27 декабрьдә узган журналистлар белән очрашуда Татарстан мәгълүматлаштыру һәм элемтә мининстры Роман Шәйхетдинов .tatar домены тирәсендәге вазгыятькә карата үз фикерен белдреде. Аның сүзләренчә, доменны эшләтү елга 7-8 млн сумга төшәчәк. "Бюджетта моңа акча юк, шуңа күрә хәзер проектны коммерцияләштерү кирәк", - ди ул.
Быелның июнендә интернет адреслары белән идарә иткән ICANN халыкара оешмасы .moscow һәм .tatar доменнарын ачу тәкъдимен кабул иткән иде. Татарстан ягыннан тәкъдимне республиканың төбәк домены координацион үзәге юллаган.