Accessibility links

Кайнар хәбәр

Омски "Умырзая"сына – чирек гасыр


"Умырзая" татар-башкорт халык фольклор ансамбле
"Умырзая" татар-башкорт халык фольклор ансамбле

Омски өлкәсендә моннан 25 ел элек оешып эшли башлаган коллективлар юбилейларын билгели башлады. Большеречье районы Үләнкүл авылының "Наза" ансамбле артыннан Омскиның "Умырзая" татар-башкорт халык фольклор ансамбле чирек гасырлык бәйрәмен үткәрде.

Омски өлкәсендә дә узган гасыр ахырында татар халкы телне, мәдәниятне, халкыбызның бәйрәмнәрен, гореф-гадәтләрен онытмыйча буын-буынга тапшыруның зарурлыгын аңлады кебек – 1988 елның декабрендә "Кичке Омски" газетасында татар клубы оеша дип игълан чыккач, "Төзүчеләр" мәдәният йортына бихисап халык җыелды.

Аларның күпчелеге татар сәнгатенә мөкиббән иделәр һәм нәтиҗәдә үзешчән сәнгать коллективы барлыкка килде. Өлкәдә беренчеләрдән булу һәм беренче концерт яз аенда, мартта куелу сәбәпле коллективка "Умырзая" исеме бирелде.

Тамир әфәнде Алимбаев һәм Ләйлә ханым Алимова
Тамир әфәнде Алимбаев һәм Ләйлә ханым Алимова
Ул вакытта Омскида татарларны берләштерү нияте белән ике елга якын төрле ишекләрне шакып йөрүче милләтпәрвәр ханым, Омскиның бер хастаханәсендә эшләүче шәфкать туташы Ләйлә Алимова була. "Төзүчеләр" мәдәният йортында эшләүче татар кешесе дә табыла. Рус бию коллективы белән эшләүче Фәрит Юмачиков була ул. Оешып килүче коллективны ул җитәкли, 10 елга якын эшләү дәверендә шактый уңышлы эшләүче ансамбль итеп үстерә, ә «халык» исеме коллективка 5 ел эшләгәннән соң бирелә.

Аннан соң коллективны 13 елдан артык Гафия Алеева җитәкли, аның җитәкчелегендә «Умырзая» төрле дәрәҗәләрдәге фестиваль-бәйгеләрдә актив катнаша, төрле исемнәр, җиңүче дипломнары яулый. 2006 елда Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты чакыруы буенча Казанда Кәрим Тинчурин исемендәге театр сәхнәсендә концерт бирә. Бүгенге көндә «Умырзая» белән яшь белгеч Гөлфия Шәйхитдинова җитәкчелек итә.

Гөлфия Шәйхитдинова
Гөлфия Шәйхитдинова
Еллар уза тора, коллектив яңадан-яңа үрләр яулый, уңышларга ирешә, дисәк, һич тә ялгыш булмас. «Умырзая» халыкара һәм төбәкара бәйгеләрдә катнашып җиңүләр яулый, «Түгәрәк уен» бөтенрусия татар фольклоры фестивалендә катнашып махсус бүләккә лаек була, 2012 елда яңадан БТК башкарма комитеты чакыруы буенча Казанда концерт програмы белән чыгыш ясый, "Татарстан - Яңа гасыр" телевидениесенең «Аулак өй» һәм «Җырлыйк әле» програмнарында язылып эфирга чыга, 2013 елда Казан кирмәне җирлегендә уздырылган татар фольклоры бәйрәмендә катнаша.

"Умырзая" биючеләре
"Умырзая" биючеләре
25 ел дәверендә «Умырзая» ансамбле Омскида, өлкәнең татар авылларында, ут күрше Новосибирски өлкәсенең күп кенә татар авылларында меңгә якын концерт куйды, иҗади сәфәрләр белән Казан, Түбән Кама, Тубыл, Томски, Новосибирски, Колывань, (Новосибирки өлкәсе) Михайловски (Сведловски өлкәсе), Павлодар һәм Семей (Казакъстан) шәһәрләрендә булды. Коллективка бүгенге көндә 50гә якын кеше йөри, ерак сәфәрләргә йөрергә авырсынып тормыйлар.

Ансамбльнең үзенчәлекләре юк түгел. Беренчедән, анда өлкәннәр белән бер рәттән татар телен белеп бетермәгән яшьләр дә җырлыйлар. Ягъни, җыр аша татар телен өйрәнәләр. Ансамбль каршында «Өмет» үрнәк балалар студиясе эшли, 15-16 яшькә җиткәннәре «Умырзая»га күчәләр. Бүгенге көндә кайда гына чыгыш ясарга туры килмәсен, шуңа игътибар итәләр – «Умырзая» ансамбле үзенең сафларында яшьләр белән өлкәннәрне, биючеләр белән җырчыларны берләштерә.

Шәхесләр

Ансамбльгә чирек гасыр тугрылыклы булып калып кала алган катнашучылар шактый. Шундыйларның берсе - Мәрзия Тайзетдинова. «Тормыш юлларым бер дә җиңел булмады, бер ялгызым өч кыз үстередем. Кайгы килсә дә, шатлык туса да, җыр җырлап юандым. Шәһәрдә татар коллективы барлыкка килүе турында ишеткәч, чиксез сөендем! Анда мин дуслар да таптым, күңелем булганча җырладым да, ул минем икенче гаиләмә әверелде. Әле дә үземне «Умырзая»сыз күз алдыма китерә алмыйм», ди Мәрзия апа.

Марс Тукаев Нәгыйм Мөхәммәдуллинны котлый
Марс Тукаев Нәгыйм Мөхәммәдуллинны котлый
Мәрзия Тайзетдинова юбилей концертында да сәхнә түрендә булды. Римма һәм Нәгыйм Мөхәммәдуллиннар да ансамбльнең ветераннары, 25 ел буена ансамбльнең үзәге булып торалар. Нәгыйм коллективның алыштыргысыз баянчысы булса, аның хәләл җефете – моңлы җырчысы.

Соңгы биш елда коллективка килеп кушылучыларның берсе Хәсән Сәйфуллин. Татарча белүе бик чамалы булса да, җырның сүзләрен дөрес итеп өйрәнергә тырыша, соң булса да, нәкъ менә коллективта үземнең татарлыгымны аңладым, «Умырзая»га йөрүем белән бәхетлемен, ди Хәсән Сәйфуллин.

Юбилей

29 мартта Омскиның Яшь тамашачы театры (ТЮЗ) бинасында Омскиның «Умырзая» татар-башкорт фольклор халык ансамбле үзенең 25 еллык юбилеен билгеләп үтте. Бу вакыйгага ансамбль ныклап әзерләнде – концерт программасы төзеде, күпләп кунаклар чакырды, яңа сәхнә киемнәре булдырды, «Умырзая»ның узганы турында белешмәләр эшләтте, фотокүргәзмә әзерләде, башка күп төрле эшләр башкарды.
Тамаша залы
Тамаша залы
Әйтергә кирәк, юбилей көнне берникадәр аңлашылмаучылык та булып алды. Театрның хуҗалары белән килешенгән, аренда бәясе түләнгән булуга карамастан, артистларга һәм тамашачыга бинага керү проблемлы булды, сәхнә, киенү бүлмәләре бушамады дип, ишекләр концерт башланырга 40-50 минут кала гына ачылды.

Шулай да коллектив һәм юбилей кичәсен үткәрергә ярдәм итүчеләр һәммәсенә дә өлгерде. Берәүләр күргәзмә, коллективның тарихы белән белән таныштырды, икенчеләре юбилейга махсус эшләнгән сувенирлар тәкъдим итте. "Умырзая"лылар сәхнәгә чыгарга әзерләнде.

Концерт коллективның визит карточкасы булып саналган «Умырзая» җырын башкару белән башланды. Тамашачы беренче җырдан башлап һәр чыгыш ясаучыны көчле алкышларга күмде, күпләп чәчәк бәйләмнәре бүләк итте, төрле җирләрдән килгән кунакларны да үтә җылы каршы алды.

Юбилей кунаклары

Кунаклар – Казаннан Бөтендөнья татар конгрессы рәисе урынбасары Марс Тукаев, күренекле җырчылар Айдар Габдинов белән Алсу Сөнгатуллина, Кытайдан килеп Казанда белем алучы татар егете Базарбай Бикчәнтәев булды. Тубылдан, Павлодардан, өлкәнең авыл-районнарыннан килгән кунаклар да шактый иде.

Тамир әфәнде Алимбаев котлый
Тамир әфәнде Алимбаев котлый
Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитетының төбәкләр белән эшләүче бүлек башлыгы Марс әфәнде Тукаев ансамбльдә 15 елдан артык шөгыльләнгән җырчыларга рәхмәт хатлары, шәһәр татар милли-мәдәни мохтарияте рәисе, ансамбльнең даими иганәчесе Тамир әфәнде Алимбаевка, “Татар дөньясы” газетасы редакторы Гөлсинә ханым Әхмәровага, ансамбльнең баянчысы Нәгыйм Мөхәмәдуллинга Татарстан республикасының югары бүләкләрен, татар халкына күрсәткән хезмәтләре өчен медальләр тапшырды.

Тамашачы өчен дә, кунаклар өчен дә, аеруча коллектив өчен көтелмәгән зур бүләк – 45 урынлы Hyundai маркалы автобус булды. Марс әфәнде Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановның котлау хатын укып, бу зур бүләк турында игълан иткәч, тамашачылар дәррәү кубып алкышлый, рәхмәт сүзләре кычкыра башлады, көчле алкышлардан зал тетрәп торгандай булды. Концерт-кичә барышында «Умырзая» коллективын өлкәнең мәдәният министрлыгы һәм шәһәр хакимияте вәкилләре, Дуслык йорты мөдире Наталья Степанова, шәһәрдә эшләүче милли-мәдәни оешмалар, авыл-районнардан килгән татар оешмалары җитәкчеләре, Тубыл, Павлодар кунаклары һәм башкалар котлады.

Казан кунаклары белән
Казан кунаклары белән
«Умырзая»ның бәйрәм кичәсе чәй өстәлләре артында Омскидагы шәрык кафесы «Шафран»да дәвам итте. Анда да изге теләкләр юллау, тәбрикләү сүзләре әйтүчеләр күп булды. Татарстан җырчылары Айдар Габдинов, Алсу Сөнгатуллина, Базарбай Бикчәнтәев анда инде "умырзая"лылар соравы буенча җырладылар.

Марс Тукай үзенең котлау сүзләрен тагы бер кат умырзаялыларга юллады: "Татарстан, Бөтендөнья татар конгрессы сезгә һәрвакыт ярдәм итәчәк, әлбәттә, без күпме генә ярдәм итсәк тә, әгәр дә сез менә шулай, хәзерге кебек, бердәм булып иҗат итмисез икән, бернинди ярдәм дә коткармый, шуңа күрә моннан соң да бердәм булыгыз, сезнең кебек коллективлар бик сирәк, горурланып яшәгез, халкыбызны сөендереп яшәгез, без сезне бик яратабыз, Казанга тагы килегез, без заллар тутырып халыкны җыярбыз, Алла бирсә".
"Умырзая" ансамбле концеттан соң
"Умырзая" ансамбле концеттан соң

XS
SM
MD
LG