Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Социаль кибеткә мохтаҗлар күп"


"Халыкка да, күрмәүчеләргә дә социаль кибет кирәк"
please wait

No media source currently available

0:00 0:05:43 0:00

"Халыкка да, күрмәүчеләргә дә социаль кибет кирәк"

Казанда "Ярдәм" мәчете каршындагы күрмәүчеләрне тернәкләндерү үзәгендә социаль кибет эшли башлады. Халык бу гамәлне көткән, ди оештыручылар.

Күрмәүчеләрнең тернәкләнү үзәгендә ачылган кибетне оештыручылар аны Русиядә беренче мөселман социаль кибете дип атый. Ул 14 гыйнварда "Ярдәм" мәчете имамы Илдар Баязитов фатихасы белән эшли башлаган. Максаты - мохтаҗларга ярдәм итү һәм үзәктәге күрмәүчеләрне тернәкләндерүгә киткән чыгымнарны каплар өчен өстәмә керем ал, ди социаль кибетнең эшчәнлегенә җаваплы Мәрьям ханым.

"Халык бу гамәлне көткән. Без мохтаҗ гаиләләргә тауарларны Алла ризалыгы өчен дип бушка да бирәбез. Эшмәкәрләр тауарларны сәдака итеп бирә", ди Мәрьям ханым.

Социаль кибетне оештыручылар шәһәрдәге эшкуарларга хатлар язып, үзләре белән очрашып хәлне аңлатканнан соң күбесе бик теләп ярдәм итәргә ризалык биргән. Шул рәвешле эшмәкәрләр тауарларны бу кибеткә бушлай тапшыра икән. Мәчет хезмәткәрләре сату нокталарыннан, сатучылардан, базарлардан сорап та алалар.

Көндәлек кирәк яраклар белән тулы социаль кибеткә кергән кеше әйбер ала да, акчасын үтә күренмәле кассага сала. Соңыннан ул әйберен йә үзе белән алып китә, йә тауарлардан сәдака өчен куелган тартмага сала. Бу тартмадагы әйберләр мохтаҗ гаиләләргә бушлай тапшырыла. Сатудан кергән акча күрмәүчеләрне "Ярдәм"дә тернәкләндерү өчен тотыла, ди мәчет хезмәткәрләре.

Бүген әлеге үзәктә 40лап кеше тернәкләнә икән. Араларында Башкортстан, Чечня, Дагыстан, Кисловодски, Пермь, Түбән Новгород һәм Татарстан районнарыннан килүчеләр бар. Алар янына атна атна саен диярлек Татарстанда билгеле шәхесләр кунакка килә.

Гыйнвар азагында күрмәүчеләр янына арбада йөрүче билгеле яшь шагыйрә, Буа раойннан Лилия Сәлахетдинова да кушылган. Аның теләге Коръән укырга өйрәнү. Лилия дә "Ярдәм"нең активлыгына соклануын белдерде, социаль кибет кебек халыкчан проектлар күбрәк булсын иде, ди ул.
XS
SM
MD
LG