Accessibility links

Кайнар хәбәр

Американ укытучысы Казаннан мәсхәрәләп куылды


Лиһау Джэксон һава аланында
Лиһау Джэксон һава аланында

Американ балаларын Русиядә укыту оешмасының Казандагы координаторы виза режимын бозуда гаепләнеп берничә көн изоляторда тотылганнан соң илдән куылды.

Русиядә чит илдән акча алып эшләгән хөкүмәттән бәйсез оешмаларны "чит ил агентлары" дип теркәү башлангач, АКШның дөньядагы 30лап илдә эшчәнлек алып барган "American Councils" оешмасының да Русиядә кабат теркәлүе таләп ителгән иде. Оешманың Мәскәүдәге вәкиле Картер Джонсон бүгенге көндә яңача теркәлү эшләре белән әле дә йөри, ул арада 1 апрельдән оешманың эшчәнлеге туктатылып тора.

Шушы көннәрдә оешманың Казанда инде биш еллап эшләгән хезмәткәре Лиһау Джэксонның Русиядән куып чыгарылуы мәгълүм булды. Ике атна элек аны Федераль миграция хезмәтенең Татарстан бүлегенә чакыртып виза тәртибен бозуын белдергәннәр. Шул очрашудан аны туры Русиядә виза режимын бозучылар тотылган изоляторга алып киткәннәр һәм берничә көннән Русиядән куып чыгарып җибәргәннәр. Бу хәлне оешманың Мәскәүдәге вәкиле дә раслады.

Джэксон Русиядә студент визасы белән яшәгән. Әлеге визаны озайтырга аңа Казан федераль университеты һәм Казан дәүләт технология университетлары чиратлашып ярдәм итеп торган. Үз вакытында әлеге уку йортлары миграция идарәсеннән Джэксон өчен Русиядә эшләү рөхсәте һәм башка төрле виза да сораган булган, ләкин соңгы мәртәбә бу документлар кире кагылган. Сәбәбе итеп аның хезмәт хакы АКШтан түләнеп торганын белдергәннәр.


Лиһау Джэксон Федераль миграция үзәгендә
Лиһау Джэксон Федераль миграция үзәгендә
Лиһау Джэксон бу елларда АКШтан килүче югары сыйныф укучыларын каршы алып, аларның Казандагы укуларын оештыручы булган. "American Councils" програмы нигезендә русча өйрәнергә теләгән яшүсмерләрнең Русиягә җәйгә 8-10 атнага, өч айга яки тулы бер елга килү програмнары булган. Гадәттә алар Казанның ике югары уку йортының берсендә Казан мөгаллимнәре әзерләгән рус теле програмы нигезендә төшкә кадәр тел укыган, төштән соң телне Казан студентлары белән аралашуларда, төрле мәдәни чараларда камилләштергән. Шушыларның барысын да оештырган Джэксән ул арада Казанда татар кызына өйләнгән булган.

Лиһау Джэксонны Казанда барлык актив яшьләр, укытучылар яхшы белә. Аның Казаннан шулай ашыгыч һәм мәсхәрәләп куылуын алар "Джэксоннан зур сәясәт корбаны ясадылар", дип бәяли.
XS
SM
MD
LG