Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Балаларыбызның киләчәге ябык булуын теләмибез"


Пикеттагы шигарләр
Пикеттагы шигарләр

1 июнь көнне Казанда инвалид балаларның ата-аналары пикетка чыгып проблемнар хакында сөйләде.

Проблемнар арасында ата-аналар административ бинарларга керү өчен, гомумән, инвалид арбаларында булучыларга мөмкинлекләр, махсус корылмалар (пандуслар) булмавына зарланды, аларга транспортларга, метрога керү өчен шартлар булмавын атады. Моннан тыш, ата-аналар балаларны мәктәптә укырга биргәндә проблемнар тууы хакында белдерде, шул исәптән, балаларны дәвалау мөмкинлекләре мәсьәләсендә авырлыклар шактый икәнен әйтте.

“Бүгенге көндә инвалид бала белем алуга хокуклы диелсә дә, дөреслектә бу ялган, чөнки күп кенә әниләргә бала белем алу дәрәҗәсендә түгел, дия башлыйлар. Бала нормаль рәвештәге мәктәпкә кадәрле һәм мәктәп белемен алудан мәхрүм”, диелде пикетта.

Пикет Татарстанның “Инвалид балалар хокукын яклау” оешмасы тарафыннан оештырылды .“Безнең максатыбыз – балаларыбыз бездән соң да яши алуы”, диде оешманың вице-президенты Чулпан Агадуллина.

“Берничә дистә елдан без алар янәшәсендә булмаячакбыз, дәүләтебез аларга максималь яшәү мөмкинлеген бирүен телибез. Чөнки тормыш - ул тормыш, ул балаларны төзәтеп булмый, моның белән килешеп, яшәргә кирәк. Без балалрыбызның киләчәге дүрт стенага, махсус ябык структураларга, интернатларга ябык булуын теләмибез.

Аларга мөнәсәбәтнең гадәти кешеләргә кебек булуын, аларны хөрмәт итүләрен, кадерләүләрен телибез. Бу проблемнан качу мөмкин түгел һәм дәүләтебез аны безнең белән бергә хәл итәргә тиеш”, дип сөйләде Чулпан Агадуллина. Пикет үзәк стадион каршында үтте.
Пикеттагы шигарләр
Пикеттагы шигарләр
XS
SM
MD
LG