Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Татарстан сайлау һәм талану елына керде"


"Казаноргсинтез"
"Казаноргсинтез"

Мәскәү 2014 елда Татарстанның эре сәнәгать ширкәтләрен үз кулына төшерергә омтылачак. Президент атамасына һәм республика статусына да кизәнүләр булачак. Әлегеләр хакында Азатлыкка журналист Искәндәр Сираҗи белдерде. Аның фикеренчә, Татарстан парламентына сайлау гадел үтмәячәк.

Азатлык 2014 елга фаразларны дәвам итә. Җәмәгать эшлеклеләре, журналистлар быел Татарстанда булачак әһәмиятле вакыйгаларны фаразлый.

Журналист Искәндәр Сираҗи быел булачак Татарстан Дәүләт шурасына сайлауда үзен бер мандатлы бүлгедән намзәт итеп тәкъдим итәргә җыена. Бу сайлауны ул гадел булмаячак дип белдерә. Хакимият фиркасе вәкилләренең генә парламентка үтәчәген, түрәләрнең кемнәр депутат буласын алдан ук хәл итеп куячакларын әйтә.

Искәндәр Сираҗи
Искәндәр Сираҗи
"Заманында сайлау урыннарына видеокамералар урнаштыру һәм тавыш бирүне онлайнда күрсәтү Русиядә бик күп миллиард сумнарга төшкән иде. 2014 елда булачак сайлаулар вакытында элек урнаштырылган камераларның эшләмәячәген 2013 елда ук игълан итеп куйдылар. Ни өчен камераларны эшләтмәскә булганнар? Чөнки хакимияткә кирәксез булган бик күп кешеләр парламентка үтәргә тырышачак. Әмма хакимият барыбер үзенә кирәкләрне генә "сайлатачак".

Бу бердәм сайлаулар көненең дә иң актив халык йөрмәслек итеп махсус куелганын да онытмаска кирәк. Халык ул вакытта бакчаларында бәрәңге ала, уңыш җыйган көннәр бу. Сайлау турындагы канунга да бу хәлгә яраклаштырылып махсус күпме халык килсә, шуның белән үтәчәге турында язылды. Ул кануннар бары тик хәзерге хакимиятнең мәнфәгатьләрен генә кайгырта.

Халык арасында популяр булуым нәтиҗәсенә мин, бу сайлауда катнашып, бәлки, күпмедер тавыш җыярга мөмкинмен. Анысы да өстәгеләрнең сайлауга кадәр килеп җиткерүләреннән-җиткермәүләреннән торачак", ди Сираҗи.

Журналист фаразларына күрә, 2014 елда Татарстан өчен яхшы вакыйгалар көтелми. Мәскәү Татарстанның эре сәнәгать ширкәтләрен үз кулына төшерергә омтылачак. Республика статусына да кизәнүләр булачак.

"2014 елда президентыбызның статусын үзгәртү эшләре дәвам итәчәк. Аны республика башлыгы, ягъни глава шикелле исем белән калдырырга тырышачаклар. Мин 2014 елда республика статусын да алу булыр дип уйлыйм.

Татарстанның икътисади мөмкинлекләрен чикләү өстендә дә эш алып барачаклар. "Татнефть"не, эре сәнәгать ширкәтләреннән булган Түбән Камадагы нефтехимия берләшмәсен, "Казаноргсинтез"ны алырга тырышачаклар.

Тиккә генә ноябрь аенда химия сәнәгате ширкәтләре өстеннән ниндидер шартламый торган ракеталар очмады. Тиктомалдан гына зур миллиардлар урлауда кемнедер гаепләп тә чыкмыйлар. "Казаноргсинтез"да бүген җинаять эшен тикшерү бара. Соңгы вакытта оештырылган "террор гамәлләре" дә 2014 елда Мәскәүнең Татарстанны ныклап торып талавын дәвам итәчәген күрсәтеп тора.

Әлегеләр барсы да республиканың дәрәҗәсен төшерү өчен эшләнә. Аннары, сез инде президент буларак яхшы эшли алмадыгыз дип, Миңнехановның дәрәҗәсен төшерергә тотынырга мөмкиннәр. Республиканы бетереп, сез республика булмагач моның кадәр сәнәгать оешмалары тота алмыйсыз дип аларны тартып ала башлаячаклар. Һичьюгында аларның Татарстан дәүләтенә караган өлешен. Мин санаган оешмаларда бүген 20%-лап дәүләт өлеше бар әле. Русия кануннарының кем акча түләсә шуны яклавын истә тоткан очракта, бу үзгәрешләрне эшләү бик җиңел булачак", ди Сираҗи.
XS
SM
MD
LG