Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Мәгариф" укытучылар журналы булып калачак


"Мәгариф" журналы баш мөхәррире Илдар Миргалимов
"Мәгариф" журналы баш мөхәррире Илдар Миргалимов

"Мәгариф" журналы җитәкчесе Илдар Миргалимов Азатлыкка басманың саклануын, "мәгариф кластеры"ның әлегә планда гына калуын белдерде.

Җурналның баш мөхәррире Илдар Миргалимов басманың ябылуы, аның урынына башка журнал чыгара башлау, аның "Гаилә һәм мәктәп" исемле икенче бер журнал белән берләшү турындагы рәсми хәбәрләрне һәм имеш-мимешләрне кире какты.

Элегрәк Азатлыкка "Татмедиа" ачык акционерлык җәмгыяте җитәкчесе урынбасары Сөмбел Таишева "Мәгариф" белән "Гаилә һәм мәктәп" журналларының ике филиалын берләштереп мәгариф кластерын булдыру, икесенә бер баш мөхәррир кую планнары турында белдергән иде.

"Мәгърифәт" газеты торгызылмаячак

Аннан соң "Татмедиа" җәмгыяте җитәкчелеге алты мәгълүмат чарасына яңа баш мөхәррирләр билгеләде. Исемлектән күренгәнчә, "Мәгариф" белән "Гаилә һәм мәктәп" журналларын чыгаручы "Мәгърифәт" газетына икесенә ике мөстәкыйль баш мөхәррир билгеләнде.

Беренчесендә – Илдар Миргалимов булса, икенчесендә – Гөлүсә Закирова. "Мәгърифәт"кә яңа баш мөхәррир билгеләнү хәбәре чыккач, кайберәүләр бу газет яңадан чыга башлый дип уйлый башлады.

Чынлыкта исә, Гөлүсә Зәкирова җитәкчелегендә "Мәгърифәт" редакциясе "Гаилә һәм мәктәп" журналын чыгаруны дәвам итәчәк. Моңарчы бу эшне элекке мөхәррир Илдар Миргалимов алып барды, ул бу басманың беренче алты санын әзерләп өлгерде һәм аннан соң "Мәгариф" журналына күчерелде.

Журналлар берләштерелмәде

"Мәгариф" журналы, ноябрь саны, 2013 ел.
"Мәгариф" журналы, ноябрь саны, 2013 ел.
Илдар Миргалимов Азатлыкка мөрәҗәгать итте һәм әлеге басмалар хакында имеш-мимешләрне таратырга теләп, иң соңгы яңалыкларны хәбәр итте.

Беренче чиратта ул, "Мәгариф" исемле укытучылар журналы бетә дип куркучыларны тынычландырырга тырышты:

– 16 декабрьдән "Мәгариф" журналын мин җитәклим, яңа баш мөхәррир буларак ышандырып әйтәм алам, "Мәгариф" журналы бетми һәм бетмәячәк, ул укытучылар өчен педагогик журнал буларак чыгачак, ул 100 ел чыкты һәм аны беркем дә бетерергә җыенмый. Ул тагын 100 ел буе педагогик журнал буларак яшәячәк. Һәрхәлдә, без аның өчен бөтен көчебезне куячакбыз.

Әлбәттә, безнең алда журналның дәрәҗәсен күтәрү бурычы тора. Аңа ирешү шактый катлаулы күренә. Мәгариф министрлыгы укытучылар арасында сораштыру уздырган, журналга куелган бәя биштән бары өч кенә иде.

Шуңа күрә хәзер "Татмедиа" һәм мәгариф министрлыгы безнең алда журналның абруен һәм анда чыккан язмаларның сыйфатын күтәрү максатын куя. Хәзер без басманы яңартырга уйлыйбыз, ул укытучының тормышына, милли мәгарифкә караган киңрәк мәгълүмат бирергә, укытучылар тормышын төрле яктан яктыртырга тиеш.

Тормыш үзгәрә, хәзер укытучылар тормышы күбрәк интернетка бәйле була башлады, шуңа күрә, минем уйлавымча, "Мәгариф" журналының интернет сәхифәсе нигезендә без җитди мәгариф порталын булдырырга тиешбез. Ул укытучылар өчен методик материаллар, эшенә һәртөрле ярдәм курсәтерлек әсбап ролен уйнарга тиеш.

– "Татмедиа" вәкилләре "Мәгариф" төрки дөньяны берләштерүче, берничә телдә чыгучы, фәнни хезмәтләрне татарча чыгаручы журнал булачак дип белдергән иде. Болар тормышка ашачакмы?

– Әйе, "Мәгариф" журналының киләчәге турында төрле планнар бар иде, аларга карамастан, ул барыбер укытучылар журналы буларак сакланырга тиеш иде. Бары тик аның нигезендә ВАК журналын булдыру теләге бар иде.

Татар әдәбияты, теле өлкәсендә яшләүче фән кешеләре белә, алар үз хезмәтләрен татарча чыгарудан мәхрүм. Татарча фәнни мәкаләләрне чыгаручы ВАК журналын булдыру милләтебез өчен этәргеч булыр иде. Ләкин аны булдыру бик зур чыгымнар таләп итә, аңа сәяси һәм финанс ресурслары кирәк иде, бу әлегә якты бер хыял булып кына калды. Хәзерге вакытта, андый журнал кирәк булса да, аны нәшер итү турында сүз алып барылмый. Ул булса да, булмаса да, "Мәгариф" журналы барыбер үз урынында калачак.

– Әгәр, "Мәгариф" журналы үзгәрешсез кала икән, ни өчен "Татмедиа" вәкилләре мәгариф кластерын булдыру, "Мәгърифәт" газеты редакциясе белән кушу турында сүзләр алып барды?

– Монда "Мәгариф" журналы һәм "Мәгърифәт" газеты чыгара торган "Гаилә һәм мәктәп" журналын берләштерү турында сүз бармады. Аларның тематикасы охшаган булса да, алар икесе ике басма, берничек тә берләшә алмый. Алар аерым чыгарга тиеш. Монда бары тик ике журнал өчен уртак идарә кертү турында сүз барды. Мәсәлән, икесендә дә бер үк хисапчылар хезмәт күрсәтсә, бу иҗат төркеменә бер нинди зыян салмас иде. Уртак дизайнер, корректорлар, бер үк редактор булырга тиеш иде.

Оптимальләштерү хисабына өстәмә акча калдырырга, шушы акчаны журналистларның эш хакын күтәрүгә, басмаларны таныту, дизайнны яхшырту өчен кулланырга мөмкин иде. Әмма болар әлегә план булып кына калды.

Хәзерге вакытта "Мәгариф" журналы аерым, "Мәгърифәт" газеты чыгара торган "Гаилә һәм мәктәп" журналы да "Татмедиа" агентлыгының ике аерым филиалы булып кала бирә.
XS
SM
MD
LG