Accessibility links

Кайнар хәбәр

Украина көнчыгышында Русия яклы протестлар дәвам итә


Луганскида Русия яклылар баррикадаларны ныгыта
Луганскида Русия яклылар баррикадаларны ныгыта
Чәршәмбе көнне ил җитәкчелеге сөйләшүләр юлы белән, йә булмаса көч кулланып 48 сәгать эчендә сепаратистлар язмышы хәл ителәчәк дип белдерсә дә Украинаның көнчыгышында Русия яклы протестлар дәвам итә.

Луганскида узган төн вазгыять катлаулы булды дип хәбәр ителә. Монда Русия яклылар Украина иминлек хезмәтенең өлкә идарәсе бинасын басып алган иде. Мәйданда калган 500-ләп кеше милиция штурмын көтте, алар арматура, торба кисәкләре, күсәкләр белән коралланган иде, дип хәбәр итә Newsru.ua.

Донецкида сепаратистлар 6 апрельдә өлкә хакимияте бинасын басып алган иде, алар бүген иртән баррикадаларын ныгытты, дип белдерә УНИАН. Кәефләренә күрә, алар бинаны азат итәргә җыенмый.

Кичә Украинаның беренче вице-премьеры Виталий Ярема, өлкә хакимияте бинасы пәнҗешәмбе көндез тыныч юл белән азат ителәчәк, дип белдергән иде. Хакимиятләр протестчыларга коралларын тапшырырга дигән таләп куя.

Украина Югары Радасы спикеры, президент вазифаларын башкаручы Александр Турчинов, басып алган биналарны азат итсәләр, коралларны тапшырсалар бу чараларда катнашучыларга карата җинаять эше кузгатылмаячак, дип гарантияләде.
XS
SM
MD
LG