Accessibility links

Кайнар хәбәр

Бюрократия .tatar доменын эшләртеп җибәрүгә комачаулый


Көзгә .tatar домены эшләп китәргә мөмкин. “Без теләгәнгә караганда, бюрократик эшләрнең күплеге озак вакыт ала. Без якын арада килешү имзаланыр һәм доменны техник сынау өчен эшләр башланыр дип өметләнәбез”, дип белдерде “Интерфакска” Татарстанның мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы вәкиле. Аның сүзләренчә, .tatar-ны теркәү тәкъдимен ICANN хуплаган һәм килешү төзелергә тиеш.

“Бу доменны татар мәдәни җәмәгатьчелеге һәм шулай ук үзләрен бу җәмәгатьчелектә тойганнар кулланыр”, ди министрлык вәкиле. Ул бизнестагылар, татар дөньясы өчен тавар җитештерүчеләр дә доменны үз итәр дип өметләнә. Татарстанның дәүләт оешмаларын .tatar-га күчерү планлаштырылмавын белдерә.
XS
SM
MD
LG