 мең сумга сатып алып булуын белдерде. Ләкин әлегә сүнгән факелларны ул хакка алучылар турында мәгълүмат юк.

Спиртлы эчемлекләрне сату көне буена тыелган
Спиртлы эчемлекләрне сату көне буена тыелган
Олимпиада утын Уфа урамнары буенча йөртү 21 декабрьдә дә дәвам итәчәк. Ут ике көндә Башкортстан башкаласы буйлап 80 километр юл узачак. 21 декабрь спиртлы эчемлекләрне сату көне буена тыелган. Чара кичен салют атулар белән тәмамланачак.

Олимпиада утын кабул итү Башкортстан казнасына 13 миллион 767 мең сумга төшә. Чагыштыру өчен, алдагы елда казна исәбенә Зәйнәп Биишева исемендәге "Китап" нәшриятына китаплар чыгару өчен нибары 50 миллион сум акча бүленгән. 2014 елга Мәдәният елына төп рухи азыкларның берсе булган китап чыгаруга бүленгән акча ике көн ут күтәреп кәмит ясауга бүленгән акчадан ни бары өч тапкырга күбрәк.
XS
SM
MD
LG