Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Русия төрмәләрендә күп кенә сәяси тоткыннар кала"

Ходорковский Русиядәге сәяси тоткыннарны азат итү өчен көрәшкә чакырды
please wait

No media source currently available

0:00 0:03:27 0:00

Ходорковский Русия төрмәләрендә күп кенә сәяси тоткыннар кала, диде һәм Көнбатыш сәясәтчеләрен Русия президенты Владимир Путин белән очрашканда моны истә тотарга чакырды.

Русия президенты Владимир Путин тарафыннан ярлыканып узган җомга көнне иреккә чыгу белән үк Германиягә очкан күренекле эшмәкәр Михаил Ходорковский якшәмбе көнне Берлинда матбугат очрашуы уздырды.

Очрашу башында ук Ходорковский: "Күрәсең, минем иреккә чыгуым киңкүләм мәгълүмат чараларын, шул исәптән сез вәкиллек иткән мәгълүмат чаралары ярдәмендә мөмкин булгандыр. Барыгызга да зур рәхмәт! Минемчә киңкүләм мәгълүмат чараларының игътибары бүген гаделсез рәвештә Русия төрмәләрендә ябып тотылган бик күп кешеләргә сәламәтлекләрен һәм иреккә чыгуга өметләрен сакларга ярдәм итә. Безнең барыбыздан да моның өчен рәхмәтебезне кабул итеп алыгыз. Шәхсән мин, әлбәттә, узган ун елда үземнең дусларымның, бизнес-партнерларымның һәм, әлбәттә иң мөһиме, гаиләмнең ярдәме өчен рәхмәтлемен. Бу ярдәмне сизмәгән булсам, түзү авыр булыр иде.

Ун елдан артык төрмәдә утырган, быел 50 яшен тутырган Ходорковский үзенең иреккә чыгуына Германия канцлеры Ангела Меркельнең дә зур өлеш керткәнлеген иреккә чыккач кына, башкалар өчен гадәти, үзе өчен яңа мәгълүмат чаралары аша белгәнлеген әйтте. Ул Facebook һәм Twitterны телгә алып үзе төрмәгә ябылган чакта аларның әле булмаганлыгын искә алды.

Михаил Ходорковский Русия төрмәләрендә күп кенә сәяси тоткыннар кала, диде һәм Көнбатыш сәясәтчеләрен Русия президенты Владимир Путин белән очрашканда моны истә тотарга чакырды. Ходорковский үзенең иреккә Путин ярлыкавы белән чыгуын Русиядә сәяси тоткыннар калмавын күрсәтүче дәлил буларак кабул итәргә ярамавын әйтте. "Мин үземне җәмгыять басымы белән беркем дә иреккә чыгар дип көтмәгән кешеләрне дә азат итеп булуын күрсәтүче бер символ буларак кабул итүләрен теләр идем, диде Ходорковский.

"Русия президентының матбугат вәкиле минем теләгән вакытта Русиягә кайтуыма беркем дә комачауламавы турында әйтте. Кызганыч ки, минем теге яки бу эш белән кая да булса китә алуыма, ә хәзер мин гаилә эшләремне иң мөһиме дип саныйм, бернинди гарантия юк", дип Ходорковский Русиягә кайтырга җыенмавын аңлатты. Аның әйтүенчә, Германия хөкүмәте аңа бер еллык виза биргән. Ходорковский элегрәк шулай ук оппозициянең спонсоры булмаячагын яки ЮКОС милкен кире кайтару өчен көрәшмәячәген әйткән иде.

Ходорковский әйтүенчә, хакимиятләр аның иреккә чыгарылуы өчен нинди дә булса шарт куймаган, әмма ул Путинга язган хатында сәясәттә катнашмаячагы яки милек кайтару өчен көрәшмәячәге турында белдергән булган.

Заманында Русиянең иң бай кешесе булган, салымнардан качуда гаепләп ике мәртәбә хөкем ителгән Ходорковский үзенә белдерелгән гаепләүләрне беркайчан да танымады. Ул киләсе елның августында иреккә чыгарга тиеш иде. Әмма декабрь аенда хакимият аңа карата өченче җинаять эше ачылуы турында да белдерде.

Ходорковский юлы: олигархтан алып тоткынга кадәр

2003 елның 23 декабрендә ЮКОСның элекке башлыгы Мәскәү мәхкәмәсеннән милиция сагы астында чыга
1/9 2003 елның 23 декабрендә ЮКОСның элекке башлыгы Мәскәү мәхкәмәсеннән милиция сагы астында чыга
Русиядә иң эре нефть ширкәте булган ЮКОС җитәкчесе Ходорковский 2003 елны салым түләмәүдә гаепләнеп сигез елга төрмәгә хөкем ителгән иде. Киләсе елга инде ул иреккә чыгарга тиеш булса да, аңа яңа гаеп белдерелде.
2004 елның гыйнварында төрмә бүлмәсеннән видеоэлемтә вакытында
2/9 2004 елның гыйнварында төрмә бүлмәсеннән видеоэлемтә вакытында
Русиядә иң эре нефть ширкәте булган ЮКОС җитәкчесе Ходорковский 2003 елны салым түләмәүдә гаепләнеп сигез елга төрмәгә хөкем ителгән иде. Киләсе елга инде ул иреккә чыгарга тиеш булса да, аңа яңа гаеп белдерелде.
2004 елның 15 гыйнварында Ходорковский тарафдарлары Мәскәү мәхкәмәсе бинасы янында протест чарасы оештыра
3/9 2004 елның 15 гыйнварында Ходорковский тарафдарлары Мәскәү мәхкәмәсе бинасы янында протест чарасы оештыра
Русиядә иң эре нефть ширкәте булган ЮКОС җитәкчесе Ходорковский 2003 елны салым түләмәүдә гаепләнеп сигез елга төрмәгә хөкем ителгән иде. Киләсе елга инде ул иреккә чыгарга тиеш булса да, аңа яңа гаеп белдерелде.
2005 елның май аенда Ходорковский Лебедев белән гаепләү карары укылганны тыңлыйлар. Ул бары җиденче көнне генә тәмамланды
4/9 2005 елның май аенда Ходорковский Лебедев белән гаепләү карары укылганны тыңлыйлар. Ул бары җиденче көнне генә тәмамланды
Русиядә иң эре нефть ширкәте булган ЮКОС җитәкчесе Ходорковский 2003 елны салым түләмәүдә гаепләнеп сигез елга төрмәгә хөкем ителгән иде. Киләсе елга инде ул иреккә чыгарга тиеш булса да, аңа яңа гаеп белдерелде.
2008 елның октябрендә Чита төрмәсендә
5/9 2008 елның октябрендә Чита төрмәсендә
Русиядә иң эре нефть ширкәте булган ЮКОС җитәкчесе Ходорковский 2003 елны салым түләмәүдә гаепләнеп сигез елга төрмәгә хөкем ителгән иде. Киләсе елга инде ул иреккә чыгарга тиеш булса да, аңа яңа гаеп белдерелде.
2009 елның 27 августында прокуратура яңа гаепләүләр белдергәч Ходорковскийны яклап митинг узды
6/9 2009 елның 27 августында прокуратура яңа гаепләүләр белдергәч Ходорковскийны яклап митинг узды
Русиядә иң эре нефть ширкәте булган ЮКОС җитәкчесе Ходорковский 2003 елны салым түләмәүдә гаепләнеп сигез елга төрмәгә хөкем ителгән иде. Киләсе елга инде ул иреккә чыгарга тиеш булса да, аңа яңа гаеп белдерелде.
2010 елның 11 гыйнварында милиция Ходорковский һәм Лебедевны Мәскәү мәхәмәсенә алып килде
7/9 2010 елның 11 гыйнварында милиция Ходорковский һәм Лебедевны Мәскәү мәхәмәсенә алып килде
Русиядә иң эре нефть ширкәте булган ЮКОС җитәкчесе Ходорковский 2003 елны салым түләмәүдә гаепләнеп сигез елга төрмәгә хөкем ителгән иде. Киләсе елга инде ул иреккә чыгарга тиеш булса да, аңа яңа гаеп белдерелде.
Ходорковский адвокаты Елена Лукьянова (с) һәм Ходорковский кызы Анастасия 2010 елның гыйнварында “Знамя” журналы уздырган бүләкләү тантанасында. Ходорковская әтисенең “Людмила Улицкая диалогы” өчен бүләген ала
8/9 Ходорковский адвокаты Елена Лукьянова (с) һәм Ходорковский кызы Анастасия 2010 елның гыйнварында “Знамя” журналы уздырган бүләкләү тантанасында. Ходорковская әтисенең “Людмила Улицкая диалогы” өчен бүләген ала
Русиядә иң эре нефть ширкәте булган ЮКОС җитәкчесе Ходорковский 2003 елны салым түләмәүдә гаепләнеп сигез елга төрмәгә хөкем ителгән иде. Киләсе елга инде ул иреккә чыгарга тиеш булса да, аңа яңа гаеп белдерелде.
2010 елның 10 октябрендә Мәскәү мәхкәмәсендә гаепләнүчеләр бүлмәсеннән карый
9/9 2010 елның 10 октябрендә Мәскәү мәхкәмәсендә гаепләнүчеләр бүлмәсеннән карый
Русиядә иң эре нефть ширкәте булган ЮКОС җитәкчесе Ходорковский 2003 елны салым түләмәүдә гаепләнеп сигез елга төрмәгә хөкем ителгән иде. Киләсе елга инде ул иреккә чыгарга тиеш булса да, аңа яңа гаеп белдерелде.
Previous slide
Next slide
XS
SM
MD
LG