Accessibility links

Кайнар хәбәр

Киевта ким дигәндә 150ләп кеше зыян күргән


Кичә Киев үзәгендәге милиция белән демонстрантлар арасындагы чуалышларда ким дигәндә 150ләп кеше зыян күргән.

Хәзерге вакытта Европа мәйданы белән янәшә янган автобус һәм машиналар янында йөздән артык активист кала. Милиция читкәрәк киткән һәм тагын ярдәмгә килүче хезмәттәшләрен көтә.

Кайбер массакүләм мәгълүмат чаралары хәбәр итүенчә, протест белдерүчеләр 20 гыйнварга каршы төндә Львов, Ивано-Франковске, Ровно һәм Одессадан гаскәрләрнең чыгу юлын япкан. Алар аны хәрбиләрнең Киевка китүенә каршы эшләгән. Шул ук вакытта Киевка Донецки һәм Тернопольдән эчке эшләр министрлыгы вәкилләре җибәрелгән.
XS
SM
MD
LG