Accessibility links

Төмән хакимияте гади һөнәри проблемнардан экстремизм эзләп маташа


Фәрит Хәким "Татарстан - Яңа гасыр"га сөйли
Фәрит Хәким "Татарстан - Яңа гасыр"га сөйли

"Татарстан - Яңа гасыр" Төмән өлкәсендәге Киндерле клубында милли мәдәниятне аңламаган белгеч эшли дигән тапшыру төшереп киткәч, өлкә хакимияте үз фикерләрен белдерүчеләр арасыннан экстремистлар эзли башлаган.

Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Төмәндә яшәүче Фәрит Хәким Түбән Тәүде районындагы гел татарлар гына яшәгән Киндерле авылына 31 мартта Динә һәм Рафаэль Латыйповларның концертын алып килә. Милли чараларны яктыртып баручы өлкәдәге "Татарстан - Яңа гасыр" бүлеге журналисты София Хәйруллина да алар белән бергә була. Бу концертка кадәр үк инде Киндерле авылында яшәүчеләр милли мәдәнияткә игътибар бетте дип Хәйруллинага мөрәҗәгать иткән була.

Латыйповлар концерты көнне үзешчән сәнгатьтә катнашучылар һәм шулай ук авыл халкының бер өлеше Фәрит Хәкимгә, телевидениегә мәдәният йортында татар телен белмәгән, белгечлеге буенча бухгалтерның эшләве, татар мәдәниятенең үсмәве, китапханәдәге татар китапларының юк ителүе турында моң-зарларын сөйлиләр. Әлегеләр телевидениегә языла.

Тапшыру эфирга чыкканчы ук (язма 3 апрельдә “Татарстан - Яңа гасыр”да күрсәтелде) Киндерледәге очрашу, кем тарафыннан икәне билгеле түгел, Төмән өлкәсе милли эшләр комитетына һәм эчке эшләр идарәсенең экстремизмга каршы үзәгенә шикаять ителә.

​Хәйруллина сүзләренчә, атна башында ук авылга үзәктән хезмәткәрләр килеп төшә. Сорау алулар башлана. “Мин тасмага язылган кешеләрнең исем-фамилияләрен тагын бер кат тәгаенләү өчен материал эфирга чыгасы көнне Киндерлегә шалтыраткан идем, алар тикшерү килгәнне әйттеләр. Кем нәрсә сөйләде дип сорашып йөрделәр дип белдерделәр”, ди ул.

Тикшерүдән соң Киндерле халкы өркеп калган. Бу хакта Азатлыкка Хәйруллина да, анда туганнары яшәгән кеше дә сөйләде. Исемен күрсәтмәүне үтенде ул. Аның сүзләренчә, видеода үз сүзләрен әйткән "Киндерле кичләре" апалары тыйнак сөйләгән, баксаң, мәдәният йорты җитәкчесе аларны сездән ферма исе килә дип арткы ишектән генә йөртә икән, бүлмәләреннән мәдәният йортының башка җирләренә чыгып йөрмәскә кушкан.

Экстремизмга каршы көрәш үзәге “Татарстан - Яңа гасыр” бүлегеннән эфирга чыккан түгел, ә төшереп алган бөтен материалны да сораган. “Бу үтенечне үзәк “Татарстан - Яңа гасыр” җитәкчесенә җибәрергә тиеш, аның карары белән генә хәл ителә бу мәсьәлә”, ди Хәйруллина. Журналистның үзен дә үзәккә чакырганнар. Аның белән Станислав Петруня сөйләшкән. Хәйруллина Петруняның “Киндер вакыйгасы”н җитдигә алмавын, тормышта була торган хәл итеп кенә кабул итүен тойган. “Бәлки минем белән генә шулай сөйләшкәндер”, дип тә өсти.

Х
София Хәйруллина
София Хәйруллина
әйруллина үзәк вәкиле белән чагыштырганда Төмән өлкәсе милли эшләр комитетында бу хәлне җитдигә алуларын әйтә. Аны комитет рәисе урынбасары, экстремизм булдырмау өчен җаваплы Игорь Бобров үз янына чакырткан.

Азатлык радиосы Бобров белән элемтәгә керде. Ул радиога Киндерледәге бу хәл турында комитетка "шулай ук авыл халкы кешеләре дә хәбәр итте, аларга Төмәннән бу иптәшнең (Фәрит Хәким) гамәлләре һәм журналистның берьяклы гына сораулары ошамаган" дип белдерде. Аның фикеренә күрә, Киндерледә әллә ни куркыныч хәл булмаган.

"Кайберәүләр эшне оештыра белүгә караганда милли үзенчәлеккә өстенлек бирелергә тиеш дип саный. Бу мәсьәләгә килгәндә, авылда яшәүчеләр төрлечә фикердә. Алар урыс милләтеннән булган белгеч эшләгәнгә каршы түгел. Икенчедән, чиста татар авылы дигән сүз әле ул берни дә аңлатмый, чөнки бу авыл Русия Федерациясенә урнашкан. Конституция милләткә карап кешеләрне эшкә җәлеп итүгә каршы. Бу клуб һәм китапханә янәшәдәге татар булмаган башка авылларга да хезмәт күрсәтә. Киндерледәге мәктәптә төрле милләт балалары укый, ул чиста милли мәктәп кенә түгел.

Игорь Бобров
Игорь Бобров
Бу авылда мәдәният үлеп бармый. Әгәр сез телевидениегә эшләнгән репортажны карасагыз, ул бик тенденциоз итеп эшләнгән, әмма авылда барсы да нормаль икәнне чагылдыра. Кешеләр нормаль костюмнарда, артистлар да китереп торалар. Теләгәннәр милли мәдәниятне тудыра ала. Борынгыдан килгән традицияләрне саклау кирәк дигән сүз ул – кешләргә үз күзаллавыңны тагу", ди Бобров.

Ул Киндерледә мәдәниятнең үлеп баруын күрсәтү өчен объектив мисаллар китерү кирәк, моның өчен дәлләр юк дип белдерә. Тасмада тасвирланганча, китапханәдәге татар китапларының юк ителүенә, эшләп килүче бердәнбер татар коллективына бөтенләй игътибар булмауга, татар мәдәниятенең шау-гөр килеп тормавына игътибар итәргә теләми. Һәм шулай ук Бобров социаль тармакларда, мәгарифтә, мәдәният өлкәсендә эшләүчеләрнең, социологларның шул җирдә яшәүчеләр телен белүләрен һөнәри өстенлек итеп санамый һәм аны кирәксенми дә.

Азатлыкның әлеге мәдәният йортында татарча да, русча да белгән кеше эшләсә яхшырак булмас идемени дигән соравына Бобров: "Күрәсең, бу акчага эшләрлек белгеч табылмаган" дип кенә белдерде.

Азатлык Төмән өлкәсе эчке эшләр идарәсенең экстремизмга каршы каршы көрәш үзәге хезмәткәре, “Киндерле эше”н багучы Станислав Петруня белән элемтәгә керергә тырышты. Сайтларында күрсәтелгән телефонны көн дәвамында беркем дә алмады. Эчке эшләр идарәсенең матбугат хезмәтенә шалтыраткач, андагы хезмәткәр Анастасия үзәкнең ябык бүлек икәнлеген, үзләрендә дә телефоннары булмауны әйтеп, хат язарга карарга тәкъдим итте.

Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Фәрит Хәкимгә әлегә Төмән өлкәсе милли эшләр комитетыннан да, өлкәнең экстремизмга каршы көрәш үзәгеннән дә мөрәҗәгать итүче булмаган.

"Мин (концерт алдыннан) халыкны сәламләдем, аннан соң дистәләгән еллар татар мәдәниятен үстерү эшендә дан тоткан Киндерле авылы бүген нишләп сүнеп бара дигән сорау куйдым. Анда Наҗия Хәкимова, Маметовлар, Казаннан килгән югары белемле мәдәният хезмәткәре эшләп карады. Алар бер-ике ел эшләде дә китеп барды. Гаеп нәрсәдә дигән соравымны да куйдым. Икенчедән, концертка ярты гына зал тамашачы килгән иде, монда да сәбәп нәрсәдә дип сорадым. Залдан күрше авылларда белдерүләр булмады, автобуслар бирмәделәр, оештырмаганнар, дип әйттеләр.

Мәдәният йортына килеп керүгә үк мине фольклор коллективына йөрүче апалар чорнап алды. "Безнең эшләргә мөмкинлекләр юк, ник алай икән, ник болай икән?", дип сораштыра һәм миннән киңәш сорый башладылар.
Киндерле китапханәсендәге татар китапларының бер өлеше юк ителгән
Киндерле китапханәсендәге татар китапларының бер өлеше юк ителгән
Мин мәдәният белгече буларак, хакимият вәкилләре халык белән элемтәдә тора, аларның фикерләрени өйрәнеп халык теләгәнчә эшләргә тырыша, ә нигә монда Киндерледә халык фикерен өйрәнмичә мәдәният йортына бүтән милләт вәкилен куйганнар, дип әйттем. Мин тагын ул белгеч булса ярый да, ә бу куелган Светлана ханым килеп туган вазгыять корбаны гына, ул гаепле түгел, дип әйттем халык алдында.

Мәдәният өлкәсендәге эшчәнлекнең төп нигезе тел, ә бу хезмәткәр татар телен дә, гореф-гадәтләребезне дә белми. Мәдәният йортында төрле кешеләр: әбиләр белән дә, яшьләр һәм балалар белән дә эшләү кирәк. Уен коралларын белмәгән кеше нинди эшчәнлек алып бара ала дигән сорау да куйдым.

Татар авылларында халык җыелышлар үткәреп төрле проблемнарны хәл итәргә өйрәнгән дип тә әйттем. Сезгә дә, бәлки, җыелыш ясап, үзегезнең район җитәкчелегенә мөрәҗәгать итәргә кирәктер дип тә мөрәҗәгать иттем. Тулысынча гел татарлар гына торган бу авылда да мәдәният йортында эшләрдәй кеше табылырга мөмкин дидем", ди Фәрит Хәким.

Хәйруллина әйтүенчә дә, бу хакта Бобров та белдерде, авыл халкының бер өлеше мәдәният йорты җитәкчесеннән канәгать.

"Халык арасында да төрле фикер булырга мөмкин. Мәдәният эшенә аңлап бетермичә, бу очракта гафу итәсез, техничка да, тракторчы да бәя бирергә мөмкин. Мин мәдәният хезмәткәре, үз гомеремне мәдәният эшенә багышлаган кеше буларак, битараф кала алмыйм. Мин һәрвакыт мәдәният өлкәсендә профессиональ белгечләр булмауга ризасызлык белдереп килдем. Мин бу очрашуда әйдәгез, Киндерле авылының мәктәп директоры итеп, булмаса, зоотехникны куйыйк дип әйтергә дә мәҗбүр булдым. Халык көлеп җибәрде", ди Фәрит Хәким.

Киндерледәге хәл өлкәдә татар мәдәниятенең юкка чыга баруын раслаган беренче очрак кына түгел. Төмән районы Ямбай авылындагы Себер татарлары музеены язмышы да аяныч хәлдә.
XS
SM
MD
LG