Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия халыклары порталында кырымтатар бите ачылды. Казан татарчасы әлегә юк


Яңа сәхифәне тәкъдим итү. Сулдан: "Россия сегодня" мөдире Дмитрий Киселев, кырымтатар вәкиле Шевкет Алиев, "Россия для всех" порталы башлыгы Радик Әмиров. Мәскәү, 26 май 2014
Яңа сәхифәне тәкъдим итү. Сулдан: "Россия сегодня" мөдире Дмитрий Киселев, кырымтатар вәкиле Шевкет Алиев, "Россия для всех" порталы башлыгы Радик Әмиров. Мәскәү, 26 май 2014

"Россия для всех" интернет порталында кырымтатарларга багышланган бит булдырылды. Ул кырымтатар һәм урыс телендә эшли. Әлегә порталда Казан татарча бит юк.

Русиядә элекке “Новости” агентлыгы нигезендә булдырылган “Россия сегодня” халыкара мәгълүмат агентлыгы канаты астында эшләүче “Россия для всех” интернет порталында кырымтатарларга багышланган бит ачылды. Әлеге порталның җитәкчесе Радик Әмиров белән яңа бит турында сөйләштек.

- “Россия для всех” интернет порталының кырымтатарча бите нинди мәгълумат урын алачак?

- Кырымтатар проекты әле күптән түгел генә эшли башлады. Без инде дагыстан, азәрбайҗан, чечен, чиркәс, таҗик, кыргыз, урыс һәм башка телләр белән берлектә кырымтатарныкын да кирәк дип таптык, чөнки моңа кадәр бер генә дәүләт массакүләм мәгълүмат чарасы да кырымтатарларга багышлап кырымтатар яки урыс телендә берни дә ачмады. Без аны булдырдык.

Сәхифәдә халык традицияләре, тарихы, сөргенгә багышлап, аерым алганда ул еллардагы хәлләр, халыкның сакланып калуы, ватаннарына кайту һәм 2014 елның 16 мартында Кырымның Русиягә кушылуыннан соң, кырымтатарларның күп өлеше күпмилләтле Русия җәмгыятенә кергәннән соңгы яңалыклар урын алачак.

Проект гади халык белән берәттән шул ук Кырым хакимияте игътибарын да җәлеп итә. Безгә бик күп кайтавазлар килә. Әлбәттә шелтәләр булачагын аңлыйм, чөнки без мондый форматта беренче булып эшли башладык. Без кырымтатарлар, хакимият вәкилләре һәм журналистлар катнашында берничә матбугат конференциясен уздырдык.

- Бу эшкә нинди журналистлар җәлеп ителде?

- Без һәрбер редакциягә милли телле журналистны алабыз. Мөхәррир буларак урыс һәм милли телне дә бертигез, Русия буйлап үз милли мохитын яхшы белгән хезмәткәрләрне җәлеп итәбез.

Милли мохитны белмәүче үл инде сәхнә арты уеннарын белми дигән сүз, ә мөхәррир барысыннан да хәбәрдәр булырга тиеш. Бу безнең өчен бик мөһим. Милли һәм дини өлкәне яхшы белүчеләрне карыйбыз. Ике телдә язучы, төрле очрашуларга йөрүче, нәрсәгә беренче чиратта игътибар итәргә кирәклекне, фото, шул ук вакытта видео төшерә белүчеләрне алабыз.

Безнең хәзер күзалдында шундый берничә кырымтатар бар. Кырымтатар телендәге сәхифәгә җитәкче итеп һичшиксез кырымтатар куелачак.

- Ул мөхәррир кырымтатарча да һәм урысча да язачак булып чыгамы?

- Әйе бик дөрес. Бары тик тәрҗемәчене генә куллану киңәшеннән без баш тарттык.

- Социаль челтәрләрдә бу вазифага, ягъни кырымтатар бүлегенә җитәкче итеп Казан татарын, ягъни сезне куюга карата каршылык белдерүчеләр бар.

- Юк, мин бит кырымтатар битен җитәкләмим. Бу урын әле буш. Мин берничә телдәге "Россия для всех" порталының башлыгы. Без хәзер мөхәррир эзлибез. Берсенә яшәү урыны туры килми, чөнки эшкә йөрү мәҗбүри, мөхәррир редакция казанында кайнарга, монда алып барылган сәясәтне белергә тиеш. Укырга, семинарларга йөрергә мәҗбүри. Икенчеләргә шартлар ошамый, бәлкем күбрәк акча кирәктер.

- Көненә ничәшәр язма бирергә уйлыйсыз?

Радик Әмиров
Радик Әмиров
- Без сан артыннан кумыйбыз. Бу бит яңалыклар бүлеге түгел, ә портал. Язма соңрак чыгу зыянлы түгел, иң мөһиме - анда экспертлар бәяләмәсе, халык һәм хакимият фикере, милли мохтарият җитәкчеләре аңлатмасы булырга тиеш. Буш яңалык кына кирәкми. Бер атнага дүрт-биш язма да, азрак та чыгарга мөмкин. Монда бернинди куркыныч юк.

Хәзер Кырымның бик игътибарга лаек төбәк икәнен аңлыйбыз. Кызганычка Кырым һәм анда яшәүче халыклар турында аңламаучыла да күп. Кырымның Русиягә кушылуыннан соң аны яңадан ачабыз. Кырымтатарлар Русия империясе, Советлар берлегендә бик зур роль уйнаганнар. Кырымтатарлар мәҗлесенең кайбер вәкилләренең Украина белән эш йөртүен аңлап бетермибез, чөнки 25 елда әлеге ил аларга берни бирмәде. Русия аларга хокукларын кайтару канунын кайтарды, җирләрне рәсмиләштерү турында сүз алып барыла. Без боларның барысын да язачакбыз.

- Мәҗлес һәм аңа оппозициядә булган башка оешмалар эшчәнлеген ничек яктыртырга уйлыйсыз?

- Без сәясәткә артык тыгылмыйбыз. Шулай да Милли фирка һәм Кырымтатар мәҗлесе җитәкчеләре белән дә очрашу яхшы булыр иде. Менә хәзер эш сәфәре белән Кырымга барырга җыенабыз. Бер тарафлы гына мәгълүмат бирүгә без каршы. Халык язмышы өчен җаваплы вәкилләр файда китерә торган сүзләр әйтсен иде. "Батькивщина" фиркасендә Тимошенко янында торып яңгыравыклы сүзләр сөйләү генә булмасын. Мостафа Җәмилевка күп сораулар туа. Мин Бакчасарайда булдым һәм андагы халыкка да шул сорауны бирдем.

Ни өчен Русия тиз арада аларның хокукларын кайтаручы канунны кабул итте? Бу бит Русиянең кырымтатарларны үз файдасына куллану өчен түгел, Мәскәү чыннан да сөрген булганын һәм аның дөрес булмавын тануын күрсәтә. Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов, Русия мөфтиләр шурасы рәисе Равил Гайнетдин кырымтатар корылтаенда катнашты һәм Казан татар телендә аралашты. Бер-берсен бик яхшы аңладылар. Әлбәттә катлаулы мәсьәләләр күп. Шул ук вакытта 25 ел буе Украинада хәл ителмәгән мәсьәләләр тиз арада Русиядә чишеләчәк.

- Кырым Русия тарафыннан яулап алынгач инде кырымтатарларга басымнар башланганын яхшы беләбез. Кырымтатарларны Кырымнан куу турындагы сүзләр дә яңгырый башлады. Аларның өйләренә күченергә теләүче урыслар да пәйда булды. Кырым Украинада булганда мондый хәлләр күзәтелмәде.

- Кырымның Русиягә кайтуы әле ул кырымтатарларга басым башланачак дигән сүз түгел. Сез әйткән очраклар булса да алар бармак белән генә санарлык. Мин метрода татар көен тыңлап барганда, килеп урыс булмаган җырны сүндерүемне таләп итүчеләр бар. Аларга инде моны Советлар берлеге яки Русиянең атказанган җырчысы башкаруы турында аңлата башлагач мөнәсәбәт үзгәрә. Берәм-сәрәм булган хәлләр гомум урыс яки украин халкының кырымтатарларына мөнәсәбәтен күрсәтми. Әгәр ниндидер исерек "Кырымтатарлар Кырымнан ычкыныгыз" дип кычкырган икән, бу әле халыкның, Русия, Кырым, Татарстан хакимиятенең фикерен чагылдырмый.

- Ислам диненең кайбер агымнары, аерым алганда Хизб-ут Тәхрир хәрәкәте тыелуы һәм мөселманнарның Львов һәм башка Украина шәһәрләренә күчеп китүе дә күзәтелә.

- Русиядә Хизб-ут Тәхрир тыелган. Аңа караш билгеле. Бу канун белән исәпләшергә кирәк. Халык бит пенсия һәм хезмәт хакларыннан канәгать.

- Мөселманнар бит куркудан күченә башлады.

- Үз ватаннарыннан берничә кырымтатар гаиләсенең Украинаның Херсон өлкәсенә күченүе үзләренә зыянга. Алар бит шартлар булдырылган җиргә барып урнашмады. Кырымнан аларны куучы булмады, шуңа ник киткәннәр. Имеш курыканнар. Кайдан килгән ул курку. Аңа алар җавап бирә алмый. Нишләп андый провокацияләргә барырга. Казанда да “Татарстан ул татарлар өчен” дип кычкыручылар бар.

- Барлыгы порталга ничә кеше керә?

- 15-20 мең. Аерым кырымтатарчага керүчеләрне генә карау юк. Бу порталга керүчеләрнең гомум саны. Әлбәттә наркотиклар, криминал язсак күбрәк керерләр иде, әмма без аның белән шөгыльләнмибез.

- Ни өчен порталда казантатар телендәге бит юк?

- Без бөтен телләрдә дә берьюлы булдыра алмыйбыз. Минем ана теле булган татарчаны ачу планда бар. Күптән түгел әрмәннәр үз телендә ачуны сорап мөрәҗәгать итте, аңа кадәр тывалылар теләк белдергән иде. Мин әле үземнең икенче туган телем - башкорт телендә дә булыр дип өметләнәм, чөнки минем әнием башкорт.
XS
SM
MD
LG