Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәүдә "Энҗе бөртекләре" фестивале узды


Сәхнәдә Кырымнан "Тебюссем" балалар төркеме
Сәхнәдә Кырымнан "Тебюссем" балалар төркеме

27 апрельдә Мәскәүдә балалар иҗатына багышланган Габдулла Тукай исемендәге "Энҗе бөртекләре" фестиваленең гала-концерты узды.

Бу фестиваль Мәскәүдә рәсми рәвештә 1998 елдан бирле уздырыла. Шунысын да әйтергә кирәк, ике елга бер тапкыр уздырыла торган бу фестивальнең башлангычы 1995 елда ук булган иде. Әле татарларныкы булмаган Әсәдуллаев йорты сәхнәсендә татар балалары катнашында Габдулла Тукайның туган көненә багышлап узыдырылган ул чарада алга таба мондый тамашалар фестиваль буларак уздырылачак дип игълан ителгән иде.

Ике елга бер мәртәбә уздырыла торган бу балалар фестивале Мәскәүдә инде үзен танытты. Хәтта бер тапкыр Русия күләмендә дә уздырылды. Анда Русиянең күп кенә төбәкләреннән – Әстерхан, Оренбур, Чиләбе, Ижау, Петрозаводски, Екатеринбур һәм башка өлкәләрдән күп балалар килгән иде. Ул вакытта фестивальгә ярдәм итүче “Фатиха” фонды бу чараның барлык матди чыгымнарын үз өстенә ала торган иде. Берничә ел инде ул фонд юк, ләкин фестиваль үзен югалтмады. Ярдәмчеләр табылып тора. Бу юлы да төп матди ярдәмне Русия мөфтиләр шурасы рәисе Равил хәзрәт Гайнетдин күрсәтте. Шулай ук эшкуарлар Ильяз Мөслимов, Рөстәм Сөләйманов, Фуат Солтанов та фестиваль чыгымнарына үз өлешләрен керттеләр.

Сәхнәдә Илдар Невмятуллин
Сәхнәдә Илдар Невмятуллин
Бу чарага башка еллардан аермалы буларак бу юлы Кырымнан Сервер Кокура җитәкчелегендәге “Тебюссем” балалар төркеме дә килгән иде. Шунысын да әйтергә кирәк, Кырымнан балалар чакыру бүгенге сәясәт белән берничек тә бәйләнмәгән. Ул балалар Мәскәүгә инде кунак буларак 2004 елдан бирле киләләр. Аларның “Шатлык” төркеме белән булган дуслыклары дистә елдан артык дәвам итә. Алар үзләрендә “Шатлык”ны кабул иткән иделәр.

Тамашачылар кырымтатар балаларын бик җылы каршы алдылар, өстәмә чакырып сәхнәдән җибәрми тордылар. Кырым балаларын 1186 санлы мәктәп укытучылары очкычтан алып, үзләрендә кунак итте, Мәскәүне күрсәтте. Без алардан сезгә кайсы ил якынрак, Русияме, Украинамы дип сорадык. Алар икеләнеп тә тормый, әлбәттә, безгә Украина якынрак. диделәр. Безне Русия сөргенгә сөргән, ә без Украинага кайттык. Без инде гомумән, Украинада туган балалар, Кырым белән бергә Украина да безнең туган ил, диделәр.

Сәхнәдә Камилә Биккулова
Сәхнәдә Камилә Биккулова
Инде фестивальгә килгәндә, анда Мәскәүнең этномәдәният юнәлешендә эшләүче 1186 санлы мәктәп укучылары, 318 санлы һәм 2082 санлы татар этномәдәнияте юнәлешендә тәрбия алып барган балалар бакчаларына йөрүче балалар, мәдәни үзәк каршындагы “Шатлык”, “Илдан” җыр һәм бию төркемнәре, шулай ук мәдәни үзәккә татар теле түгәрәгенә йөрүче балалар, шулай ук башка мәктәпләрдә укып та татар музыкасын, татар телен өйрәнгән балалар да катнашты. Берничә ай барган фестиваль барышында жюри әгъзалары 140тан артык баланы тыңлады, алар арасыннан Гала концертка иң талантлыларын гына сайлап алды.

Сәхнәдән Габдулла Тукай, Фәнис Яруллин, Роберт Миңнуллин һәм башка татар шагыйрьләренең шигырьләре, татар композиторларының җырлары яңгырады. Бу фестивальдә катнашкан һәр балага бүләкләр һәм диплом тапшырырылды. Альтта уйнаган 18 яшьлек Камилә Биккулова фестивальнең иң олы бүләгенә лаек булды.

Шунысын да әйтергә кирәк, кызганычка каршы, алдагы еллар белән чагыштырганда татар теленә игътибарның кимүе дә күзәтелде.

“Илдан” төркеме җитәкчесе Рәдиф Яваев
“Илдан” төркеме җитәкчесе Рәдиф Яваев
Узган фестивальдә җиңүчеләрдән бүгенге көндә халыкара күләмдә исем алган татар балаларын атап китәргә була. Шуларның берничәсе: пианино остасы Рем Урасин, халыкара танылган баянчылар Айдар Гайнуллин, Айдар Сәлаховлар, җырчылардан Камил Фехретдинов, Радик Яруллин, Айдар Сафин, Рэдик Ефремов Һәм башкалар.

Фестиваль комитеты тагы ике елдан Габдулла Тукай исемендәге фестивальне шагыйрьнең юбилеена багышлап үткәреләчәген белдерде.

Фестивальнең уңышы балаларны өйрәтүчеләрдән, аларның күңелләренә татар моңын салучылардан тора. Аларга, атап әйткәндә, 1186 мәктәптән аның директоры Лемма Гирфановага, укытучылар Роза Хәбибуллинага, Илфат Миңнегалиевка, “Шатлык” төркеме җитәкчесе Зәмзәмия Сәхәбетдиновага, “Илдан” төркеме җитәкчесе Рәдиф Яваевка, фестиваль комитетына шулай балалар бакчалары җитәкчеләренә һәм Кырым балаларына Бөтендөнья татар конгрессыннан, Мәскәүнең милләтара бәйләнешләр комитетыннан, Татарстанның вәкаләтле вәкиллегеннән, Мөфтиләр шурасыннан кыйммәтле бүләкләр һәм рәхмәт хатлары тапшырырлды. Балаларның чыгышларын “Халкым минем” тапшыруы төшерде.
"Энҗе бөртекләре" хоры чыгыш ясый
"Энҗе бөртекләре" хоры чыгыш ясый
XS
SM
MD
LG