Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфада иң яхшы укытучылар бүләкләнде


Бәйгедә җиңгән биш татар укытучысы
Бәйгедә җиңгән биш татар укытучысы

Уфада "Ел укытучысы - 2014" бәйгесенә йомгак ясалды. Быел республика ярышмасында җәмгысе 117 укытучы катнашкан. Татар теле һәм әдәбияты укытучылары арасындагы бәйгедә 23 укытучы катнашып, шуларның унысы финалга үткән, бише бүләкле урыннарга лаек булды.

Башкортстанда “Ел укытучысы” бәйгесе быел 24нче тапкыр оештырылды. Яңарак башкорт теле һәм әдәбияты укытучылары арасындагы бәйгегә дә йомгак ясалган иде. Ә хәзер урыс теле һәм әдәбияты укытучылары һәм татар теле, әдәбияты укытучылары өчен оештырылган бәйгенең нәтиҗәләре мәгълүм булды. Финалга кадәр мөгаллимнәр бер атна буе Уфаның төрле мәктәпләрендә һәм гимназияләрдә сынау тотты: ачык дәресләр үткәрде, осталык сабаклары бирде һәм башка төрле имтиханнар үтте.

Укытучыларның һөнәри осталыгы ярышмасында җиңүчеләрне хөрмәтләү Фәйзи Гаскәров исемендәге дәүләт бию ансамбле бинасында үтте. Танылган сәнгать осталарының, шулай ук төрле мәктәпләр укучыларының җыр-моңнары, дәртле биюләре белән аралашып барды бу бәйрәмнең рәсми өлеше.

Бәйге тамгасы
Бәйге тамгасы
Иң башта төрле номинацияләрдә җиңүчеләрне сәхнәгә чакырып котладылар һәм бүләкләр тапшырдылар. Җәмгысе алты номинациядә бәяләнгән укытучылар. Җиңүчеләр арасында төрле фәннәрдән белем бирүче татар укытучылары да бар. Бәйрәмнең икенче өлешендә урыс теле һәм әдәбияты укытучылары арасындагы бәйге финалына чыгучылар хөрмәтләнде.

Бәйрәмнең соңгы өлешендә татар теле һәм әдәбияты укытучылары арасында барган киеренке бәйгедә иң яхшы күрсәткечләргә ирешүчеләр дә сәхнәгә чакырылды. Ярышмада катнашкан 23 укытучының унысы финалга кадәр үтә алган. Ә инде иң-иңнәр арасына биш мөгаллимне сайлап алганнар. Алар да чәчкәләр, истәлекле бүләкләргә лаек булды.
Илгиз Фазуллин
Илгиз Фазуллин
Менә иң дулкынландыргыч мизгелләр җитә - һәм төп җиңүче исеме игълан ителә. Республиканың быелгы иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы исеменә Бишбүләк районының Кунаккол авылы урта мәктәбе укытучысы Илгиз Фазуллин лаек дип таныла. Ә инде “Ел укытучысы” исеменә лаек булган мөгаллимгә тиздән “Башкортстанның атказанган укытучысы” дигән мактаулы исем дә биреләчәк. Республикада бу шулай кабул ителгән. Ир-егетләр мәктәп укытучылары арасында хәзер сирәк күренеш. Ә инде татар теле һәм әдәбияты мөгаллимнәре арасында алар бөтенләй дә аз.

“Ир-ат гаиләне матди тәэмин итүче, шуңа күрә дә укытучының аз гына хезмәт хакына риза булучылар бик аз, - ди Илгиз әфәнде. – Мәктәптә фәкать үз һөнәренә мөкиббән китүче ир-атлар гына эшли”.
Лилия Фәткуллина
Лилия Фәткуллина
Татар теле һәм әдәбияты укытучылары арасындагы бәйгедә беренче биш урынны яулаган гүзәл затлар арасында Лилия Фәткуллина да бар. Ул Уфаның 65нче гимназиясендә балаларга ана теле һәм әдәбияты дәресләреннән белем бирә. Республикакүләм бәйгегә ул Уфадагы конкурста җиңеп үткән.

“Милли мәгариф өчен катлаулы булган хәзерге шартларда бик нык эзләнергә, яңа алымнар кулланырга кирәк, Шулай иткәндә генә уңышка өмет баглап була” - ди Лилия ханым.

Илфира Газина
Илфира Газина
Лауреатлар арасында балаларга төпле белем бирү белән бергә аларны иҗатка тартучы укытучылар да күп. Кайбер мөгаллимнәр үзләре дә шигырьләр язып үрнәк күрсәтә. Мисал өчен, Дүртөйле районының данлыклы Әсән авылы урта мәктәбе укытучысы Илфира Газина шуларның берсе.

“Безнең авыл милләтебезгә күренекле Шәехзадә Бабичны биргән. Әлеге көндә танылган әдипләр булып китүчеләр дә бар. Галимҗан Гыйлманов белән дә горурланабыз. Балаларыбыз аларның әсәрләрен укып үзләре дә иҗатка тартыла”, - ди Илвира ханым.
XS
SM
MD
LG