Accessibility links

"Сүз иреген буарга тырышу протестны көчәйтәчәк"


Хәтер көне уңаеннан "Азатлык" татар яшьләр берлеге активистлары пикетта. 6 октябрь 2012
Хәтер көне уңаеннан "Азатлык" татар яшьләр берлеге активистлары пикетта. 6 октябрь 2012

Русиядә урам чараларында катнашкан өчен гаепләнүчеләргә җәзаны тагын да катылату турында канун өлгесе думага тәкъдим ителде. Татарстан активистлары фикеренчә, Украинадагы хәлләрдән соң Русиядә активлык күтәрелер дип куркып калганга бу документ әзерләнгән. “Демократияне, сүз иреген буарга тырышу каршылыкны гына көчәйтәчәк”, ди активист Искәндәр Ясәвиев.

"Бердәм Русия" депутатлары Александр Сидякин, Андрей Красов һәм “Гадел Русия”дән Игорь Зотов урам чараларында катнашып гаепләнүчеләргә җинаять җәзасын тагын да катылату турында канун өлгесен әзерләп 31 мартта думага тәкъдим итте. Бу документ кабул ителсә федераль кануннар һәм административ җаваплылыкка тарту кодексына үзгәрешләр керәчәк. Ярты елга ике мәртәбә административ җаваплылыкка тартылганнарга бигрәк тә каты җәза янарга: биш елга кадәр ирекләреннән мәхрүм итәргә, бер миллион сумга кадәр штраф түләтергә мөмкиннәр. Өлгедә шулай ук җавапка тартылганнарны бер елдан алып ике елга кадәр төзәтү эшләренә җибәрү һәм шулай ук биш елга кадәр мәҗбүри эшләтү дә каралган.

КФУ галиме, активист Искәндәр Ясәвиев фикеренчә, Украинадагы хәлләрдән соң Русия куркуга калган һәм бу канун әзерләнгән.
Искәндәр Ясәвиев
Искәндәр Ясәвиев
"Бу канунны әзерләү золым сәясәтенең алга таба да дәвам ителгәнлеген дәлилли, хакимиятләрнең Украина вакыйгаларына реакциясе булып тора. Активистларны өркетергә тырышу, кешеләрнең активлыгына каршы төшү сәясәте, минемчә, эффектив түгел. Бу кануннар Русия конституциясенең һәм илдә фикер белдерү хокукларының бер читкә тибәрелгәнен күрсәтә. Миңа калса, Русия җитәкчелеге хәзер нык куркуга калган. Алар ватандашларыннан, кешеләрнең үз фикерләрен белдерүеннән нык курка. Әмма бу канун нәтиҗәле булмаячак. Кешеләрне бер почмакка китереп кыскан вакытта алар барыбер урамнарга чыга", ди Ясәвиев.

Активист административ җаваплылыкка тартылуны бер тапкыр үз җилкәсендә татыды инде. Ул Дима Яковлев канунын кабул иткәч Русия думасын куып таратырга кирәк дигән таләп белән ялгыз пикетка чыккан иде. Ул вакытта Вахитов районы мәхкәмәсе, янәсе Ясәвиев бу чараны оештырган дип 20 мең сум түләтү карары чыгарды. Ул көнне активисттан кала тагын ике кыз да ялгыз пикетка чыккан иде. Татарстан югары мәхкәмәсе Ясәвиевне аклады. Активист фикеренчә, аны ул вакытта тагын митингларга чыгып йөрмәсен өчен нахакка гаепләргә тырышканнар.

"Мине шулай итеп штраф салып куркытырга тырышу киресенчә миндә кире реакция генә тудырды. Бу хәлдән соң мин ялгыз пикетларда һәм башка чараларда да катнаштым. Мин Русиядәге хакимият системасының абсурдлыгын һәм "ычкынган" (адекват булмавын) аңладым", ди Ясәвиев.

Тарихчы, Милли мәҗлес рәисе Фәүзия Бәйрәмова да Киев вакыйгаларын яклаган Мәскәүдәге чаралар бу кануны әзерләүгә этәргеч биргән ди. Русия җитәкчелеге бөтен нәрсәне тыйганга 1905 еллардагы кебек табигатьтә чыгып маевкалар үткәрергә генә кала инде ди ул.

Фәүзия Бәйрәмова
Фәүзия Бәйрәмова
"Урам чараларына караган кануннарны катылату халыкның урамга чыгуыннан куркудан килеп чыга. Украинадагы хәлләрдән, Киев вакыйгаларыннан соң Русия җитәкчеләре бик каты куркуга төште, шуңа күрә урам чаралары турындагы кануннарны катылатканнан катылата баралар.

Украинадагы иреккә омтылуны яклап Мәскәүдә дә йөз меңгә якын кеше урамнарга чыкты. Бу хәл дә игътибарсыз калмагандыр дип уйлыйм. Халыкны күпме генә кыйнамасыннар, күпме генә кысмасыннар – ул барыбер каршылык белдерергә урамнарга чыга.

Кануннарны катылату иң беренче чиратта демократик көчләргә һәм безнең кебек милли хәрәкәткә китереп бәрәчәк. Инде болай да митинг һәм пикетларга чыгу шулкадәр авырайды. Беренчедән, урын бирмиләр, икенчедән, дөрес басмасаң һәм кыеграк сүз әйтсәң коточкыч штрафлар түләтәләр. Миңа да ул штрафларны түләргә туры килде. 20 мең сумы иң әзе иде, бу канун кабул ителсә тагын да күбәячәк.

Без башка чара калмагач, ялгыз пикетлар үткәрергә тотынган идек, чөнки аңа рөхсәт алу кирәк түгел. Чыгып басасың, әмма кырыеңда 30 метр ераклыкта кеше генә булырга тиеш түгел иде. Бу алымны без әйләнешкә кертеп җибәрдек. Украина, Кырым мәсьәләләре һәм мөселманнарны яклау өчен шундый чаралар үткәрә башлаган идек. Ялгыз пикетларны Түбән Камада, Казанда да үткәрдек. Хәзер бу канун боларны да туктату өчен әзерләнгән. Халыкның урамга чыгуыннан, баш күтәрүеннән, үз фикерен әйтүеннән куркалар.

Хәзер халыкны урамга чыгармыйлар, бинага кертмиләр, сүзен әйттермиләр. Мин 1905 елларда эшчеләр җыелып маевкалар дип урманнарга чыгып юкка гына шундый чаралар уздырмаганнардыр дип әйтәм. Безгә дә хәзер үз фикеребезне урманнарга чыгып әйтергә туры киләчәк инде.

Хәзер интернетны да бик каты тикшерәләр, авыз ачарга да ярамый. Минем үземне Чаллыдан чыгармыйлар, шәһәрдән чыгу тыелган. Ә гади халыкка килсәк, аларга тын алырга да ирек бирмиләр. Әмма канун катыланган саен барыбер кешеләр аңа каршы тору чараларын эзләргә тырышачак”, дип белдерде Бәйрәмова.

Татар иҗтимагый үзәге рәисе Галишан Нуриәхмәт бу каунның халык авызын томалау өчен эшләнгәнен әйтә. Аның сүзләренчә, Татарстанда хакимиятләр бөтен Русия белән чагыштырганда да кырысрак.

Галишан Нуриәхмәт
Галишан Нуриәхмәт
"Бу канун Русиядә сүз иреген бөтенләй бетерү, халыкның авызын томалау өчен эшләнгән. Татарстандагы урам чараларына килсәк, бездә Русиянекенә караганда катырак кыланалар. Анда чыгарга телибез, анда ярамый, монда чыгарга телибез, монда ярамый дип белдерәләр. Күп очракта без халык йөри торган Бауман урамына чыгабыз, ә дүләт оешмалары булган урынга мең сәбәп табып рөхсәт бирмиләр. Бу канун демократияне бөтенләй бетерү нияте белән эшләнгән", ди Нуриәхмәт.

Аның фикеренчә, Татарстанда милли хәрәктәне урам чараларында гына түгел, ә төрле яклап кысу бара. Татар иҗтимагый үзәге милли хәрәктнең башы булган корылтайның 25 еллыгы уңаеннан 12 апрель көнне зур чара – корылтай үткәрергә теләгән. Чарага атнадан аз гына артык вакыт калып барганда үзәк сораган бинаны бирмәячәкләре ачыкланган.

Бу корылтайны үзәк февраль башында ук үткәрергә теләгән иде. Әмма иҗтимагый үзәк милли оешмалар урнашкан бинаны сатуга куюга каршылык чаралары үткәргәнгә, ачлык игълан иткәнгә, административ эш ачып, аларны җавапка тарттылар. Нуриәхмәт активистлар мәхкәмә юлын таптаганга, штрафлар түләткәнгә билегеләнгән вакытка 25 еллык чарасын үткәрергә өлгермәүләрен әйтә.

"Без мәхкәмә эшләре белән мәшгуль булганга, корылтайны 12 апрельгә күчергән идек. Башта "Казан" милли-мәдәни үзәге вәгъдә-иман, бина була дип әйткән иде, әмма 2 апрель көнне баш тартуларын белдерделәр. Янәсе, аларда электр белән тәэмин ителешне тикшерәчәкләр. Татарстан халыклары дуслыгы йортына шалтыраткан идек. Аның хуҗасы Ирек Шәрипов, без бу йортка хуҗа түгел, аны югарылар хәл итә, татарларга рөхсәт бирмибез, дип белдерде. Хәзер корылтайны үткәрү өчен урын эзләү мәшәкатендә без", диде Нуриәхмәт.

Русия җитәкчелеге бер яктан яңа кануннар кабул итеп активистларны, үз фикерен белдерергә теләгәннәрне протест чараларыннан биздерергә омтыла, ә икенче яктан Мәскәү алып барган идеологияне мәктәптән ук балаларның башларына сеңдерергә тели. Мәктәпләргә мәҗбүри политинформация дәресләре кертүне үз эченә алган канун өлгесе дә думага тәкъдим ителде.

Ә бу урам чараларында катнашып гаепләнгәннәргә җәзаны катылату канун өлгесен әзерләүчеләрнең берсе - Татарстаннан сайланган дума депутаты Александр Сидякин “чит ил агентлары” турындагы канунны булдыру башлангычы белән чыккан кеше.
XS
SM
MD
LG