Accessibility links

Кайнар хәбәр

Тарадагы "Нур" ансамбленә – 10 ел


"Нур" ансамбле
"Нур" ансамбле

Омски төбәгендә 90нчы елларда оешып эшли башлаган һәм төрле дәрәҗәдәге юбилейларын билгеләгән кайбер татар коллективлары хакында “Азатлык” хәбәр иткән иде инде. Күптән түгел Омскиның тагын бер коллективы – Тара районының “Нур” вокаль ансамбле 10 еллыгын билгеләде.

Төрле төбәкләрдә, шул исәптән Омскида һәм авыл-районнарда татар коллективлары төзелеп, уңышлы гына эш алып барулары хакында ишеткән бер төркем Тара татарлары үз шәһәрләрендә дә татар оешмасы булдырырга ниятлиләр. 2004 елның язында алар Тара шәһәре хакимиятенә мөрәҗәгать итәләр, татар оешмасына урнашу урыны сорыйлар. Шәһәр хакимиятенең мәдәният бүлеге аларга “Себер” мәдәният-күңел ачу йортында урын бирелүе хакында белдерә.

2004 елның 5 маенда татарлар беренче утырышларына җыелалар. Шунда алар үзешчән сәнгать коллективы, ягъни ансамбль булып эшли башларга дигән карарга киләләр. Ансамбльгә исемне дә мәгьнәлене сайлыйлар – тирә-якка нур чәчеп, яктыртып торсын өчен “Нур” дигән исем бирәләр.

Нәкъ бер айдан соң – 5 июньдә "Нур" ансамбле тамашачы алдында беренче мәртәбә чыгыш ясый. Аннан соң коллектив концертлар белән районның татар авылларында да була башлый. 10 ел эчендә коллектив Тарада 50 концерт, район җирлегендә булган 8 татар авылында 30дан артык тамаша күрсәтә. “Нур” ансамбленең концерт программаларында “Нәүрүз”, “Карга боткасы”, “Каз өмәсе”, “Аулак өй” кебек милли йолалар да күрсәтелә.

Ансамбльне җитәкләүчеләр

Оешу дәверендә коллектив белән Рушания Корманова җитәкчелек итә. Бераздан ул җитәкчелек вазифасын милли җанлы татар егете – Илдар Маматов кулына тапшыра. 5 елга якын эшләгәннән соң, Маматовка башка эшкә күчәргә туры килә, ансамбль белән кабат Рушания Корманова җитәкчелек итә башлый.
"Нур" җитәкчесе Рушания Корманова белән әңгәмә
please wait

No media source currently available

0:00 0:06:55 0:00

Шуны да әйтергә кирәк, ансамбльдә шөгыльләнүчеләр асылда хатын-кызлар. Баянчы да хатын-кыз – Чинан Фәтхетдинова. Оешканнан алып бүгенгә көнгә кадәр ул кулыннан баянын төшерми. Ансамбльгә йөрүчеләргә яңа җырлар җиткерү дә аның өстендә.

Коллективның эшчәнлеге

“Нур” коллективы тырышлыгы белән район күләмендә “Татар кызы”, “Сөйкемле шүрәле”, милли ашлар бәйгеләре, татар теле буенча төрле дәрәҗәдәге олимпиадалар оештырыла. “Нур” коллективы Тарада һәм районның татар авылларында Сабантуйлар оештыру белән дә шөгылләнә. 10 ел эчендә районда 8 мәртәбә милли бәйрәмебез оештырыла. Коллектив өлкә күләмендә оештырылган сабантуйларда, башка төрле милли бәйрәмнәрдә, бәйгеләрдә, спорт ярышларында да актив катнаша.

Тантана барышы

“Нур” ансамбленең юбилее “Себер” мәдәният-күңел ачу йортының зур залында “Йөрәгемнең гүзәл хисләре” дип исемләнгән концерт-кичә рәвешендә оештырылган иде. Тамашачылар һәм кунаклар Тараның үзеннән, районның татар авылларыннан, Муромцево районыннан, Омски шәһәреннән һәм Төмән өлкәсеннән дә килгән иделәр.

Кичә җыр-биюләр, тәбрикләүләр белән үрелеп барды. Рәсми даирәләрдән “Нур” коллективын юбилее белән район хакимияте башлыгы урынбасары Ирина Колпащикова, район хакимиятенең мәдәният бүлеге рәисе Александр Мезенин тәбрикләделәр, рәхмәт хатлары, бүләкләр тапшырдылар.

Аннары “Нур” ансамбленә һәм коллективның һәр әгъзасына Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының рәхмәт хатлары тапшырылды.


Тәбрикләүләр

Юбилее белән коллективны Тара районының “Йолдыз” дини оешма рәисе Идрис Алтынбаев, шәһәр хакимияте башлыгы урынбасары Наталья Медведева, шәһәрнең милли мәдәниятләр берләшмәсе җитәкчесе Елена Нальгиева тәбрикләде. Тәбрикләүчеләрнең барысы да ансамбльнең эшчәнлеген уңай бәяләделәр, киләчәктә дә планканы төшермәүләрен, югары дәрәҗәдә эш алып баруларын теләделәр.

Рәсмиләрдән соң сәхнәгә Милли мәдәниятләр берләшмәсе каршында эшләүче Балтик буе халыклары, алман һәм рус оешмалары вәкилләре чыктылар. Алар да “Нур” коллективын юбилее белән тәбрикләпделәр, җырлы-биюле күренешләр бүләк иттеләр. Һәр чыгыш ясаучы үзенең татар оешмасы белән дустанә булуы, кулга-кул тотынып әшләве турында әйтте.

“Нур” коллективын тәбрикләргә Омскидан шәһәр татар милли-мәдәни мохтарияте һәм “Умырзая” татар-башкорт фольклор ансамбле вәкилләре килгән иделәр. Алар коллективка котлау хаты тапшырдылар, истәлекле бүләкләр бирделәр, дәртле җырлар башкардылар.

“Без, авылда яшәүче татарлар, “Нур” коллективының концертларын көтеп алабыз. Алар халкыбызның йолаларын, борынгы җырларын безнең исебезгә төшерәләр, яңа җырлар белән таныштыралар. Алып баручыларның матур сүзләре күңелебезне эретә, йөрәгебезгә дәва була. Рәхмәт сезгә, гел килеп йөрегез безнең якларга”, – диде Междуречье авыл хакимияте башлыгы Вафи Мухамадеев, Олы Уыш авыл клубы мөдире Гөлнур Рахмангулова һәм Хуҗавыл мәктәбе директоры Руслан Курманов.

Тәбрикләүләр һәм чыгышлар концерт-кичә ахырына кадәр дәвам итте. Кайбер чыгыш ясаучыларның исемнәрен әйтеп китү дә урынлы булыр. Алар: ансамбльгә һәрдаим ярдәм күрсәтеп торучы Мидхәт Колдашев, Тараның Алман милли-мәдәни мохтарияте рәисе Эльвира Герасимова, Муромцево район мәхкәмәсе рәисе Әлфия Әхмәтова, Ханты-Мансийски прокуратурасында эшләүче Ренат Әхмәтов һәм башкалар.

“Якташ” балалар ансамбле тәбрикләве

“Нур” ансамблен тәбрикләргә күптән түгел үзенең 10 еллыгын билгеләгән Тара шәһәренең “Якташ” үрнәк балалар ансамбле дә килгән иде. Әлфирә Декет җитәкләгән әлеге коллектив дәртле итеп “Әннәги-геннәги” җырын башкарды, Әлинә Ишмухаметова дәртле татар биюен күрсәтте. Балаларның чыгышын тамашачы көчле алкышларга күмде.

“Йолдызчыклар” төркеме


Кичә барышында балалар бакчасына йөрүче нәниләрнең чыгышы да күркәм булды. “Йолдызчыклар” дип исемләнгән төркемдә шөгыльләнүче балалар сәхнәгә кулларына плакатлар, шарлар һәм төрле төсле яулыклар тотып чыктылар. “Нур” ансамблендәге өлкән апаларын тәбрикләп алар шигырьләр укыдылар, матур итеп “Төсле яулыклар” җырын башкардылар. Нәниләрнең чыгышы бер генә кешене дә битараф калдырмагандыр.

Бу төркем ике ел элек балалар бакчасында тәрбияче булып эшләүче Гөлшат Сатышева һәм “Нур” ансамбле җитәкчесе Рушания Корманова инициативасы белән оеша. Анда 3 яшьтән 7 яшькә кадәр нәниләр шөгыльләнә. Балаларны җитәкче апалары җырларга, биергә, татарча сөйләшергә, балчыктан савыт-саба ясарга, аны буярга, чигү чигәргә, милли киемнәр тегәргә һәм башка күп төрле эшләр башкарырга өйрәтәләр.

Хәзерге вакытта “Йолдызчыклар” репертуарында җиде татар җыры, берничә бию, күп кенә шигырь бар. Балалар белән инде 40 минутлык концерт программасы әзерләнгән. Концерт Тара шәһәрендә һәм кайбер татар авылларында күрсәтелгән. Бар җирдә дә “Йолдызчыклар” чыгышыннан халык үтә кәнәгатъ калган.

Юбилей – зур бәйрәм


Концерт-кичә тәмамланганнан соң тантана мәдәният һәм ял паркындагы кафеда коллектив көче белән әзерләнгән чәй өстәле артында дәвам итте. Анда да тәбрикләүләр, җыр-биюләр күп булды. Гомумән, ансамбльнең юбилее анда шөгыльләнүчеләр өчен дә, районда яшәүче татарлар өчен дә чын мәгънәсендә бәйрәм булды. Мондый чарада балаларның да җәлеп ителүе – ямь өстенә ямь өстәде.
XS
SM
MD
LG