Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мортаза Рәхимовның юбилее рәсми билгеләнми


Мортаза Рәхимов (с) һәм Рөстәм Хәмитов (архив фотосы)
Мортаза Рәхимов (с) һәм Рөстәм Хәмитов (архив фотосы)

Башкортстанның элекке президенты Мортаза Рәхимовка 7 февральдә 80 яшь тула. Башкорт милли оешмалары милләт атасы дип йөртелүче элекке җитәкченең юбилеен зурлап билгеләүне таләп итә. Әмма бу уңайдан рәсми чаралар каралмаган.

Мортаза Рәхимовның юбилеен дәүләт дәрәҗәсендә билгеләү кирәклеген белдереп иң тәүдә Башкорт аксакаллары шурасы дигән оешма вәкилләре чыкты. Алар бу юбилей уңаеннан рәсми чаралар оештыруны сорап Башкортстан башлыгы Рөстәм Хәмитовка хат юллаган. Шундый ук хат ил президенты Владимир Путинга да җибәрелгән.

Әлегә Башкортстан җитәкчелеге тарафыннан бу хатка карата бернинди дә мөнәсәбәт белдерелми. “Азатлык” хәбәрчесе бу мәсьәләгә ачыклык кертү өчен Башкортстан президентының матбугат сүзчесе Артем Вәлиевка мөрәҗәгать итте. “Мортаза Рәхимовның юбилее уңаеннан ниндидер рәсми чаралар каралмаган, - диде Артем Вәлиев. – Шулай да республика хөкүмәтенең юбилярга котлау телеграммасын җибәрү турында килешү бар”.

Шулай итеп Башкортстанның элекке президенты белән әлеге җитәкче Рөстәм Хәмитов мөнәсәбәтләренең салкын булуына өстәмә дәлил бу. Мәгълүм ки, Мортаза Рәхимов Башкортстан президенты вазифаларын 1993 елдан 2010 елга кадәр башкарды. 2003 елда президент вазифасына соңгы сайлануы икенче турда гына тормшыка аша алды. Анысы да Мәскәү Кремле яклавы аркасында гына булды.

Президентлыктан төшерелгәч, Мортаза Рәхимов “Урал” хәйрия фондына җитәкчелек итә башлады. Фонд үзе 2006 елның мартында ук оешкан. Аңа Башкортстан ягулык-энергетика тармагын Русиянең “Система” холдингына сатканнан кергән 2 миллиард доллардан артык (62 миллиард урыс рубле) акча күчерелгән иде. Ул чакта ук республиканың Мортаза Рәхимовка оппозициядә торучы сәясәтчеләре һәм бәйсез икътисадчылар ягулык-энергетика тармагын сатудан кергән акчалар ниндидер фондка түгел, ә Башкортстан икътисадына һәм аның халкына хезмәт итәргә тиеш дип белдерде һәм канунсыз эшләнгән эшне кире карау өчен күп тапкырлар Русия хакимиятләренә дә мөрәҗәгатьләр юллады. Әмма Хәйрия фонды акчалары бүгенге көнгә кадәр “Урал”да кала килә.

Республиканың рәсми матбугатында фондның эшчәнлеге әллә ни яктыртылмый. Шушы уңайдан узган елда фонд җитәкчелеге Рөстәм Хәмитовка зарланып ачык хат та юллаган иде. Анда фонд эшчәнлегенә республиканың рәсми матбугат чараларында мәгълүмати блокада тудырылу хакында зар-интизарлар урын алган.

“Урал” фонды идарәсенең элегрәк тә Башкортстанның әлеге җитәкчелегенә үз эшчәнлегенә киртәләр тудырылуына зарланып мөрәҗәгатьләр юллаганы бар иде. Мортаза Рәхимов җитәкләгән фондта бүгенге көндә байтак кешеләр эшләве мәгълүм. Хәтта үзләренең матбугат хезмәте дә бар, дип белдерелә. Фонд эшчәнлеге хакында андагы каләм әһелләре “Бонус” кебек бәйсез гәзитләрдә һәрдаим язмалар бастырып тора.

“Башкортстанның рәсми хаимиятләре Мортаза Рәхимовның түгәрәк юбилеена әллә ни әһәмият бирмәсә дә, ул җитәкләгән “Урал” фондының һәм башкорт милли оешмаларының бу уңайдан кайбер чараларны оештырачагы хакында хәбәрләр бар. Мисал өчен, 7 февраль көнне “Уфа-арена” боз сараенда юбилей уңаеннан кичә үтәчәк һәм Рәхимовның тормыш юлы хакында зур күргәзмә оештырылачак икән.
XS
SM
MD
LG