Accessibility links

Кайнар хәбәр

Анти-иммигрант экстремистлар Татарстанда да тик ятмый


Урыс милләтчеләр Урыс маршлары уздырып килә
Урыс милләтчеләр Урыс маршлары уздырып килә

Ел башланып өч ай гына узуга карамастан инде Русиядә үтәмилләтчеләр җиде кешенең гомерен өзгән. Һөҗүм очраклары Татарстанда да булган.

Быел милләтара нәфрәт нигезендә Русиядә ким дигәндә 29 кеше зыян күргән, шуның җидесе үлгән. Бу хакта “Сова” үзәгенең 2014 елның беренче өч аена милләт һәм динара нәфрәт нигезендә эшләнгән хисабында әйтелә. Һөҗүмнәр Русиянең тугыз төбәгендә күзәтелгән: Мәскәү, Мәскәү өлкәсе, Петербур, Владимир, Иркутски, Сахалин өлкәләре, Карелия, Татарстан республикасы һәм Пермь крае.

Татарстан түрәләре республикада халыклар дустанә яши дип сөйләргә яратса да, чынлыкта милләтара нәфрәт нигезендә каршылыклар чыккалап тора. Әле күптән түгел генә Казанда кадет мәктәбендә «чурка» дип укучылар бер сыйныфташын кыйнаганнар иде.

15 яшьлек Эльдар Алиев әнисе белән Казанга Бакудан күченеп кайта. Ул вакытта малайга әле бер генә яшь була. Аның Казанда дуслары белән беркайчан да проблемнары булмый. Бары бишенчә сыйныфта Эльдар алтынчы кадет мәктәбенә күчкәч, сыйныфташлары аны «чурка» дип котырта башлый һәм 2011 елны борынын сындыра.

Кадет мәктәбендә укучы Cәет Фәхретдинов тәрәзәдән сикереп төшеп үлгән иде
Кадет мәктәбендә укучы Cәет Фәхретдинов тәрәзәдән сикереп төшеп үлгән иде
Шуннан укучы бокска йөри һәм сыйныфташлары аңа бик “бәйләнми” башлый, әмма «Комсомольская правда» язуынча, күптән түгел музейга баргач сыйныфташлары Алиевны «Чурканы кыйна» дип аяктан егып типкәли башлыйлар. Нәтиҗәдә, Алиев төрле тән җәрәхәтләре алып хастаханәдә ятып чыга.

Әлеге хәлне мәктәп җитәкчелеге ничек тә йомып калырга тырыша. Билгеле булганча, берничә ел элек Мәскәүдә кадет мәктәбендә укучы 10 яшьлек Сәет Фәхретдинов үзе яши торган фатирның тәрәзәсеннән сикереп төшеп үлгән иде. Ул сыйныфташлары тарафыннан күп төрле жәбер, кыйнаулардан интегеп яшәгән.

Урыс милләтчеләре Русиянең ватандашлык таратуына каршы

“Сова” үзәге хисабында әйтелгәнчә, узган айда урыс үтәмилләтчеләрнең активлыгы арткан. Әзме-күпме билгеле барлык үтәмилләтчел оешмалар да Кырымны Русиягә кушуны хуплауларын белдерде. Хәтта аларның кайберләре Украинадагы урыстелле халыкны яклап Украина җитәкчеләренә каршы чаралар да уздырды. Кайберләре Украинага да барып кайтты.

Кырымдагы вазгыять сәбәпле, Русиядә ватандашлар турындагы канунга үзгәрешләр кертергә җыену исә үтәмилләтчеләрнең ачуын чыгарды. Әлеге канун өлгесе урыс телен белүчеләргә Русия ватандашлыгын бирүне җиңеләйтүне күздә тота. Урыс үтәмилләтчеләре моңа риза булмыйча “Урыслар ватандашлык таратуга каршы” дигән чаралар уздырды. Андый чара узган атна шимбә көнне Казанда да Мулланур Вахитов һәйкәле янында да узды.

Экстремистик оешмалар исемлегенә фәйзрахманчылар өстәлгән

Үтәмилләтчеләрнең хокук саклаучылар белән рөхсәтсез мигрантларны эзләү эше март аенда тагын дәвам итте. Бу хәрәкәтнең җәелә баруын “Сова” инде узган елгы хисабында ук белдергән иде. Быел 17 февраль көнне “Русские” берләшмәсе активистлары эчке эшләр министрлыгы һәм миграция хезмәте белән бергә “Ташкент-Петербур” поездындагы юлчыларны тикшергән.

Фәйзрахманчылар төркеме вәкиле Гомәр Ганиев
Фәйзрахманчылар төркеме вәкиле Гомәр Ганиев
“Сова” үзәге узган елгы хисабында билгеләнгәнчә, нәфрәт сәбәпле һөҗүмнәр өчен хөкем итүләр соңгы елны кимегән, шул ук вакытта ниндидер милләтчел белдерүләр өчен мәхкәмәгә тартулар арткан. Ксенофобик пропаганда өчен мартта җиде кеше хөкемгә тартылган.

Шулай ук мартта федераль экстремистик материаллар исемлеге дә биш тапкыр яңарган. Анда ислам материаллары, шул исәптән Кавказ сугышчылары видеороликлары, Хизб ут-Тәхрир видеороликлары да өстәлгән.

Экстремистик оешмалар исемлегенә исә фәйзрахманчылар өстәлгән. Казанның Совет районы мәхкәмәсе аларны экстремистик дип тапкан иде. Атнакич көнне мәхкәмә приставлары аларны үз торакларыннан чыгарды. Анда барлыгы 15 кеше булган.

Шулай итеп экстремистик дип барлыгы 34 оешма билгеләнгән. Бу әле террорчы дигән исемлектә булган 19 оешмадан тыш.
XS
SM
MD
LG