Accessibility links

Русия аннексияләнгән Кырым тарихын да үзенчә язарга мөмкин


Кырымтатарларны илләреннән сөрү
Кырымтатарларны илләреннән сөрү

Путин бердәм тарих дәреслекләре концепциясен Кырым һәм Акъяр тарихы белән тулыландырырга кушты. Галим фикеренчә, Мәскәү Кырым тарихын үз сәясәтенә яраклаштырырга мөмкин.

Русия президенты Владимир Путин 15 августка кадәр илнең бердәм тарих дәреслеге концепциясе Кырымның һәм Акъярның (Севастополь) Русия дәүләте язмышында тоткан роле белән тулыланырга тиеш дигән күрсәтмә биреп, бу эшне хөкүмәткә һәм Русия тарих җәмгыятенә йөкләде.

Яңа тарих дәреслегенең концепциясе әзерләнгәндә ул галимнәр, җәмәгатьчелек һәм иҗтимагый оешмалар тарафыннан кискен тәнкыйтьләнде. Үткәнне язган вакытта булган вакыйгаларга галимнәрнең төрле фикерләре күрсәтелергә, алар төрле яклап тасвирланырга тиеш, ә укучы нәтиҗәне үзе ясарга тиеш дип белдерелсә дә, бу исәпкә алынмады. Әзерләнеп беткәч бу концепцияне белгечләр бер яклы булуда, хәзерге хакимиятнең үзен ак итеп кенә күрсәтергә тырышуда гаепләде.

Тарих фәннәре докторы Дамир Исхаков фикеренчә, концепциянең Кырым һәм Акъяр өлеше дә тарихи дөреслекне чагылдыруы икеле, чөнки моның шулай булачагын ашыгыч рәвештә кабул ителгән Кырым Конституциясе күрсәтеп тора инде.

"Мәскәү үз мәнфәгатьләрен генә кайгырта, шуңа күрә бу концепцияне әзерләгәндә дә кырымтатарлар фикеренә колак салмас. Гади генә мисалга күз салыйк, Кырымны үзенә кушу мәсьләсенә килсәк, кырымтатарларга бу бәйсезлекне югалту иде, ә Мәскәүгә файдалы аерым бер эш кенә булды.

Дамир Исхаков
Дамир Исхаков
Кырымтатарлар үзләренең республикаларын кире кайтара алмады. Кырым конституциясендә дә Кырымның татарларныкы икәнлеге турында бер генә сүз дә юк. Бөтен эшләр дә шуннан (төп документтан) башлана, моның төп нигезе шунда. Бу әйберләрне үзгәртми торып кырымтатарларның роле дә, аларның тарихы да дөрес күрсәтелмәячәк.

Әгәр берәр төрле статусы бар икән, шушы республика эчендә татарларның үзенең урыны бар дигән сүз. Рус теле, яисә украин теле белән тигезләп куйгач, барыбер татарлар монда төп халык булып чыкмый, ә өч халыкның берсе генә булып чыга. Әгәр син өчтән бере генә икән, димәк, тарихың да өчтән бер генә булып язылачак", ди Исхаков.

Баксаң, әле ярты ел элек кенә Русиягә Кырым тарихы бөтенләй кирәк булмаган, хәтта Кырым тарихына карата тәкъдимнәр дә кире кагылган.

"Ярты ел элек миңа Русия тарих институтыннан Вадим Трепавлов шалтыратты. Ул Путин кушуы белән тиз генә арада академик хезмәт, Русия тарихын язарга кушуларын әйтте. Миннән Трепавлов Казан ханлыгын язуны сорады. Аннан мин: "Бу күп томлыкка Кырым ханлыгы тарихы керәчәкме?" дип сорадым. Ул: "Юк, булмый, чөнки ул чит дәүләт, ягъни Украина эчендә", диде. Димәк, ел башында әле Кырымны кушу турында уйламаганнар һәм боларга Кырым тарихы кирәк тә булмаган", ди Исхаков.

Галим Русиянең яңа тарих дәреслегендә Кырым тарихы да гади генә языла алмый дип әйтә. Чөнки тарих дәреслеге концепциясен әзерләү хәйран вакытка сузылды һәм милли республикалар, бигрәк тә Татарстан, Мәскәү белән нык кына тарткалашты.

"Тарткалашу нәтиҗәсендә Тататрстан бу концепциягә мөмкин булганын кертте, әмма күп әйберләрне кертү мөмкин булмады. Ә кырымтатарлар бу эштә катнашмады һәм аларның тарихларын ничек кертергә дигән мәсьәлә туганда автоматик рәвештә генә эшләп булмый, чөнки кырымтатарларның үз карашлары, Кырымда яшәгән урысларның үз каршы бар", ди Исхаков.

Аның фикеренчә, дәреслеккә кырымтатарларның эмиграциясе дә, Кырым республикасының төзелүе дә, илләреннән сөрелүе дә керергә тиеш. "Иң авыры депортация мәсьәләсе булачак. Кырым тарихын Путин кушты дип кенә кертеп кую мөмкин булмаячак", ди Исхаков.

Галим Кырым тарихында "америка ачасы юк", Татарстан галимнәре моны эшләгән инде ди. Әгәр Мәскәү кырымтатар галимнәре белән Казан галимнәренә Кырым тарихын язышуны сораса, бу үтенечне кире какмаячакларын да белдерә.

"Без Тарих институты һәм Татарстан фәннәр академиясе бергә тупланып кырымтатарларга ярдәм оештыра алыр идек, чөнки безнең тәҗрибә тупланды инде. "Татар тарихы"ның дүртенче томын эшләп бетереп киләбез, анда Кырым ханлыгының тарихы бар. Без аны Казан ханлыгы һәм башка ханлыклар белән бер дәрәҗәдә тулаем керттек", ди Исхаков.

2013 елның җәендә рус галиме
Валерий Возгринның түрт томлы "Кырымтатарлар тарихы"
Валерий Возгринның түрт томлы "Кырымтатарлар тарихы"
Валерий Возгринның дүрт томлы "Кырымтатарлар тарихы" дөнья күрде. Бу китап чыгып та өлгермәде, Кырымның рус җәмгыяте конгрессы рәисе Сергей Шувайников басманы “милләтара дошманлык тудыруда” гаепләде. “Без анда ике халыкны бер-берсенә каршы кую концепциясен, русларны һәрвакыт агрессорлар, дошманнар итү концепциясен, ә кырымтатарларның корбан булган халык, зыян күргән халык концепциясен күрдек”, дигән иде Шувайников.

Борынгы заманнардан 1946 елга хәтле булган чорлар турында язылган, XV-XX гасырларның архив документлары, гыйльми чыганаклардан тыш, Кырымга сәяхәт кылган чит ил тарихчылары, дипломатлар, хәрбиләрнең язмалары, хатлар, көндәләк дәфтәрләре, юлъязмалар урын алган бу китаплар Кырымтатар язучылары берлеге рәисе Риза Фазылда, кайбер галимнәрдә һәм җәмәгать эшлекләрендә сораулар тудырган иде.
XS
SM
MD
LG