Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Ходорковскийны чыгаруның максаты – Олимпиаданы коткару"

Михаил Ходорковский
Михаил Ходорковский

Журналист Ирек Мортазин Ходорковскийны иреккә чыгару, чит ил җитәкчеләре Олимпиадага килүдән баш тарта башлагач, Русиянең абруен коткару максатындагы чара дип исәпли.

Русия президенты Владимир Путин ЮКОСның элекке җитәкчесе Михаил Ходорковскийны ярлыкаячагын белдерде. Путин моны Мәскәүдә атнакич узган зур матбугат очрашуыннан соң журналистлар алдында әйтте. Азатлык радиосы "Новая Газета" журналисты Ирек Мортазиннан мондый карарның сәбәпләре турында сорашты.

– Русия президенты Владимир Путин һич көтелмәгәндә Юкосның элекке җитәкчесе Михаил Ходорковскийны иреккә чыгарачагын игълан итте. Моның сәбәбен ничек аңлатыр идегез?

Ирек Мортазин
Ирек Мортазин
– Монда Олимпиадага рәхмәт әйтергә кирәк дип уйлыйм. Олимпиада алдыннан Русиянең абруен бераз яхшырту зарурлыгы туды. Олимпиада алдыннан Барак Обама да, Франция һәм Германия җитәкчеләре дә Сочидагы уеннар ачылышына килмәячәкләрен белдерде. Олимпиаданың даны шәптән түгел. Башка илләрнең җитәкчеләре дә бер-бер артлы баш тартуларын белдерә башламасын өчен ашыгыч чара дип күрәм мин моны. Барлык илләр җитәкчеләренең бер көнгә Олимпиадага җыелуы яхшы бер традициягә әверелгән иде. Ә монда АКШ, Франция, Германия җитәкчеләре Сочи Олимпиадасына барудан бер-бер артлы баш тартты. Бу инде Русиянең йөзенә төкерү булды.

Ходорковкийны ярлыкау алдан планлаштырылмаган дип исәплим, чөнки ике атна элек кенә аңа каршы тагын бер җинаять эше ачу мөмкинлеге турында белдергән иделәр. Һәм һич көтмәгәндә ярлыкап иреккә чыгаралар. Мин аны ярлыкау турында бу атна эчендә генә карар иткәннәр дип уйлыйм. Һәм монда Барак Обаманың Олимпиадага килмәячәген игълан итүе хәлиткеч фактор булды. Төп максат – Олимпиаданы тәмам оятка калудан коткару.

– Олимпиадага кадәр калган ай ярымлап вакыт эчендә моңа охшаш башка адымнар көтәргә буламы?

– Инде моннан да яхшырак чараны уйлап чыгарып булмас. Абруйлы илләр җитәкчеләренең сәфәрләре бер-ике ай алдан әзерләнә. Инде моннан соң берәр җитәкченең “Русиягә бармыйм, чөнки анда кемнәрнеңдер хокуклары бозыла”, дип әйтүе җитди кабул ителмәячәк. Хәзер инде калган илләрнең җитәкчеләре баш тартыр дип уйламыйм. Һәм Русиянең абруен яхшырту өчен башка шундый адымнар ясау мөмкин дә түгелдер. Хәзер Көнбатышта иң киң танылган тоткыннар иреккә чыгарыла бит – Михаил Ходорковский, Надежда Толоконникова, Мария Алехина. Әлегә бик киң танылып өлгермәсәләр дә мәхкамәгә кадәр иреккә чыгарылган Greenpeace активистларына карата да хөкем эшләре туктатыла. Шуңа күрә Ходорковскийны иреккә чыгару турындагы хәбәр Русиядән бигрәк Көнбатышка юнәлтелгән дип исәплим.

Ходорковский юлы: олигархтан алып тоткынга кадәр

2003 елның 23 декабрендә ЮКОСның элекке башлыгы Мәскәү мәхкәмәсеннән милиция сагы астында чыга
1/9 2003 елның 23 декабрендә ЮКОСның элекке башлыгы Мәскәү мәхкәмәсеннән милиция сагы астында чыга
Русиядә иң эре нефть ширкәте булган ЮКОС җитәкчесе Ходорковский 2003 елны салым түләмәүдә гаепләнеп сигез елга төрмәгә хөкем ителгән иде. Киләсе елга инде ул иреккә чыгарга тиеш булса да, аңа яңа гаеп белдерелде.
2004 елның гыйнварында төрмә бүлмәсеннән видеоэлемтә вакытында
2/9 2004 елның гыйнварында төрмә бүлмәсеннән видеоэлемтә вакытында
Русиядә иң эре нефть ширкәте булган ЮКОС җитәкчесе Ходорковский 2003 елны салым түләмәүдә гаепләнеп сигез елга төрмәгә хөкем ителгән иде. Киләсе елга инде ул иреккә чыгарга тиеш булса да, аңа яңа гаеп белдерелде.
2004 елның 15 гыйнварында Ходорковский тарафдарлары Мәскәү мәхкәмәсе бинасы янында протест чарасы оештыра
3/9 2004 елның 15 гыйнварында Ходорковский тарафдарлары Мәскәү мәхкәмәсе бинасы янында протест чарасы оештыра
Русиядә иң эре нефть ширкәте булган ЮКОС җитәкчесе Ходорковский 2003 елны салым түләмәүдә гаепләнеп сигез елга төрмәгә хөкем ителгән иде. Киләсе елга инде ул иреккә чыгарга тиеш булса да, аңа яңа гаеп белдерелде.
2005 елның май аенда Ходорковский Лебедев белән гаепләү карары укылганны тыңлыйлар. Ул бары җиденче көнне генә тәмамланды
4/9 2005 елның май аенда Ходорковский Лебедев белән гаепләү карары укылганны тыңлыйлар. Ул бары җиденче көнне генә тәмамланды
Русиядә иң эре нефть ширкәте булган ЮКОС җитәкчесе Ходорковский 2003 елны салым түләмәүдә гаепләнеп сигез елга төрмәгә хөкем ителгән иде. Киләсе елга инде ул иреккә чыгарга тиеш булса да, аңа яңа гаеп белдерелде.
2008 елның октябрендә Чита төрмәсендә
5/9 2008 елның октябрендә Чита төрмәсендә
Русиядә иң эре нефть ширкәте булган ЮКОС җитәкчесе Ходорковский 2003 елны салым түләмәүдә гаепләнеп сигез елга төрмәгә хөкем ителгән иде. Киләсе елга инде ул иреккә чыгарга тиеш булса да, аңа яңа гаеп белдерелде.
2009 елның 27 августында прокуратура яңа гаепләүләр белдергәч Ходорковскийны яклап митинг узды
6/9 2009 елның 27 августында прокуратура яңа гаепләүләр белдергәч Ходорковскийны яклап митинг узды
Русиядә иң эре нефть ширкәте булган ЮКОС җитәкчесе Ходорковский 2003 елны салым түләмәүдә гаепләнеп сигез елга төрмәгә хөкем ителгән иде. Киләсе елга инде ул иреккә чыгарга тиеш булса да, аңа яңа гаеп белдерелде.
2010 елның 11 гыйнварында милиция Ходорковский һәм Лебедевны Мәскәү мәхәмәсенә алып килде
7/9 2010 елның 11 гыйнварында милиция Ходорковский һәм Лебедевны Мәскәү мәхәмәсенә алып килде
Русиядә иң эре нефть ширкәте булган ЮКОС җитәкчесе Ходорковский 2003 елны салым түләмәүдә гаепләнеп сигез елга төрмәгә хөкем ителгән иде. Киләсе елга инде ул иреккә чыгарга тиеш булса да, аңа яңа гаеп белдерелде.
Ходорковский адвокаты Елена Лукьянова (с) һәм Ходорковский кызы Анастасия 2010 елның гыйнварында “Знамя” журналы уздырган бүләкләү тантанасында. Ходорковская әтисенең “Людмила Улицкая диалогы” өчен бүләген ала
8/9 Ходорковский адвокаты Елена Лукьянова (с) һәм Ходорковский кызы Анастасия 2010 елның гыйнварында “Знамя” журналы уздырган бүләкләү тантанасында. Ходорковская әтисенең “Людмила Улицкая диалогы” өчен бүләген ала
Русиядә иң эре нефть ширкәте булган ЮКОС җитәкчесе Ходорковский 2003 елны салым түләмәүдә гаепләнеп сигез елга төрмәгә хөкем ителгән иде. Киләсе елга инде ул иреккә чыгарга тиеш булса да, аңа яңа гаеп белдерелде.
2010 елның 10 октябрендә Мәскәү мәхкәмәсендә гаепләнүчеләр бүлмәсеннән карый
9/9 2010 елның 10 октябрендә Мәскәү мәхкәмәсендә гаепләнүчеләр бүлмәсеннән карый
Русиядә иң эре нефть ширкәте булган ЮКОС җитәкчесе Ходорковский 2003 елны салым түләмәүдә гаепләнеп сигез елга төрмәгә хөкем ителгән иде. Киләсе елга инде ул иреккә чыгарга тиеш булса да, аңа яңа гаеп белдерелде.
Previous slide
Next slide

– Соңгы арада Русиядә икътисади вазгыятьнең начараюы, шул сәбәпле Путинның идарә итүдә силовикларга күбрәк таяна башлавы турында фикерләр яңгырый башлады. Татарстанда бу айда ракеталар оча башлау, чиркәү яндырулар, экстремизмның артуы, беркемгә билгесез “әмирләр” барлыкка килү турындагы хәбәрләр шул яңача идарәгә әзерлек була ала диючеләр дә бар. Русиядәге вазгыятьнең үзгәрүе Мәскәү-Казан мөнәсәбәтләренә ничек тәэсир итә ала?

– Мин бу нәрсәләрне бергә бәйләмәс идем. Путинның Ходорковскийны азат итүе, киресенчә, силовиклар сүзенең әһәмияте кимүне аңлата. Силовиклар аңа каршы тагын бер җинаять эше турында сүз күтәргәндә, Путинның аны ярлыкау карары президентның башкалар сүзенә дә колак салуын күрсәтә дияр идем. Мин Татарстандагы вазгыятьне бик күзәтеп бармыйм. Ә Татарстанда эчке эшләр министрлыгының берничә югары җитәкчесен тоткарлаулар республика дәрәҗәсендәге төркемнәр арасында киеренкелекнең артуын күрсәтә, дип уйлыйм.

Мәскәүгә Татарстанны тагын да тыңлаучанрак итү өчен ниндидер чаралар күрү зарурлыгы юк, дип уйлыйм. Моннан да ныграк тыңлаучанрак булу мөмкинме соң? Югарыдан "Татнефть"не "Роснефть"кә бирергә дигән фәрман килсә – шундук бирәчәкләр. Татарстан әйткәнне тыңлый, кушканны эшли. Татарстан бүген федераль үзәккә тулысынча бәйле. Чиркәү яндырулар, ракета очырулар Татарстандагы төрле хакимият төркемнәре арасында барган көрәшнең кискенләшүе булырга охшый.
This item is part of
XS
SM
MD
LG