Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиядә узган ел 461 бала үзенә кул салган


461 баланың үз-үзенә кул салуы – ким дигәндә һәр көн саен бер баланың суицид корбаны икәнне күрсәтә, дип белдерә Русия тикшерү комитеты вәкиле Владимир Маркин.

Аның сүзләренчә, күп очракта битарафлык һәм янәшә-тирәдәгеләрнең балалар борчылуларына игътибарсызлык моңа сәбәп булып тора.

Ул балалар йортларында тәрбияләнүчеләр социаль яктан якланмаган дип белдерә. Узган ел җинаять эшләре күрсәтүенчә, ким дигәндә 200 бала зыян күргән. 15 процент җинаять көчләү сәбәпле кылынган.
XS
SM
MD
LG