Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Миңнеханов Мәскәүгә китәр, урынына Сәфәров калыр"


Рәшит Әхмәтов
Рәшит Әхмәтов

"Звезда Поволжья" газетасы мөхәррире Рәшит Әхмәтов фикеренчә, быел Татарстан җитәкчелегендә җитди үзгәрешләр булачак, Русия Европага интеграцияләнергә, хакимиятне субъектларга бүлеп бирергә мәҗбүр калачак. Белгеч Азатлык белән 2014 елга фаразларын уртаклашты.

“Иң элек шуны әйтергә кирәк: Рөстәм Миңнехановның Мәскәүгә яңа эшкә китүенең ихтималы зур. Бу аның өчен тагын да югарырак вазифа булачак. Күргәнебезчә, Русиянең бүгенге федерал системасы хәзер кризис чорында. Ул модернизациягә мохтаҗ. Ә Путинның моны эшләрлек кешеләре хәзер юк. Минемчә, ул бу эшне “пассионар компаслы” татарларга тапшырыр. Җитмәсә, дәүләт идеологиясе буларак православиене алга сөрү проекты да уңыш китермәде”, - ди Әхмәтов.

Аның сүзләренчә, Русия алдында хәзер бер максат: Европага интеграцияләнү. Бу юлны хәзерге вакытта Украина уза. Ә Татарстан, Мәскәү һәм Петербур белән беррәттән, Русия өчен үзенчәлекле бер Европа үрнәге мәйданчыгы булып тора, ди ул.

“Якын киләчәктә Русия хакимиятенең югары вазифаларына татарлар куелыр дип уйлыйм. Миңнехановның Медведев урынына премьер-министр вазифасына алынуы ихтимал. Ә Татарстан президенты булып Әсгать Сәфәров калыр дигән фаразым бар. Бу 90нчы еллар башындагы Шәймиев сәясәтенең кабатлануы булачак”, - дип фаразлый белгеч.

“Шулар белән бергә Русиядә бу елдан башлап сәясәттә совет чоры ысулларын куллану бетерелер, үзенчәлекле демократик модель барлыкка килер дип уйлыйм. Бәлки Мәскәү кайбер башкала функцияләрен Казан белән уртаклашыр. Хәзер мөселманнар саны арта, аларның тавышын ишетәләр, үзләрен сәяси көч буларак тәкъдим итәләр. Ә Мәскәүдә, башка төбәкләрдә исламофобия киң таралган. Шуңа күрә бу мәсьәләдә билгеле баланс булдыру һәм низагларга юл куймау өчен, Мәскәү кайбер хөкүмәт органнарын Казанга күчерергә тиештер, чөнки татарлар - Русиядә әһәмияте буенча руслардан соң икенче урында торган халык”, - ди Әхмәтов.

“Шуңа күрә, минемчә Миңнехановны Русия премьер-министры итеп билгеләү, Мәскәүдән хөкүмәт органнарын, мәсәлән, Федерация шурасын, кайбер министрлыкларны Казанга күчерү - шактый әһәмиятле адымнар. Мәскәү хакимиятне төбәкләргә бүлмәсә, Русия таркалачак”, - дип нәтиҗә ясый Рәшит Әхмәтов.
XS
SM
MD
LG