Accessibility links

Кайнар хәбәр

Илдар хәзрәт Баязитов яңа китабын тәкъдим итте


Илдар хәзрәт Баязитов яңа китабын тәкъдим итте
please wait

No media source currently available

0:00 0:06:15 0:00

Илдар хәзрәт Баязитов яңа китабын тәкъдим итте

Яңа ел алдыннан Казанда "Ярдәм" тернәкләндерү үзәге җитәкчесе Илдар хәзрәт Баязитов "Традицион ислам: пути выхода из кризиса" дип аталган китабын тәкъдим итте. 2014 ел башында ул татарча да чыгарга тиеш. Җыентыкта традицион исламга багышланган публицистик язмалар тупланган.

Казанның "Ярдәм" укыту-тернәкләндерү үзәге 2013 елда эшләнгән гамәлләргә нәтиҗә ясап журналистлар белән очрашу үткәрде. Иң элек мәгълүмат чаралары вәкилләренә "Ярдәм" мәчете имамы Илдар хәзрәт Баязитов экскурсия үткәреп алды. Күрмәүчеләр үзләре тернәкләнү үзәге интернет битенә компьютер аша ничек керүләрен, йокы, аш-су пешерергә өйрәнү, массаж, кул эшләре белән шөгыльләнү, уку-язу бүлмәләрен күрсәтте.

Гомумән алганда, Русия һәм якын чит илләр җирлегендә бердәнбер саналган бу үзәк тулы бер комплексны тәшкил итә. Аңа мәчет, читтән килүчеләр өчен тулай торак, ашханә, компьютер бүлмәләре, китапханә, типография керә. Бүлмәләрдә инвалидлар өчен тиешле шартлар булдырылган: пандуслар, төрле урыннардагы тотынгычлар, махсус йорт җиһазлары урнаштырылган.

Иң мөһиме – ул күзләре күрмәүче бик күп кешеләргә зур мөмкинлекләр тудыра. Биредә физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр Брайль системасы буенча укырга һәм язарга, компьютерда эшләргә, төрле һөнәрләргә, теге яки бу җирлектә җайлашырга өйрәнә ала. Социаль эшчәнлеккә дә, рухи яктан баюга да зур игътибар бирелә.

2013 елда "Ярдәм" мәчете ачылу бер яңалык булса, ислам динен өйрәнүчеләр өчен Илдар Баязитовның “Традицион ислам: пути выхода из кризиса” дип аталган китабы чыгу икенче зур яңалык булырга мөмкин. Автор бүгенге көн өчен актуаль мәсьәләләрне күтәргән, проблемнардан чыгу юлын табарга тырышкан.

“Без радикализм проблемасын хәл итү буенча үз фикерләребезне белдердек", ди Илдар Баязитов. Шулай ук китапка “Фактор социального служения”, “Мусульмане в современной России: между империей и хаосом”, “Роль мусульманских организаций в укреплении мусульманского мира”, “Социальная справедливость – наша национальная идея”, “Решение проблемы радикализма молодежи” һәм башка язмалар кертелгән. Бу китап – безнең бөтен команданың хезмәте. Монда мин үземнең һәм минем янымдагы кешеләрнең тәҗрибәсен исәпкә алдым”, диде хәзрәт.

Илдар Баязитов фикеренчә, дини радикализм гына түгел, Русиядә яшьләр арасында радикализм үсә. “Моңа социаль яктан тәэмин ителмәгәнлек сәбәп булып тора. Без яшьләргә бөтенләй башка юл тәкъдим итәбез. Аларны социаль проектларда, мәхәллә тормышында актив катнашырга чакырабыз. Бу кешеләргә ниндидер этәргеч бирә һәм бушлык тутырыла. Мәсәлән, безнең тирәдәге яшьләр деструктив агымнардан китәләр, сәламәтләнәләр”, - диде ул китап белән тәфсилләбрәк танышырга чакырып.

Журналистлар белән очрашуда Русия Ислам университеты ректоры, галим Рәфыйк Мөхәммәтшин да бар иде, ул әлеге хезмәткә кереш сүз язган.

“Традицион ислам дигәндә, без һич кенә дә милли гореф-гадәтләрне күпертеп күрсәтүне күз алдында тотмыйбыз. Традицияләрне без таныйбыз, әмма абсолютлаштырмыйбыз. Бүген, яшьләрнең радикальләшүе сәбәпле, традицион ислам һәм социаль ярдәм күрсәтү турында еш язарга кирәк. Чыннан да, яшьләр арасында радикальләшү бара. Соңгы вакыйгалардан да күрәсез (чиркәүләр яндырылды): вазгыятьне тотрыксызландырырга тырышу бу. Хәтта социаль челтәрләргә керергә куркыныч: анда Татарстанда мөселманнарга каршы ниндидер сугыш бара диярсең. Монда профессиональ рәвештә эшләнгән видеолар урнаштырылган. Алар үзләрен “без мөселманнар” дип күрсәтәләр. Кешеләр үз дөньяларында яшиләр кебек килеп чыга. Ә бит аларны нәрсәдер белән кызыксындырырга, энергиясен ниндидер эшләргә юнәлтергә кирәк", диде Рәфыйк Мөхәммәтшин.

Автор белдергәнчә, әлеге җыентык 2014 елның гыйнварында татар телендә дөнья күрергә тиеш.
XS
SM
MD
LG