Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Үзем кебек инвалид егет белән танышасым килә"


Эльмира Садриева
Эльмира Садриева

Азнакай районындагы Чалпы авылында яшәүче Эльмира Садриеваның аяклары йөрми. "Бар дөньям хәзер интернеттагы "ВКонтакте" челтәрендә генә, ди ул. Эльмираның үзе кебек бер инвалид егет белән танышасы һәм аңа кияүгә чыгасы килә.

Эльмира үзен бикләнгән дөньядагы кебек хис итә. "Ишегалдында кош-кортларны ашатам, анда чыкканда да аякларым йөрмәгәнгә кулларым белән этенеп, мүкәләп чыгам. Ашарга әзерләгәндә дә берәр кая сөялеп торырга туры килә. Урамга чыгып йөри алмыйм мин, бездә инвалид арбасы йөрерлек юллар бөтенләй юк", ди Эльмира.

Аның сүзләренчә, районның социаль яклау бүлеге аңа ике тапкыр инде инвалид арбасы кайтарткан. Алар да "эшсез" ята. Абыйсы гына Эльмираны машинасына утыртып бик сирәк кенә кайда да булса алып барып килә. Машинага да үрмәләп чыгып утыруын әйтә ул.

Эльмираның бөтен дөньясы интернетта. Анда дуслары күп аның. "ВКонтакте" челтәрендә бүген 333 дусты бар. Кемнәрдер Эльмираның кәефен күтәреп аның битенә бүләк урнаштыра. "Теләп аралашалар, читләшмиләр. Челтәрдә бер егет белән танышкан идем, әмма ул башка кешене сайлады", ди Эльмира.

Чалпы авылы
Чалпы авылы
"ВКонтакте"да үз битен булдырганга ике елдан артык вакыт узган. Җырлар тыңлый, бигрәк тә Чәчкә башкарган җырларны тыңларга яратуын әйтә.

Эльмира интернетта теләп таныша, булдыра алганча языша. Укырга һәм язарга аны өйләренә йөреп өйрәткәннәр. Авылда бер генә дустының да булмавын әйтә ул.

Эльмираның аяклары туганнан бирле йөрми. Дөньяга килгән вакытта умыртка баганасына зыян салганнар. Әти-әнисе Эльмира кечкенә вакытта төрле хастаханәләрнең юлын күп таптаган. Булмастайлыгын аңлагач, күрәсең, туктаганнардыр инде, ди ул.

Эльмираның "ВКонтакте"дагы битендә яшьле күз ясалган рәсем дә бар. "Бу рәсемне синең эчке халәтеңне чагылдырганга куйдыңмы?" дигәч Эльмира: "Беләсезме, шатлыктан да, борчу булганда да тамган күз яшемне аңлардай кеше табылып, минем аңа кияүгә чыгасым килә", диде.
XS
SM
MD
LG