Җәмилевкә сөрген турында архив документлары тапшырылды
Украина иминлек хезмәте Кырымтатар җитәкчесе Мостафа Җәмилевкә кырымтатар сөргене турында архив документларын тапшырды. Дүрт томлык материалларда кырымтатар халкының 1944 елдан бүгенгә кадәр тарихы документлар белән нигезләнгән. Документларда кырымтатарлар "спецконтингент" дип атала. Украина фәннәр академиясе каршындагы тарих институты иминлек хезмәте архивы һәм башка үзәк архивлар белән берлектә Икенче дөнья сугышы вакытында Кырымдагы милләтләрне юкка чыгаруны һәм Кырымның Украинага керүен дәлилләгән документлар җыентыгын әзерләгән. Шулай ук 1950-1980 елларда кырымтатарларының ватаннарына кайтуы турындагы документлар аерым бүлеккә тупланган. Соңгы бүлек кырымтатарларының бүгенге проблемнарына, аларның 1990 елдан бүгенгә кадәр социаль җайлашуына бәйле.
мультимедиа
-
май 08, 2023
Курган өлкәсендә татар авылы янган
-
ноябрь 07, 2022
Мобилизациягә эләккән ирләр Казанда баш күтәргән
-
март 15, 2021
Казанда Нәҗибә Ихсанова белән хушлаштылар
-
февраль 25, 2021
Югары мәхкәмә ТИҮ эшен карый башлады
-
гыйнвар 23, 2021
Казанда Навальныйны яклау чарасы
-
гыйнвар 20, 2021
Казанда онлайн-мәдрәсә тәкъдим ителде