Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ижауда "Татар кызы" бәйгесе узды

Бәйгедән күренеш
Бәйгедән күренеш

"Иман" татар яшьләре берлеге өченче тапкыр татар кызы бәйгесен уздырды. Быел ул Халыклар дуслыгы йортында тамашачылар белән тулы залда үтте.

Тамаша башланырга санаулы минутлар калган. Сәхнә артында бәйгедә катнашачак кызлар да, чыгыш ясаячак биючеләр, җырчылар да дулкынланып, кичә башлануын көтә. Кызлар бер айдан артык бәйгедә үз сәләтләрен үстерү максатыннан вокал, бию, тел дәресләрен алды.”Әмма сәхнәгә тамашачы һәм жюри каршына чыгар алдыннан бераз дулкынланам”, диде Айгөл Рахманова.

Дилия Гатауллина белән Ләйсән Гайнетдинова да конкурстагы барлык биремнәргә тырышып әзерләнүгә карамастан, шулай ук дулкынланалар.

Ниһаять, кичәне алып баручы, 2012 елда татар кызы исемен яулаган Гүзәлия Нургаянова бәйгедә катнашучыларны сәхнәгә чакырды. Тамашачылар каршына җиде чибәр кыз чыкты. Альбина Вәлиуллина, Айгөл Рахманова, Айгөл Мулланурова, Дилия Гатауллина, Ләйсән Гайнетдинова, Чулпан Моратова, Далия Хәсәнова. Аларның барысы да туган телендә иркен сөйләшә, күбесе ана телен мәктәптә фән буларак өйрәнгән. Бүген аларның берничәсе югары уку йортларында белем алуын дәвам итә, яисә инде һөнәргә ия булып, хезмәт юлын башлаган. Иң яшь катнашучы Далия Хәсәнова һәм Айгөл Мулланурова мәктәп укучылары гына әле.

Кызлар дүрт номинациядә үзләренең сәләтен, тырышлыгын, уңганлыгын расларга тиеш. Алар сәхнә йөрешендә, татар кызының нинди сыйфатларга ия булуы хакында язмада, үзләре әзерләп килгән милли костюмнарның тарихын һәм аларны бүген куллану мөмкинлеген сөйләргә тиеш. Шулай ук иҗади конкурста – җыр яисә бию башкарып, сәнгать өлкәсендә осталыкларын күрсәтергә тиеш. Айгөл Рәхимова, Ләйсән Гайнетдинова, Дилия Гатауллина үзләренең өйгә бирелгән татар кызы турында язмасында, иң беренче чиратта телне камил белү кирәклеген билгеләде.

Татар теле укытучыларының телне өйрәтүне югары дәрәҗәдә алып баруларына да сокланырлык. Кызлар сәхнәдән үзләренә ана теленә мәхәббәт тәрбияләгән мөгаллимәләренә рәхмәт сүзләрен дә җиткерде. Аеруча Чулпан Моратова чыгышы залдагы тамашачыны сөендерде. Чулпан сүзләренчә, ана телен Ижау шәһәренең 17нче санлы мәктәбендә ул факультативта гына өйрәнгән. Әмма укытучысы Фәридә Тимергалиева дәресләрендә аралашу өчен бик кирәкле булган.

Кызлар җырга-биюгә дә бик осталар. Айгөл Мулланурова һинд биюен өйрәнгән. Ләйсән Гайнетдинова һәм Далия Хәсәнова татар биюен башкарды, Альбина Вәлиуллина, Дилия Гатауллина халкыбыз җырларына гашыйк. Алар иҗади бәйгегә татар халык җырларын башкарды. Чулпан Муратова кечкенәдән музыкага гашыйк, фортопианодада уйный, композиторларыбыз әсәрләрен яратып башкара. Бәйгегә шундый җырларның берсен әзерләгән. Чулпан музыка көллиятен тәмамлаган, хәзер балаларны музыка уен коралларында уйнарга, җырларга өйрәтә. Балаларга да үзе яраткан татар җырларын башкара.

Ижауда "Татар кызы" бәйгесе үтте

Кызлар бәйгегә әзер
1/21 Кызлар бәйгегә әзер
"Иман" татар яшьләре берлеге өченче тапкыр татар кызы бәйгесен уздырды. Быел ул Халыклар дуслыгы йортында тамашачылар белән тулы залда үтте.
Чулпан Мортазина әзерләнә
2/21 Чулпан Мортазина әзерләнә
"Иман" татар яшьләре берлеге өченче тапкыр татар кызы бәйгесен уздырды. Быел ул Халыклар дуслыгы йортында тамашачылар белән тулы залда үтте.
Тамаша залы
3/21 Тамаша залы
"Иман" татар яшьләре берлеге өченче тапкыр татар кызы бәйгесен уздырды. Быел ул Халыклар дуслыгы йортында тамашачылар белән тулы залда үтте.
"Татар кызы -2013" җиңүчесе Гөлназ Габдуллина быелгы катнашучы кызларга мөрәҗәгать итә
4/21 "Татар кызы -2013" җиңүчесе Гөлназ Габдуллина быелгы катнашучы кызларга мөрәҗәгать итә
"Иман" татар яшьләре берлеге өченче тапкыр татар кызы бәйгесен уздырды. Быел ул Халыклар дуслыгы йортында тамашачылар белән тулы залда үтте.
Айгөл Мулланурова һинд биюен башкара
5/21 Айгөл Мулланурова һинд биюен башкара
"Иман" татар яшьләре берлеге өченче тапкыр татар кызы бәйгесен уздырды. Быел ул Халыклар дуслыгы йортында тамашачылар белән тулы залда үтте.
Айгөл Рахманова шигырь сөйли
6/21 Айгөл Рахманова шигырь сөйли
"Иман" татар яшьләре берлеге өченче тапкыр татар кызы бәйгесен уздырды. Быел ул Халыклар дуслыгы йортында тамашачылар белән тулы залда үтте.
Айгөл Рахманова
7/21 Айгөл Рахманова
"Иман" татар яшьләре берлеге өченче тапкыр татар кызы бәйгесен уздырды. Быел ул Халыклар дуслыгы йортында тамашачылар белән тулы залда үтте.
Альбина Вәлиуллина
8/21 Альбина Вәлиуллина
"Иман" татар яшьләре берлеге өченче тапкыр татар кызы бәйгесен уздырды. Быел ул Халыклар дуслыгы йортында тамашачылар белән тулы залда үтте.
Далия Хәсәнова бии
9/21 Далия Хәсәнова бии
"Иман" татар яшьләре берлеге өченче тапкыр татар кызы бәйгесен уздырды. Быел ул Халыклар дуслыгы йортында тамашачылар белән тулы залда үтте.
Тамашачылар
10/21 Тамашачылар
"Иман" татар яшьләре берлеге өченче тапкыр татар кызы бәйгесен уздырды. Быел ул Халыклар дуслыгы йортында тамашачылар белән тулы залда үтте.
Кызлар үзләре теккән киемнән
11/21 Кызлар үзләре теккән киемнән
"Иман" татар яшьләре берлеге өченче тапкыр татар кызы бәйгесен уздырды. Быел ул Халыклар дуслыгы йортында тамашачылар белән тулы залда үтте.
2012 ел гүзәле Айгөл Габдрәхимова котлый
12/21 2012 ел гүзәле Айгөл Габдрәхимова котлый
"Иман" татар яшьләре берлеге өченче тапкыр татар кызы бәйгесен уздырды. Быел ул Халыклар дуслыгы йортында тамашачылар белән тулы залда үтте.
Ләйсән Гайнетдинова
13/21 Ләйсән Гайнетдинова
"Иман" татар яшьләре берлеге өченче тапкыр татар кызы бәйгесен уздырды. Быел ул Халыклар дуслыгы йортында тамашачылар белән тулы залда үтте.
Ләйсән Гайнетдинова (у) һәм Дилия Гатауллина
14/21 Ләйсән Гайнетдинова (у) һәм Дилия Гатауллина
"Иман" татар яшьләре берлеге өченче тапкыр татар кызы бәйгесен уздырды. Быел ул Халыклар дуслыгы йортында тамашачылар белән тулы залда үтте.
Сәхнәдә
15/21 Сәхнәдә
"Иман" татар яшьләре берлеге өченче тапкыр татар кызы бәйгесен уздырды. Быел ул Халыклар дуслыгы йортында тамашачылар белән тулы залда үтте.
Айгөл Мулланурова бии
16/21 Айгөл Мулланурова бии
"Иман" татар яшьләре берлеге өченче тапкыр татар кызы бәйгесен уздырды. Быел ул Халыклар дуслыгы йортында тамашачылар белән тулы залда үтте.
Ләйсән Гайнетдинова
17/21 Ләйсән Гайнетдинова
"Иман" татар яшьләре берлеге өченче тапкыр татар кызы бәйгесен уздырды. Быел ул Халыклар дуслыгы йортында тамашачылар белән тулы залда үтте.
Гөлназ Габдуллина
18/21 Гөлназ Габдуллина
"Иман" татар яшьләре берлеге өченче тапкыр татар кызы бәйгесен уздырды. Быел ул Халыклар дуслыгы йортында тамашачылар белән тулы залда үтте.
"Татар кызы" бәйгесендә җинүчеләр Гүзәлия Нургаянова (с), 2012 ел гүзәле Гөлназ габдуллина һәм 2014 ел җиңүчесе Дилия Гатауллина
19/21 "Татар кызы" бәйгесендә җинүчеләр Гүзәлия Нургаянова (с), 2012 ел гүзәле Гөлназ габдуллина һәм 2014 ел җиңүчесе Дилия Гатауллина
"Иман" татар яшьләре берлеге өченче тапкыр татар кызы бәйгесен уздырды. Быел ул Халыклар дуслыгы йортында тамашачылар белән тулы залда үтте.
Бүләкләү
20/21 Бүләкләү
"Иман" татар яшьләре берлеге өченче тапкыр татар кызы бәйгесен уздырды. Быел ул Халыклар дуслыгы йортында тамашачылар белән тулы залда үтте.
Дили Гатауллина - 2014 ел гүзәле
21/21 Дили Гатауллина - 2014 ел гүзәле
"Иман" татар яшьләре берлеге өченче тапкыр татар кызы бәйгесен уздырды. Быел ул Халыклар дуслыгы йортында тамашачылар белән тулы залда үтте.
Previous slide
Next slide

Бәйгедә катнашучылар арасында сәнгатьле шигырь сөйләүчеләр булуы тамашаны бизәде. Бу биремдә Айгөл Рахманова аерылып торды.

"Жюри әгъзаларына кызларның чыгышларын бәяләргә җиңел булмады. Һәр катнашучы бик әзерлекле. Әмма кайберләүләр бераз куркып калды", диде Рөстәм Нуриев. Бәйге бәйге инде, шуңа иң күп балл җыеп “Татар кызы-2014” җиңүчесе - Дилия Гатауллина булды.

Дилия Гатауллина Ижау техник университетында укый. Булачак тәрҗемәче. Мәктәптә татар телен укыган. Хәзер дә туган телендә иркен аралаша. Татар кызы исеменә тап төшермәскә ышандырды.

Дилиягә “Татар кызы -2014” таҗын үткән елда шушындый бәйгедә җиңү яулаган Можга кызы Гөлназ Габдуллина тапшырды. Тамашачы мәхәббәте призын Ләйсән Гайнетдинова яулады.

Бәйгедә катнашкан һәр кыз аерым номинациядә билгеләнде. "Назлы кыз" - Далия Хәсәнова, "Ягымлы кыз" - Альбина Вәлиуллина, "Зиннәтле кыз" - Чулпан Моратова, "Зыялы кыз" – Айгөл Мулланурова, "Тылсымлы кыз" - Айгөл Рахманова, "Алтын кыз" – Ләйсән Гайнетдинова.

Татар кызы бәйгесен оештыручы “Иман” татар яшьләре берлеге рәисе Ринат Фәйзуллин сүзләренчә, кызлар әзерлек чорында татар халкының тарихын кабатлаган, туган тел дәресләрендә татар телен ныгыткан. Шул ук вакытта бу кызлар, аларның дуслары "Иман" берлегенә килгән. Үткән елларда бәйгедә катнашучылар берлекнең актив әгъзалары. Татар кызы 2012-13 еллардагы бәйгедә катнашкан Айгөл Габдрахимова, Гүзәлия Нургаянова, Рузанна Адылова, Гүзәлия Кашапова һәм башкалар быелгы конкурсны оештыруда башлап йөрүчеләрдән булган. Ринат Фәйзуллин Татарстанның “Идел” яшьләре үзәгенә методик ярдәм күрсәтүләре, бүләкләр белән тәэмин итүләре өчен рәхмәтле.
XS
SM
MD
LG