Accessibility links

Кайнар хәбәр

Гүл белән Миңнеханов кырымтатарлар киләчәге турында сөйләште


Татарстан һәм Төркия президентлары Рөстәм Миңнеханов һәм Абдуллаһ Гүл
Татарстан һәм Төркия президентлары Рөстәм Миңнеханов һәм Абдуллаһ Гүл

Төркия президенты Абдуллаһ Гүл кырымтатарларына Русиягә кушылганнан соң милли үзенчәлекләрен саклап калу өчен мөмкинлекләр тудырырга кирәк, ди. Рөстәм Миңнеханов Русия тарафыннан кирәкле чаралар күрелүен һәм кырымтатарлары өчен тиешле гарантияләр тәэмин ителәчәгенә ышандыра.

26 апрельдә Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Төрекмәнстан сәфәре кысаларында Төркия президенты Абдуллаһ Гүл белән очрашты. Ашхабадта узган очрашуда Төркия һәм Татарстанның хакимият вәкилләре катнашты, дип хәбәр итә республика җитәкчесенең матбугат хезмәте.

Миңнеханов очрашуда белдергәнчә, Казан Әнкара белән мөнәсәбәтләр үстерүдә бер урында таптанмый: 30 апрельдә Татарстан делегациясе Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә Анталиягә бизнес-сәфәр ясаячак, ә май азагында исә Төркиягә тагын бер сәфәр планлаштырыла.

"Без төрек партнерларыбыз белән аралашып торачакбыз һәм аларны Татарстанга чакырабыз", - ди Миңнеханов. Аның фикеренчә, Татарстан белән Төркия арасындагы багланышлар үсешенә федерал хөкүмәт ярдәме дә зур этәргеч биргән.

Миңнеханов Төркия җитәкчелегенә Казанны 2014 елгы төрки дөньяның мәдәни башкаласы итеп сайлап алуда ярдәме өчен рәхмәт белдерде.

"Без һәрвакыт илебездә сезне күрергә шат булачакбыз, - дип мөрәҗәгать итте Абдуллаһ Гүл Рөстәм Миңнехановка. - Якын киләчәктә Анталиягә эшлекле сәфәрегез мөнәсәбәтләр үсешенә ярдәм итәр дип ышанам".

Төркия кырымтатарлары мәсьәләсенә тәэсир итерме?

Ике як шулай ук Русия җәмгыятенә кырымтатарларының интеграцияләнү мәсьәләсе хакында да фикер алыштылар. Гүл кырымтатарларының милли үзенчәлекләрен саклап калу өчен мөмкинлекләр тудырырга кирәк дип ассызыклады. Үз чиратында Миңнеханов Русия тарафыннан кирәкле чаралар күрелүен һәм кырымтатарлары өчен тиешле гарантияләр тәэмин ителәчәген белдерде. Татарстан президенты үз ягыннан ул шәхсән кырымтатарлары белән Русия җитәкчелеге арасында конструктив диалог урнаштыруга ярдәм итәчәген белдерде.

Cәясәт белгече Руслан Айсин фикеренчә, Төркиядә 500 меңнән бер миллионга кадәр кырымтатары яшәгәнгә күрә, Әнкара аларның киләчәгенә битараф түгел һәм бу юнәлешкә ничек тә булса тәэсир итәргә тели.

“Ләкин Төркиянең Путинга басым ясау мөмкинлекләре юк, шуңа күрә ул мәдәният, ТӨРЕКСОЙ кебек башка аспектлар аша эш итә”, - ди ул Дождь каналына. Төркия кырымтатарларын үз ягына тартачак, ә Русия аларга ваз кичә алмаслык нәрсә вәгъдә итәргә тырышачак, ди Айсин.

“Мәсәлән, аларга җирләрне рәсмиләштерү тәкъдименнән баш тартырга авыр булачак, чөнки Кырымда уен зонасы барлыкка килү хәбәрләре фонында кырымтатарлары үз мөлкәтләре турында аеруча борчыла”, - ди ул.
XS
SM
MD
LG