Accessibility links

Кайнар хәбәр

Фикер белешү: Дөньяда Русиягә мөнәсәбәт начарая


Британиядә Русия президенты Владимир Путинга протест чарасы
Британиядә Русия президенты Владимир Путинга протест чарасы

GlobeScan/Pipa халыкара фикер белешү ширкәте уздырган тикшеренү Кырымны аннексияләүгә кадәр үк дөньяда Русиянең дөньядагы тәэсирен өнәмәүчеләр арткан булуын күрсәтә.

Узган елда Русиягә мөнәсәбәтнең начараюы дәвам иткән. 2013 елда да, 2014 елда да мондый фикер белешү уздырылган 20 илдә бер ел эчендә Русиягә тискәре караштагылар дүрт процентка арткан. Британиянең BBC ширкәте өчен әле Русиянең Кырымны аннексияләвенә кадәр үк уздырылган бу тикшеренү нәтиҗәләренә караганда, хәзер тискәре караучылар 45 процент тәшкил итә. Шул ук вакытта Русиягә уңай караучылар тотрыклы рәвештә 30 процент булып кала.

Быел бу фикер белешү 24 мең 542 кеше катнашында 24 илдә үткәрелеп, 16 ил һәм Европа берлегенең дөньядагы тәэсиренә карата мөнәсәбәтне тикшергәннәр. Уңай караучылар саны белән Русия арттан бишенче урында.

2014 елда фикер белешү уздырылган 23 илнең (Русиянең үзен санамаганда) бары алтысы гына Русия турында уңай карашта, 15е тискәре карашта, икесе (Перу һәм Төркия) бер чамада ике якка бүленгән.

Фикер белешү уздырылган барлык кыйтгаларда да күп кенә илләрдә Русиягә тискәре караучыларның арта баруы гомуми күренеш. 13 илдә Русиягә тискәре караучылар арткан һәм хәзер мондый фикер белешүләр башланганнан (2005 ел) бирле иң түбән дәрәҗәсендә.

Русиягә тискәре караучылар Европада бигрәк тә күп. Франциядә һәм Германиядә андыйлар быел алты процентка артып 69 һәм 67 процентка җиткән, Британиядә җиде процентка артып 64 процентка җиткән. Бу тикшеренүдә Русиягә тискәре караштагылар иң күп булган ил – Франция. Русиягә карата испаннарның мөнәсәбәте аеруча нык үзгәргән. Тискәре караштагылар 15 процентка артып 58 процентка җиткән, уңай караучылар 12 процентка кимеп 18 процент кына булып калган. Русиягә тискәре караучылар 68 процент тәшкил иткән Израил Франциядән соң икенче иң начар караучы ил. Өченчедә – Германия.

Ә менә Төркиядә Русиягә мөнәсәбәт уңай якка үзгәрә бара. Анда тискәре караучылар 13 процентка кимегән, уңай караучылар алты процентка арткан. 2013 елда тискәре караучы ил булган Төркия хәзер икегә бүленгән – 36 процент уңай, 33 процент тискәре карашта.

Җир шарының икенче ягында да мөнәсәбәт үзгәрә бара. Әмма Төньяк Америка белән Көньяк Америкадагы вәзгыять шактый аерыла. Кушма Штатларда яшәүчеләр арасында Русиянең тәэсирен тискәре бәяләүчеләр биш процентка артып 64 процентка җиткән. Канадада тискәре караучылар – 62 процент (12 процентка арткан). Латин Америкасында исә уңай һәм тискәре караучылар тигезрәк бүленгән. Бразилиядә тискәре караучылар 43 процент (13кә арткан). Шул ук вакытта анда уңай караучылар да 10 процентка артып 35кә җиткән. Чили (33 процент уңай, 28 процент тискәре) һәм Мексикада (35 процент уңай, 29 процент тискәре) уңай караучылар бераз кимегән. Перу Русиягә тискәре караучы илдән уңай караучыга әверелгән. 2013 елда анда 25 процент уңай, 34 процент тискәре караган булса, быел 34 процент уңай, 30 процент тискәре карый. Латин Америкасында Бразилиядән кала фикер белешүдә катнашкан башка илләрдә теге якка да, бу якка да карар итмәгәннәр бик күп (36 белән 39 процент арасында).

Африка илләрендә дә тискәре карашлар көчәйгән. Әмма Ганада вазгыять Кения белән Нигериядәгедән шактый аерыла. Ганада Русиягә уңай караучылар быел бераз кимесә дә, 50 процент булып кала. Кениядә 2013 елда уңай караучылар тискәре караучылардан күбрәк булса, быел 29 процент уңай, 39 процент тискәре карый. Анда тискәре караучылар 16 процентка арткан. Нигериядә тискәре караучылар алты процентка артып 48 процентка җиткән, уңай караучылар 30 процент (12 процент кимү) тәшкил итә.

Фикер белешүдә катнашкан илләр арасында Русиягә иң уңай караучы ил – Кытай (Русиянең үзен исәпләмәгәндә). Анда уңай караучылар 55 процент тәшкил итә, 12 процентка арткан.

Азиянең Пакстан (тотрыклы 47 процент), Индонезия (алтыга арткан 49 процент), Көньяк Корея (алтыга арткан 46 процент) кебек илләрендә Русияне бик өнәмиләр. Япониядә исә һәр ун кешенең алтысы теге якка да, бу якка да карар итә алмый. Анда уңай караучылар 17, тискәре караштагылар 23 процент. Бу төбәктәге Австралиядә карашлар Европа яки Төньяк Америкадагы кебек. Анда тискәре караучылар алты процентка артып 59 процентка җиткән.
XS
SM
MD
LG