Accessibility links

Ринат Әхмәтов Донецки патшасы булып калырга тели


Ринат Әхмәтов, 2006 ел
Ринат Әхмәтов, 2006 ел

Ринат Әхмәтов кебек байларга шәхси тынычлык бик кадерле. Ни сәбәпле олигарх Украина патриоты булып күренергә тырыша?

Донецкида туып үскән Әхмәтов бу көннәрдә өлкәнең хөкүмәтен басып алган Русия яклы активистлар белән бәхәскә кереп хисләргә бирелмәскә чакырды. Бу сөйләшүнең язылып барганын да чамалагандыр ул, дип фаразлый белгечләр.

“Аңлыйм, җаннарыгыз әрни. Донбасс өчен җан аткан һәрбер кеше минем кан кардәшем. Нигә дисезме? Мин монда тудым, монда яшим. Мин бу җирдә йөрим. Мин дә сез сулаган һаваны сулыйм”, дигән Әхмәтов 7 апрель көнге язмада.

Кайда сүгенеп, кайда туганнарча дәшеп олигарх аларны Киевта рәсмиләр белән сөйләшергә чакыра. Бу язманы Украинаның барлык телевидение каналлары күрсәтте.

Дүрт көн вакыт үтә, Донецкиның Украинадан аерылуын таләп итүчеләр хөкүмәт бинасыннан китми, вазгыять тынычланмый. Әхмәтов исә, бу вазгыятьне үзенә хакимиятләр күзендә үсәр өчен куллана. 11 апрель көнне ул төбәккә килгән премьер-министр Арсений Яценюк янында басып тора. Украинаның Русия яклы төбәге патшасы Әхмәтов үзен тынычлык һәм милли бердәмлек илчесе итеп таныта.

“Донбасс минем өчен Украина, Донбасс һәм Украина мәңгегә минем йөрәгемдә”, ди ул премьер янында.

“Халык дошманы”

Әхмәтов капиталын 90нчы елларда туплады. Моның белән ул Виктор Януковичка да бурычлы. Хәзергә кадәр Әхмәтов аңа һәм Регионнар фиркасенә тугры калды. Әхмәтов Украинаның демократик үсеше өчен тырышмады.

Шуңа күрә, вакыйгаларның үзәге Киевтан Кырым һәм көнчыгышка таба авышкач, Әхмәтовның көтмәгәндә сәяси позиция алуына күпләр шикләнеп карый. Башта көнчыгыштагы протестларны оештыруга Әхмәтов кулы тигән диючеләр булды. Аның Путин белән очрашуы турында язылды. Әхмәтов Русия президенты белән очрашканын кире какты. Киевтагы президент администрацияcе исә протестларны чикнең икенче ягында Кремльгә ярдәм итеп яткан элекке президент оештыра, дип фаразлый.

“Новости Донбасса” журналисты Олексий Мацука “Ул протест чараларын Әхмәтов оештырган булуына дәлилләр юк”, дип язып чыкты. Журналист көнчыгышта Русия яклы сепаратистларның Әхмәтовны аның бердәм Украина турындагы чыгышларыннан соң “халык дошманы” дип атауларын һәм ул җитәкләгән “Шахтер” футбол клубы байракларын яндыруын үз күзе белән күргән.

Хәзер бер әйбер аңлашылмый, дип яза Мацука, төбәк белән кем идарә итә? Чит илдән Януковичмы әллә мондагы Әхмәтовмы? Әхмәтов дипломатия ярдәмендә сепаратистларны үз ягына аударырга тырыша.

Язмыштан узмыш бармы?

Шахтерларның балалары гадәттә миллиардер булмый. Әмма эшчеләр гаиләсендә туган 47 яшьлек Әхмәтов шахталар төбәге байлыкларыннан файдалану юлларын тапкан. Аның Донецкидагы System Capital Management ширкәте металл, шахталар, банклар, элемтә, мәгълүмат чаралары һәм милек белән эш иткән 100дән артык кечерәк ширкәтне үз эченә алган.

Әхмәтовның “Украина” исемле үз телевидение каналы бар. Көнчыгыш Европада UEFA стандартлары белән 400 миллион долларлык Донбасс-Арена исемле беренче футбол стадионын ул төзетте. Лондонда иң кыйбатлы фатир аныкы. Ул ширкәтендә эшләүче 300 мең кешенең аның идеясен яки намзәтен якларга әзер торуын ачыктан-ачык белдерә.

Советлар хакимияте таркалганда дәүләт милкен хосусыйлаштыру вакытында баеп калган олигархларның язмышы бер төн эчендә үзгәрә дә ала. Мисаллар өчен ерак йөрисе юк: Михаил Ходорковский һәм Борис Березовский белән ниләр булганы әле онытылмаган.

1990 еллардан бирле Әхмәтов Януковичка якын кеше буларак дәүләт тендерлары һәм хосусыйлаштыруның зур өлешен эләктерде. Евромәйдан инде тулы көченә җәелгән гыйнвар аенда да Әхмәтов дәүләт заказларының 31%ын алган.

Хәзер инде олигарх киләчәк язмышын һәм бизнесларын саклап калу өчен башка төрле адым ясарга тиеш булып чыгамы? Әхмәтовның төп ширкәте һәм аның карамагындагы Метинвест һәм ДТЕК ширкәтләре 2011 елда Украинада эшләрен иң ачык итеп алып барган ширкәтләр дип табылган булган.

Әхмәтов Украинадагы вазгыять тотрыксызлыгы аркасында күпмедер акчасын да югалта бара. Янукович инде аннан үч ала башлады. Януковичның улы Әхмәтовтан 1 миллиард һривня (75.5 млн доллар) таләп итеп Метинвест ширкәте белән бәйле шикаятьне мәхкәмәгә бирде.

Регионнар партиясе һәм аның президентлыкка намзәте, элекке Харьков губернаторы Михайло Добкинның абруе төшә барганда Әхмәтов үзенә яңа сәяси партнерлар табар дип фаразлана. Күзәтүчеләр аның 25 май сайлавы якынлашканда ике төп көндәш - Петро Порошенко яки Юлия Тимошенкога якынрак булачагын белдерә. Көнчыгышта үзе артыннан күп санлы халыкны ияртә алган Әхмәтов акчасын, абруен, шәхси бәйсезлеген саклап калу өчен тырыша.

“Эш президент сайлавында гына түгел. Әхмәтовка үзенең Донецки өлкәсендә патша булып калу кирәк”, ди Донецкидагы сәясәт белгече Олександр Клюзев.

Әхмәтов, ни кадәр Донбассны яратмасын, анда гына утырмый. 2005 елда Юлия Тимошенко премьер чорында ул финанс гаепләүләреннән качып Монакога китеп барды. Хәзер аның дөньясы кечерәйде. Әхмәтовның ярдәмчесе Дмитро Фирташ узган ай Австриядә көтелмәгәндә АКШ белдергән гаепләү нигезендә кулга алынды.

Янукович чорында Әхмәтов гаепләүләрдән котылып килде. Хәзер, яклаучысы булмагач, аның тынычлыгы да бозылды, ди Канада институтында Украина өйрәнүләре белгече Тарас Кузио.

“Әхмәтов американнарның яки берәр Европа Берлеге иленең үзенә каршы җинаять эше ачу-ачмавын белми. Ул үзе белән нәрсә буласын да белми. Шуңа күрә ул әлегә шыпырт кына Донецкида утыра. Иманым камил: ул Путин белән дә сөйләшүләр алып барадыр”, ди белгеч.

Киев, Әхмәтовка тимәгез, дисә, олигарх тынычлык һәм бердәмлек яклы булачак. Мәскәү аңа яхшырак тәкъдим ясаса, Әхмәтов Донецкины Русиягә тапшыра ала, ди Тарас Кузио.

Белгеч фикеренчә, Әхмәтов кебекләрнең Украина патриотлары була алуы бик шикле. “Андыйлар үзләре турында гына уйлый”, ди ул.
XS
SM
MD
LG