Accessibility links

Кайнар хәбәр

Рәхимовның "Урал" хәйрия фонды Хәмитовка зарлана


Мортаза Рәхимов (с) һәм Рөстәм Хәмитов (у)
Мортаза Рәхимов (с) һәм Рөстәм Хәмитов (у)

Башкортстанның элекке президенты Мортаза Рәхимов җитәкчелек иткән "Урал" хәйрия фонды хакимият ягыннан каршылыкларга зарланып президент Рөстәм Хәмитовка ачык хат белән мөрәҗәгать итте.

BONUS исемле бәйсез атналык газетта басылып чыккан әлеге хат “Урал” фондының кайчан һәм ничек оешуы хакындагы мәгълүматлар белән башлана. Фонд 2006 елның мартында үз эшен башлый. Аңа Башкортстан ягулык-энергетика тармагын Русиянең “Система” холдингына сатканнан кергән 2 миллиард доллардан артык (62 миллиард сум) акча күчерелгән иде.

Ул чакта ук республиканың Мортаза Рәхимовка оппозициядә торучы сәясәтчеләре һәм бәйсез икътисадчылар ягулык-энергетика тармагын сатудан кергән акчалар ниндидер фондка түгел, ә Башкортстан икътисадына һәм аның халкына хезмәт итәргә тиеш дип белдерде һәм канунсыз эшләнгән эшне кире карау өчен күп тапкырлар Русия хакимиятләренә дә мөрәҗәгатьләр юллады. Әмма Хәйрия фонды акчалары бүгенге көнгә кадәр “Урал”да кала килә.

Әледән-әле бу фондның кайбер игелекле гамәлләре турында бәйсез мәгълүмат чараларында бәян ителеп тора. Ә инде республиканың рәсми матбугатында фондның эшчәнлеге әлләни яктыртылмый. Әле Рөстәм Хәмитовка язылган ачык хатта да нәкъ менә шуңа – фонд эшчәнлегенә мәгълүмати блокада тудырылу хакында зар-интизарлар урын алган.

Ачык хатта әйтелүенчә, республиканың рәсми оешмалары һәм бюджеттагы ширкәтләре “Урал” фондыннан ярдәм алудан курка.

“Республикада шундый тискәре вәзгыять – күп кенә муниципаль берләшмәшләр һәм бюджет оешмалары җитәкчеләре эзәрлекләүләрдән куркып һәм, Сезнең хакимияттән рөхсәт булмыйча, “Урал” фондына ярдәм сорап мөрәҗәгать итми, – диелә Хәмитовка язылган хатта, – Нәтиҗәдә, ниндидер сәяси сәбәпләр аркасында, ярдәмгә мохтаҗ гади кешеләр, балалар, картлар, авырулар ул ярдәмне ала алмый.”

Ачык хатта рәсми мәгълүмат чараларының фонд эшчәнлеген каралтып күрсәтү очраклары булуы турында да әйтелә. Конституция гаранты буларак, Башкортстан президенты, фондка карата булган ясалма тыюларны һәм каршылыкларны бетерү өчен, омтылыш ясарга тиеш, дип белдерелә мөрәҗәгатьтә.

Әлеге хат уңаеннан BONUS газеты ”Урал” фондының мәгълүмат хезмәте башлыгы Владимир Савичев белән әңгәмә дә урнаштырган. Савичев әфәнде хәйрия фондына карата оештырылучы каршылыклар һәм мәгълүмати цензуралар булуына кайбер мисаллар да китерә.

"Миңа аңлашыла – Рөстәм Хәмитовта республиканың беренче президенты абруеннан курку бар инде ул. Ләкин бит ул куркудан хәйрия фонды эшчәнлегенә тыюлар белән түгел, ә тәгаен эшләр белән котылырга кирәк – ягъни хәзерге хакимиятләр тарафыннан элеккесенә караганда да күбрәк мәктәпләр, дәваханалар, спорт корылмалары, социаль инфраструктуралар төзү белән", ди Владимир Савичев.

“Урал” фонды идарәсе элегрәк тә, Башкортстанның әлеге җитәкчелегенә үз эшчәнлегенә киртәләр тудырылуына зарланып, мөрәҗәгатьләр юллаганы бар иде. Чираттагы тапкыр президентка ачык хат язу бу мәсьәләгә тагын да бер игътибар юнәлтү булып кабул ителә. Шул ук вакытта элекке һәм хәзерге президент арасындагы каршылыкларның һаман да дәвам итүенә бер дәлил бу.

Мортаза Рәхимов кул астында эшләгән элекке күп кенә югары җитәкчеләр бүгенге көндә дә тәэсирле вазифалар били. Аларның әле дә Рәхимов әфәндегә рәхмәтле булуы һәм аның белән даими элемтәдә торуы беркемгә дә сер түгел. Шул ук вакытта “Урал” фонды исәпләрендә нефть-ягулык тармагыннан күчерелгән акчаларның калуы да Мортаза Рәхимовның куәте турында сөйли.

“Ул акчаларны республика бюджетына кире кайтару хәзер мөмкин дә түгелдер. Әгәр ул чынлап та канунсыз эшләнгән гамәл булса, 7 ел эчендә аны дөрес юлга салу чаралары күрелгән булыр иде. Әлбәттә, бу мәсьәләгә Мәскәүнең тыкшынмавы да күп сораулар тудыра”, ди Уфада яшәүче танылган галим, икътисад фәннәре докторы Ринат Гатауллин.
XS
SM
MD
LG