Accessibility links

Кайнар хәбәр

Тикшерү комитеты күпме мөселман ябылганны сер итеп саклый


Русия тикшерү комитетының Татарстандагы идарәсе сүзчесе Андрей Шептицкий чиркәүләр яндыруда шикләнелгән күпме мөселманның тикшерү барганда ябылу урырында (ИВС) икәнен әйтә алмады. Журналист Искәндәр Сираҗи, каты газаплап та чиркәүләр яндыруны үз өсләренә алмасалар, бу җинаятьне ябылудагы калган мөселманнарга ташлау өчен аларны махсус маяга тотарга мөмкиннәр", ди.

Азатлык радиосы чиркәүләр яндыруда шикләнелеп ябылган мөселманнарның төгәл санын белү өчен Русия тикшерү комитетының Татарстандагы идарәсенә шалтыратты. Идарә сүзчесе Андрей Шептицкий: "Мин бик теләп сезгә әйтер идем, әмма без комментар бирмибез һәм шуңа күрә миндә дә мәгълүмат юк. Элек алар бишәү иде. Хәзер күпме булуларын бөтенләй әйтеп бирә алмыйм", диде.

Казан хокук яклау үзәге сүзчесе Булат Мөхәммәтҗанов сүзләренчә, Түбән Камадагы ИВСта бүген 7-8 мөселман булырга мөмкин. "Болар без белгәннәр, күбрәк тә булырга мөмкин", ди Мөхәммәтҗанов.

Мөселманнарны тоткарлап газаплаулары турында видео төшереп дөньяга тараткан активист Илмир Имаев 23 декабрь көнне үзенең "Вконтакте"дагы битенә Чистайдан тоткарланган мөселманнарның исемлеген элде. Илмир әфәнде бүген тугыз мөселманның ябылуда икәнлеген хәбәр итә.

Тикшерүчеләр, янәсе, җенес әгъзасын кисеп үзенә зыян салган дип белдергән Алмаз Галиевның җәмәгате Алидә сүзләренчә, ябылудагы мөселманнар 15-ләп булырга мөмкин. "Мин үзем Чистайдан гына тоткарланган җиде кешене беләм. Аннан да кала, үзара сөйләшкәндә ишеттем, Әлки, Алексеевски районнарыннан да тоткарлаганнар бит. Шуңа күрә 15 кеше сак астында булырга мөмкин дип уйлыйм", ди Галиева.

"Минем ирем Татарстан әмире түгел"

Алмаз Галиев, янәсе, Татарстан әмире икән, ул тоткарланганга кадәр федераль эзләүдә булган дигән хәбәрләр Алидәне телсез калдырган. "Интернетта мондый хәбәрләр таралгач мин 23 декабрьдә иремнең федераль эзләүдә булмавы турында белешмә (справка) алу өчен район эчке эшләр идарәсенә бардым. Әмма мине ишектән дә кертмәделәр һәм сөйләшеп тә тормадылар", ди Галиева.

Алидә иренең адвокаты эчке эшләр бүлегеннән бу белешмәне ала алыр дип өметләнә. Алидә сүзләренчә, адвокат 24 декабрь көнне Алмаз белән дә очрашырга барачак. "Очраша алсалар, бөтен яңалыкларны адвокаттан белермен дип торам", ди Алидә.

17 декабрь көнне хокук яклаучылар Түбән Камада булган вакытта ябылудагы мөселманнар белән очрашырга теләгән иде. Әмма алар операциядән соң ИВСка китерелгән Галиев белән күрешә алмады. Бу вакытта Галиевнең бәйләгән бинтларын алыштырырга алып киткән булганнар.

"Тикшерү комитеты Русия конституциясеннән өстен"

Журналист Искәндәр Сираҗи фикеренчә, куәт структуралары Галиевне махсус хокук яклаучылар белән очраштырмаган, чөнки аны газаплауларын яшерергә теләгәннәр. Ә инде интернетта Галиев федераль эзләүдә булган икән, ул Татарстан әмире икән, дип ялган хәбәр таратып, газаплаулар дөньяга фаш булмасын өчен аны тагын да озаграк сак астында калдырырга телиләр мөгаен, ди ул.

Искәндәр Сираҗи
Искәндәр Сираҗи
"Хәзер бу егетләрне чыгармауның бөтен юлларын эзләячәкләр. Бездә шундый әйбер бар: террорчы дип игълан итәләр һәм аларның "гаебен" һичшиксез раслыйлар. Аларны яклаучыларга исә, сез кемне яклыйсыз, болар бит террорчылар, ә аларны яклаган өчен җинаятьләр кодексында махсус маддә бар, дип әйтәләр. Хәзер бу егетләрдән террорчы ясап, Русиядәге бөтен мәгълүмат чараларын аларны якламас дәрәҗәгә җиткереп, үз эшләрен дәвам итәләр. Мөселманнарга кагылган эшләрдә бөтен Русия матбугаты кубып чыкмаячагы да мәгълүм", ди Сираҗи.

Аның фикеренчә, тикшерү комитетының күпме мөселманның ябылуда икәнлеген сер итеп саклавы, санны күрсәтмәвенең төбендә дә мәкерле план ятарга мөмкин. Әгәр газапланган мөселманнар мин чиркәүне яндырдым дип бу җинаятьне үз өсләренә алмаса, бу гаеп ябылудагы калган мөселманнар өстенә ташланырга мөмкин, шуңа күрә аларны маяга дип тоталар, ди ул.

"Монда эшне тикшерү комитеты алып бара. Хәзер алардан да өстен кеше юк. Кайда икәнлеге бөтенләй дә билгеле булмаган егетләр бар. Туганнары Чистайга килеп сораса, аларга Алексеевскида дип җавап бирәләр, Алексеевскига барсалар, Түбән Камада диләр. Инде Түбән Камага барып сорасалар, бездә юк дигән җавап алалар. Иң кызыгы, тоткарланганнар янына адвокатлар кертелми дигән әйбер Русия конституциясенә каршы килә. Тикшерү комитеты хәзер үзенең уенын конституциядән өстен итеп игълан итте.

Минем иманым камил, Татарстанда гомумән террорчылар юк. Бу уйлап чыгарылган эш һәм Татарстанның сәясәтен, нигезен какшату өчен, президентның дәрәҗәсен төшерү өчен махсус эшләнә", ди Сираҗи.
XS
SM
MD
LG