Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Крым” телеширкәте җитәкчелеге Мостафа Җәмилевны эфирда күрсәтүне тыйган


“Крым” дәүләт телерадиокомпаниясе тапшыруларында кырымтатар халкы юлбашчысы Мостафа Җәмилев һәм Кырымтатар Милли Мәҗлесе рәисе Рефат Чубаровны күрсәтүдән тыйганнар. Бу хакта “Украинская правда” яза.

Хәбәрләргә күрә, телеширкәт хезмәткәрләренә Җәмилевтан әңгәмә алу, хәтта ул булган гомуми планны күрсәтү дә киңәш ителми. Кырымтатар башлыгы исемен телгә алуга гомумән цензура кертелә.

Кырымның Русия тарафлы хакимияте шулай ук Кырымтатар Мәҗлесе эшчәнлеген яктыртуга да чикләүләр кертә.

Бу хәбәрне мәҗлеснең матбугат сәркатибе Ләйлә Мөслимова да раслады.
Редакция хезмәткәрләре бүген ширкәт җитәкчелеге белән очрашу уздырып әлеге тыюларга рәсми документ сорамакчы.

Кичә Русия президенты Владимир Путин кырымтатарлары хокукларын кайтару турында фәрман имзалады.

Шулай ук кичә Мәҗлес бинасына һөҗүм булды һәм «самооборона» вәкилләре Җәмилевның Кырымга кайтуы уңаеннан эленгән Украина байрагын алып ташлады. Берничә хатын-кыз зыян күрде.
XS
SM
MD
LG